иртәме-соңмы кире килерендә әрмәннәрнең шиге юк иде. Хуҗа ярсуыннан туктаса да, йөзеннә...
иртәме-соңмы кире килерендә әрмәннәрнең шиге юк иде. Хуҗа ярсуыннан туктаса да, йөзеннән ачуы китмәде. Мина тулы басуда кебек хис итте ул үзен. Линарның бүре карашы күз алдыннан китмәде, усал сүзләре колак төбендә яңгырап торды. Маңка малай дип акырынса да, белә иде ул аның шаярмаганын. Мунча ягына күзе төшкән саен, куркуы яңарды Бикмурзинның. «Ачуы ташканга охшаган иде... Әллә нәрсәләр китереп чыгармагае...» Уйлаган саен, шик-шөбһәләре арта торды. Сакчылар авыл буйлап йөренделәр, үзләре әйтүенә караганда: «Бер тишекне дә калдырмадылар». Әмма егетнең эзенә төшә алмадылар. «Өстәвенә, менә бу сайлаулары да... Рәшит Шамилевич тагын шул «американец»ны ияртеп килеп җиткән. Йөриләр эш күрсәтеп, ачуым да килмәгәе! Барыбер сайларлар иде әле. Сайламасалар, сайлаган ясыйбыз аны. Әллә нәрсәдән куркып-калтырап йөри шунда, халыкка ярарга тырышып!» Юллары бер кисешмәсә дә, шул Илгизәрне бер күрмәсә дә, риза булыр иде дә бит, нишлисең, түрә белән эшләре уртак, язмышын үзе сайлады. Министрның төзелеш компаниясе директорын гына юк итәр рычаглары күп икәнен яхшы аңлый Бикмурзин. Тешен кысып түзә шуңа. Адәмнәрнең аяклары үзеннән-үзе җинаять эшләгән урыннарына тарта, имеш. Үткәннәрендә бер тап та күрмәсә дә, яманлык кылдым дип уйламаса да, Радик та Тургайга кире кайтып коттедж салды бит. Ни өчен нәкъ шул авылда? Нәзирәнең һаман монда яшәп ятуын да сизенә иде бит. Дөресрәге, үлгән хәбәрен ишетмәгән иде. Эчке бер тынычсызлыгы бар иде, тыңламады. Вилданны мыскыл итү теләге, аның алдында үзенең кемлеген күрсәтү, йөзенә карап көлү теләге зур иде шул. Карт рәиснең үлеменә генә түгел, үзенең тормышының җимерелүенә дә беренче адым ясадымы шунда? «Алла сакласын! Тфү-тфү! Әллә нинди уйлар килә бу башка! Юләр! Бер маңкадан куркып утырам. Ли-нар... Миннән туган нәрсәкәй... Кызык. Аны монда нәрсә тарткан соң? Дөньяга туган урынын – Нәзирәнең мич артын эзләп килгәнме? Юньсез! Тургайга кайтып, нәрсә табармын дип уйлады икән? Нәзирәнең өен дә ул яндырды микән? Кит әле... Булмас... Минем әрәмтамакларның шаяруы булгандыр, эшсезлектән йончып беткәннәр бит. Кешене чебен урынына гына күрәләр: кушканны үтәп гадәтләнгәннәр. Ә Линар күрүен күргән Нәзирәне. Әллә икесе берләшеп миңа каршы булганнармы? Малайлар төскә дә бетеп Нәзирәгә охшаганнар. Зур әниләренә... Адәм страмы! Бүре күзләр... Икесе дә кыргыйлар... Монысы да түрә атасына буйсынмый чыгып китте бит әле. Ничек котылырга бу маңкалардан? Рәшит Шамилевич тиз генә китсен иде, кая кирәк. Комачаулый. Тагын завод турында гәп сата. Биздем... Нәрсә генә дип төзенеп яттым менә шунда?!» Үз уйларына баткан Бикмурзин кунакларын сыйлады, әмма аларның әңгәмәләренең бер сүзләрен дә ишетмәде. Үз хәле хәл, бик мөшкел иде. Билгесезлек борчыса да, эзләүләрен беразга туктатып торырга булды. «Бала-чага әле, озакка түзмәс. Ерак та китми ул: Илгизәрне эзли бит. Табыштырасы түгел иде аларны... Рәшит Шамилевич белән бу турыда сүз дә кузгата торган түгел. «Сайлаулар тыныч үтәргә тиеш! Смотри!» – диячәк. Түрәләр вак-төяк һәм четерекле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткәнне өнәми... Линар Илгизәргә минем турыда сөйләп өлгерсә, бетте! Авызын ябарга кирәк иде тизрәк! Акча кирәк инде аңа, акча...» Радик зур бокалга тутырып аракы салды, бер тын белән эчеп куйды. Күптән капканы юк иде... Тәрәзәдән сакчыларга күз ташлады. Капка янындагы будка тирәли йөренәләр. Тәмәке көйрәтә берсе. Аяк астында ташландык песи баласы урала. Нәрсә эшли соң бу? Тәмәке төпчеген шул мәхлукның борынына баса түгелме соң? Юк, боларда ышаныч юк. Чылбырдагы эт кебекләр: ычкындырсаң, юлларында кем очрый, шуңа ташланачаклар... Әйткән боерыгыңны да үзләренчә аңларлар. Бизнеста төрле чаклар була... Мин дә акчаны яратам, шул чыштырдык кәгазьләрнең кулга агып керүен тоеп яшәү бигрәк рәхәт бит. Үзеңнең көчлелегеңне тоеп яшәү... Урыны белән каты, кырыс булам, урыны белән – йомшак: кирәкле түрәнең алдына гөлләр булып тамам, күңелен күрәм. Аллага шөкер, хәйләкәрлегем дә бар. Әмма кеше үтереп йөргән юк. Нәзирәнең үлеме дә эчне пошырды. Бу маңка белән пычраныр хәлем юк. Тик авызын ябарга