кабатлангач, Нәбир шаяртты: "Көненә ун йомырка ашап, тиздән әтәч кебек куначага басып "...
кабатлангач, Нәбир шаяртты: "Көненә ун йомырка ашап, тиздән әтәч кебек куначага басып "кикерүк" кычкыра башлыйм инде..." Әллә эше каты булды, әллә бүтән сәбәпле, Нәбир йомышын ике-өч көн урынына дүрт-биш көнгә сузды. Су буйлап кына егет кызны өенә хәтле озатты. Таң атканчы бер-берсенә сыенышып яр буенда утырдылар. Таң беленә башлагач кына кыз өенә, егет вакытлыча яшәгән мал йортына кайтып китте. Егетнең тиздән китәсен белгән Рәминә күңелен юкка алгысытмаска тырышты. Китә бит ул, тиздән китә... Мин аңа тиң ярмы соң инде?! Әйе, санаулы гына көннәр бик тиз узды. Эшен төгәлләгәч, Нәбир китеп тә барды. Моңарчы да Рәминәнең күңелен таштай басып торган ялгызлык хисе тагын да көчәйде. Үз гомеренә бер ир-атны ошатты, ул да аңа насыйп түгел, ахры. Сагышын гына арттырырлык булгач, нигә очраткандыр ул Нәбирне?! Тиң мәхәббәт – үзе олы бәхет шул ул. Ни үкенеч, шул бәхеткәй һаман да читләп үтә Рәминәне! Хат язарга хәтта адресын да калдырмады Нәбир. Үзе турында да ныклап ачылмады. Араларны кисүе шулдыр инде. Хәер, нәрсәгә өметләнә ала Рәминә? Шыксыз, албасты Рәминә... Беркемгә дә кирәкмәгәнлеген Нәбирдән башка да белә иде бит. Нигә өзгәләнәсе?! Кызның исен-ушын китәреп, беркөн Нәбир тагын килеп төште. Тик ул бу юлы эш буенча түгел, ә Рәминә янына килде. Су буендагы таллар гына егет белән кызга шаһит булдылар. Кулга кул гына тидерсәләр дә, назлы куллар күпне сөйли белә... Йокы ястык теләмәс, гыйшык матур теләмәс... Рәминәнең башкалар күрә белмәгән эчке матурлыгын тоемлап, сиземләп алган иде Нәбир. Шунда гына ул үзе турында ачылды. Ул күптән егет түгел, ә өйләнгән ир-ат булып чыкты. Тик башыннан көлгән хатыны белән һаман да аерыла алмый интегә. Алты яшьлек кызларын хатыны шантаж урынына куллана. Матур чәчәкне кырау тиз ала шул – җете кызыл чибәргә өйләнгән Нәбиргә хатыны, яши торгач, күрсәтмәгәнен калдырмады. Чибәрлек тә – сынау. Ымсындырып торган күзләргә, ир-аттан туктаусыз күрсәтелгән игътибарга бар чибәрләр дә каршы тора алмый, бирешә. Ят кочакта ир дә онытыла, бала да. Әдәп, әхлак та юкка чыга. Ире юкта киенер, ире кайтса – көенер... Яисә, ир – калага, хатын – далага... Хатын алганда төсеннән бигрәк холкын тикшер дә бит. Ялгышты Нәбир. Терсәк якын да тешләп булмый. Өйләнгәндә җырлый, өйләнгәч елый – нәкъ беркатлы Нәбир кебекләр хакында. Рәминә Нәбирне сүзсез-өнсез генә, башын аның иңенә салып тыңлады. Ни әйтсен дә, нинди киңәш бирсен? Аның кемне дә булса өйрәтерлек хакы, киңәш бирерлек тормыш тәҗрибәсе бармы соң? Аннары, Нәбирнең кызы бар. Бәлки аның хакына хатыны белән килешеп тә китәрләр, кем белә. Ул болай да үзен ир белән хатынның арасына кергән кебек тоя. Газап тулы икеләнүләр белән яши торгач, елак көзләр, салкын кышлар да узды. Кышларын Нәбир сирәк килгәләде. Шулай да Рәминә аны сагынып, яшертен өмет белән көтте. Нәбирдән яшерергә тырышса да, яратуын үзеннән яшереп буламы соң? Хәер, тойгыларын Нәбирдән яшерә дә алмады сыман. Нәбирне күрүгә, теле урынына, йолдызлар кабынган якты карашы күпне сөйләде... Бу язны Рәминә гомергә дә онытачак түгел! Хыянәтче хатыны белән арасын өзеп, Нәбир, ниһаять, Рәминә янына күчеп килде. Күченүе дә кулындагы бер юл сумкасыннан тора иде. "Йортка кергән" исемен күтәрәсе килмичә, Нәбир белән Рәминә, никах укыткач, кеше өендә түләп яши башладылар. Кулыннан эш килгән белгечне кошчылык фермасына кушкуллап эшкә алдылар. Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк – Нәбир моны яшәгән саен ныграк аңлый барды. Рәминә уңган, булдыклы хуҗабикә, акыллы тормыш иптәше була белде. Икәүләп тырыша торгач, яшәгән кечкенә генә йортларын сатып алдылар. Бәләкәй генә үз куышларына сөенеп бетә алмадылар. Шул ояларында ике сабыйлары – уллары һәм кызлары туды. Нәбирнең элекке хатынына артык кирәкмәгән кызы да аларга килеп елышты. Өч балаларын тигез итеп үстерделәр. Икесе бергә күп еллар кошчылык фермасында эшләделәр. Соңгы елларда, заманалар үзгәреп, эш хакын тоткарлаулар башлангач, әлбәттә җиңелгә килмәде. Хезмәт хакына акча урынына тавык, йомырка бирә башлагач, бер кыенның бер рәхәте чыкты: ир белән хатын шактый гына кош-корт