Үткән көннәр табышмагы (хикәя)
Үткән көннәр табышмагы (хикәя) Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ 3. Ә ханым исә шактый чаялардан, ахрысы, аңа карап елмайган килеш сүзен дәвам итте: – Менә мин дә китап китергән идем әле… Шуны урынына куйыйм дигән идем. Шулай дисә дә, үзе китабын куярга ашыкмады. Билал да күрсен дигән сыман, китергән китабын аның күз алдында тотып тора бирде. Билал ирексездән китапка карады – Ясунари Кавабата. Аңа таныш түгел исем. – Мөмкинме? – дип, ханымга таба кыюсыз гына итеп кулын сузды Билал. Аннары китапны кулына алып, сакланып кына эчен ачты, әсәрнең исеме урысча «Стон горы» икән. Кызык исем бит әле бу – тауның ыңгырашуы. Кызык та, серле дә… Каршысындагы чибәр ханым китергән менә шушы ачык сары тышлы китапны өенә алып кайтып ялгызы гына калып укыйсы килде Билалның! Һәм ул, рөхсәт сорап, чибәр ханымга төбәлде: – Мин дә укыр идем бу матур китапны… Шунда әлеге чибәр рәхәтләнеп көлеп җибәрде: – Укыгыз соң! Мин аны тапшырдым бит инде! Аның менә шушы сүзләре, әнә шулай үз итеп, өендәге шикелле иркенләп көлә алуы Билалга ул чакта канат куйды, аңарда ниндидер эчке ышаныч уятты. Менә шушы мизгелдә Билал алда булачак вакыйгаларга рөхсәт алды кебек тоелды. Аннары алар, янәшә атлап, үзләре яшәгән өйгә таба атладылар. Килгән чагында шактый көчле яуган яңгыр хәзер инде туктаган диярлек, берәм-сәрәм генә тамгалап тора, тигез асфальт өстен, анда уйдык-уйдык булып җәелгән суларны ялтыратып кояш чыккан. Ул кояш, тар юлның ике ягына тезелеп үскән агач яфракларында меңгә вакланып, мең төрле төсмерләр белән балкый, уйный, шаяра. Октябрь аеның башында менә шушындый һава тору, май аендагы сыман җылы булу Билал өчен бик сәер иде. Әмма күңеле, җаны бик шат. Ул моңа бик тә сөенә. Чибәр юлдашы белән алар зонтларын кулга тотып, ашыкмыйча гына сөйләшеп кайттылар. Вика исемле икән ул, үзен шулай дип таныштырды яшь ханым. «Гадәти исем түгел бу, – дип уйлап куйган иде ул чакны Билал. – Бу чибәр ханым үзе дә андый-мондый гына булырга охшамаган…» Әлбәттә инде, башта китаплар турында сөйләштеләр – китапханәдән кайталар бит. – Мондый кечкенә шәһәрдә шуның хәтле бай китапханә булыр дип һич тә уйламаган идем, – диебрәк башлады бугай ул чагында сүзен Билал. – Менә шундый инде безнең шәһәр! – дип балкыды бу сүзләргә Вика. – Кечкенә дә төш кенә! – Аннары үзе нәрсәгәдер кызарып та китте. Үзе дә кечерәк буйлы ич! Шуны уйлап куйды бугай. – Сез монда күптән йөрисезме инде? – дип сорады Билал, сүзне туктатмау өчен. Ә Викага үзе турында сөйләү өчен, күрәсең, әнә шундыйрак бер сорау гына кирәк булган да инде. Ул рәхәтләнеп, иркенләп үз хәлләрен тезеп китте. – Тагын кая барасың, нәрсә эшлисең инде?... Бу арада нинди китаплар укуын әйтеп алды: Иван Бунинның дүрт томын да өенә алып кайтып, ай буена шуны гына укып яткан икән. Бу ханымның болай эшли алуы бик тә гаҗәп тоелды Билалга, һәм ул моны Викага да әйтте. Ә Виканың моңа бер дә исе китмәде. – Көннәр буена өйдә ятып нишләп кенә бетерим соң мин! – дип башлады ул сүзен. Чыннан да, аның ире танкист икән. Аларны, эшелонга төяп, өчәр-дүртәр айга полигонга җибәрәләр, ди. Каядыр еракка… Танктан атарга өйрәнергә. – Ә кызың… – Һи-и, үзе уйнап йөри ул шунда! Күрше кызлары белән әвәрә килә гел. Йә аларда, йә бездә… – Монда таныш хатыннарың да юкмы? – Бар иде дә, аларны күптән түгел Германиягә күчерделәр. Ул да офицер хатыны иде, ә офицерларның шулай бит инде: бүген монда, иртәгә тегендә дигәндәй… – Синең ирең дә бүтән җиргә күчәргә теләмиме соң? – Танкистларны бигүк күчермиләр шул… Аннан соң үзенең дә урын алыштырасы килми аның. Аннары алар бермәл тын гына кайттылар. Дөньяны күзләп. Ә Билал ишеткән сүзләрен акрын гына эченнән барлап, аңлап җитәргә теләде. Өйгә якынлаша башлагач, Билал ир хатыны белән янәшә кайтып килүе өчен уңайсызланырга тотынды, сүздән дә калды диярлек. Ә Викага исә бармы-юкмы: ул рәхәтләнеп сайравын белә, мондагы тормыш, тынгысызлык турында сөйли, үзе дә сизмичә, күрше гаилә хәлләренә күчеп китә. Ә Билал тыңлаганын сиздереп кенә кайта.