Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 36. Иртәгәсен Рәшит Шамилевич Илгизәрне тагын авылга алып китте. – Сайлау көненә кадәр халыкның игътибар үзәгендә булырга кирәк. Программаның бер пункты «Эшсезлек белән көрәш» дип атала. Хәзер бездә дә Америкадагы кебек: бу мәсьәлә турында кычкырып сөйлибез. Тургайда да халык эшсезлектән интегә. Берәр завод ачарга кирәк. Соңыннан аракы җитештерербез, иң күп сатыла торган товар хәзер шул, бигрәк тә авылларда. Пока ул турыда әйтмәбез. Завод ачабыз, йөзләгән кешене эш белән тәэмин итәчәкбез, дип кенә яңалык таратырбыз. Яңалык дигәннән, телевизорга төшәрлек матур гына кыз баланы табарга да укырга кертергә, яисә эшкә урнаштырырга кирәк. Бу турыда матур итеп сөйләрмен. Авыррак язмышлы кыз булса, тагын да яхшырак... – Ну, пап! Кирәкми, булмаганны сөйләп кыланмыйк әле! – Нәрсә «пап»? Һаман бала-чага кебек сөйләшүең дә! Безнең халык шундый бит: әкиятләргә, матур рәсемнәргә, киноларга ышана. Электоратның менталитеты шундый! Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, улым. Завод төзегән вакытта яныңда уралыр шул бала, беразга түзәрсең. Берничә кабат бу турыда килеп сюжетлар төшерерләр. Мин барысын да оештырырмын, курыкма. Төзелешкә Бикмурзинның әрмәннәрен күчерербез, әмма алар янына вак-төяк эшкә булса да авыл ирләрен җәлеп итәргә кирәк булыр. Опять-таки телевидение өчен. Безнең халык эшли белми инде ул, шулай да бераз акча сарыф итәргә булыр. Эш хакы түлибез, дип сөйләрсең. Һәм иганәчелек турында ешрак. Вак-төяк бәйге, ярышлар бетмәс анда районда. Минем депутатлыкка үтүем – синең өчен зур файда, монысын гына төшенәсеңдер инде. Куллана белсәң... Мәскәүдә җәелдерерсең бизнесны! Юл буена әллә нинди планнар корып бетте әтисе. Илгизәр сүз дә кыстыра алмады. Авылда Бикмурзинга да шул ук сүзләрне сөйли башлагач, тәмам ачуы килде яшь егетнең. – Пап! Заводын төзербез инде, кирәк булгач. Тик шул телевидение белән кеше көлдермик әле! Ясалма кыланам, үзем үземә ошамыйм! Яратмыйм! Плохая игра, понимаешь? – дип ярып салды. Министр кайтуына Бикмурзин өенә килеп тулган район түрәләре, гаҗәпләнеп, астыртын гына елмаеп, бер-берсенә караштылар. Рәшит Шамилевичның йөзе агарып китте. Әмма кычкырмады, күзләрендәге салкынлыкны яшерергә теләп «киң» елмайды да, шаяруга борырга тырышып: – Ошамаса, түзәрсең, улыкаем. Башың яшь әле, – диде. – Әйткәнмен икән... – Уф-ф-ф! – Кайтканнан бирле бар нәрсәгә битараф йөргән Илгизәрнең йөзе кызарып-бүртенеп чыкты, күзләренә яшь тулды. – Биздем! – дип кулын селтәде дә ишектән чыгып йөгерде егет. Артыннан кузгалган сакчыларны түрә туктатты: – Йөрмәгез! Иректә суынып кайтсын азрак! Авылда аңа кем тисен? Тайны җигү уен эш түгеллеген беләсез инде, камыт-дилбегәгә күнгәнче, бераз тәртәгә тибә, җәмәгать, – дип, ниһаять кайткандагы «кабыгыннан» чыккан Илгизәр өчен борчылуын шаяру артына яшерергә теләп, «тамашачылар»га табан борылды түрә. – Шулай, шулай, Рәшит Шамилевич! Басыла ул! Безнекеләр дә шулай... – дип берсен-берсе уздырып, бүлеп, олы кунакның күңелен күрергә тырыштылар район җитәкчеләре. Форсаттан файдаланып, үзләренең балаларының исемнәрен кыстырып сөйләргә керештеләр, түрәгә «на всякий случай» кызлары, уллары турында ишеттерергә маташтылар. Бикмурзин эндәшмәде. Нервланудан куллары калтыравын күрсәтмәскә була артын куеп, бокалларга шәраб койды. Бикмурзин йортының биек капкаларыннан чыккан Илгизәр күл ягыннан искән төнге җилгә бөрешеп, нәзек ветровкасының якаларын күтәрде. Кая барырга белми, бераз урынында таптанып торды. Сирәк-мирәк утлары күренгән авылга табан атлады. Йөрәгендә давыл иде. *** Бикмурзинның да күңелендә тынычлык юк иде. Соңгы атнада уйларының очына чыгалмый газапланды. Мунча «чабынудан» соң айнып, йөрерлек, башы эшләрлек хәлгә җиткәч тә Линарны эзләтә башлады. Әәлегә кадәр тавыш-тынсыз, бар нәрсәгә риза булып йөргән егетнең кинәт юкка чыгуына барысы да аптыраганнар. Хуҗаның: «Кайда ул маңка? Китерегез табып! Тиз, тиз кирәк!» – дип ярсуын күреп тагын да ныграк гаҗәпләнделәр. Вак-төяк эштә йөргән Линарда аның ни хаҗәте? Эзләгән булдылар. Дөресрәге, өйсез-гаиләсез егетнең
Канал в каталоге Максиметера
4 560 подписчиков · Книги