кору, балалар үстерү ише кызыктыргыч хыялларын Рәминә бик эчкә, йөрәк түренә яшерде. Ме...
кору, балалар үстерү ише кызыктыргыч хыялларын Рәминә бик эчкә, йөрәк түренә яшерде. Менә инде, ата-ана йортында яши торгач, карт кызга да әйләнеп килә – егерме алтысы тула. Абыйларының, сыйныфташ кызларның икешәр-өчәр баласы бар. Көдрә баш Гамилә инде икенче иргә чыкты. Зур күз Рәдифә шәһәр эшкуарын тапты. Тик әлегә балалары күренми. Матурларга күпме җырлар, шигырьләр багышланган. Аларның бәхете алдан ук язып куелган. Башка өстен яклары булмаса да, алар шул гүзәллеге белән генә дә ир-атның йөрәген әсир итә. Чибәрләр тирәсендә, кунарга әзерләнгән күбәләктәй, күпме егет очып йөри. "Чибәрләрне чибәр яратыр..." – бу җырны Рәминәдәй бәхетсез берәү чыгардымы икән? Барысы да парлы-парлы, без генә моңлы-зарлы... Рәминә генә ялгыз каендай һаман да бер үзе. Гомере дә җәл, заяга үткәндәй үтә. Чит бәхеткә көнләшмим, дисә дә, үзенең беркемгә дә кирәкмәгәнлеген тою әлбәттә Рәминәнең яшәү ямен алды. "Алдан юл ярылган чибәргә... Бездәйләргә кала түзәргә..." Шулай да яше олыгая барган кызны соратып килгәннәр булмады түгел. Кеше үтереп төрмәдән кайткан ир, үзенә чыгарга риза булмагач, хәтта Рәминәгә янап та карады. Кибет янында аунаудан узмаган икенче хөрәсәнгә дә айнык хатын кирәк имеш! Тик Рәминәгә мондый "бәхет" тансыкмы соң? Ата-анасы да мондый "кияүләрдән" кырт кисте: "Алдан ук бәхетсез булганчы, яшә өебездә генә!" Абыйларының балаларын үстерү сагышлы күңеле өчен бер юаныч булса да, ул үз баласын, үз оясын тансыклады. Шыксызлыгыннан кыенсынып, авылдан сирәк чыкты. Кая барса да, аңа бармак белән төртеп, Албасты, дип күрсәтерләр кебек тоелды. Дүрт саны төгәл булса да, үзен гарип-гораба санады. Ярый әле эше ерак түгел – авыл очында гына. Уңган кызның анда хөрмәте бар – эшенә Рәминә теләп бара. Фермага да Рәминә, кешеләрне очратмас өчен юлдан түгел, ә су буйлап, сукмактан йөри. Су буе – су буе инде ул. Монда кошлар да матуррак сайрый кебек. Тонык, чиста су үзе дә күңелгә талгын тынычлык өсти. Күперелеп үскән таллар да Рәминәне көтеп ала, кул болгап озатып кала кебек. Талгын гына аккан су җырына Рәминә дә кушыла: "Чылтырап аккан елгадай, ага гомер елгасы. Шул елганы кире якка борып кына булсачы..." Ә җырларга ярата Рәминә. Моңлы табигатенә кушып, Аллаһ аңа моңлы, тирән тавыш биргән. Шатлык-сөенече дә, кайгы-сагышы да – бары да җырына сыя. Кайда булсын башкача? Эшендә юаныч тапты Рәминә. Алдан барды, соңга калып кайтты. Караган тавыклары башкаларга караганда күбрәк йомырка бирде. Авырлык күләме ягыннан да ул караган кош-корт арттырды. Үлгән кош-корт та тырышып эшләгән Рәминәдә әзрәк булды. Тавыкларны таза, җылы урында тотты, вакытында ашатты-эчертте, чирләгәнен аерып алды. "Тавыкбаш" сүзе мәгънәсезлеккә ишарә булса да, тәрбияне тавык булып тавык та аңлый шул. Кикрикләрен кыек салып, Рәминәнең җырлаганын тыңлап торалар кебек. Аннан кушылып җырлыйлар... Алдынгы кош-кортчы булып әллә кая бармаса да, кешеләр аның тырышлыгын күрүе эшеннән дә, үзеннән дә канәгатьлек бирә иде әлбәттә. Эш сөеп үскән кызга хезмәте авыр күренмәде. Ватылган моторны алыштырырга дип читтән килгән Нәбир Рәминәне нәкъ тавыклары арасында йөргәндә, эш урынында күреп алды. Күреп дип, башта амбарны хәтерләткән зур бинаны яңгыратып җырлаган тавышын ишетте. Ә Рәминә, үзен тыңлап торган чит-ят ир-егетне кинәт кенә күрүгә, каушап төште, хәтта яшь кызлардай кызарып ук чыкты. Җырлавын шып туктатты да оялып кына егеткә караш ташлады. Ят егет дә аңа карады. Тик башкалар кебек йөзен бормады. Ак яулыгын йөзенә үк төшереп бәйләгән, эш киеме кигән кызны әлбәттә чибәр дип әйтеп булмый иде. Тик һәркемнең башкаларда булмаган үзенчәлеге, кабатланмас сыйфаты була. Әллә бер күрүдән кызның шыксызлыгы аша шул сөйкемле сөяген күрә алды, әллә ничек, Нәбир Рәминәдән читсенмәде. Кызның, иреннәрен ике колагына хәтле диярлек җәеп, энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмаюы бер яктан мәзәк тә, икенчедән сөйкемле дә иде. Башта өркегән болан баласыдай егеткә якын барырга базмаса да, бераздан ачык йөзле бу егет Рәминәнең дә күңеленә үтеп керә алды. Кыз егеткә әбәткә йомырка тәбәсе куырды. Кичкелеккә дә бу сый