Шулай итеп, үзләренең баскычларыннан менә башладылар. Биредә инде Вика да тынып калды. ...
Шулай итеп, үзләренең баскычларыннан менә башладылар. Биредә инде Вика да тынып калды. Менә өченче кат, менә аның ишеге… Вика каяндыр шуннан, ишек төбендәге палас кисәге астыннан ачкыч табып алды. Аннары, ашыкмыйча гына, йозагын ачты. Ә Билал башта бераз тукталып, Вика белән саубуллашу өченме, көтебрәк торды да аннары, уңайсызлык сизеп, акрын гына кузгалырга теләде. Ләкин ул Вика яныннан узып китәргә өлгермәде. Вика аңа: – Менә мин шушында яшим инде! – дип эндәште. Аның ишеге, кулыннан ычкыныпмы, бөтенләй киерелеп ачылып киткән, ә Вика үзе бу якта Билалга карап басып тора. Ирексездән Билал да өй эченә күз салды: анда ярым караңгы һәм шактый тар коридор күренә, бераз үткәч кием элгече, ахрысы. – Ярый… әйбәт… – дигән булды Билал, бик тә кыенсынып кына. Ә Вика дәшми, елмаеп аңа карап тик тора. Билал башын иде дә акрын гына атлап үз катына менеп китте. Көч-хәл белән: – Сау булып тор… – дип әйтә алды. Үзенә кайткач, ул байтак вакыт тынычлана алмый ишекле-түрле йөренде, балконга чыгып шактый гына басып торды, яңадан өенә кереп, музыка кабызып караган булды… Әле генә бик тә кызыгып алып кайткан яңа китабы да ни өчендер үзенә тартмады аны. Армия тормышы озак уйланып йөрергә мөмкинлек бирми ул. Югарыдан тикшерү киләсе билгеле булгач, полкның бөтен кече офицерлары солдат янында, казармаларда кунып яши башлады. Ашау да шунда – полк ашханәсендә үтә иде. Кызык та, кызганыч та инде ул солдат ашханәсендә ашап йөрүләр! Мең газап белән булса да, бөтенесен дер селкеткән, бик тә куркытып торган тикшерү дә узып китте. Казармалар буйлап олпат гәүдәле генераллар вәкарь белән атлап йөрде, ә алар киткәч, офицерларга ике тәүлек ял бирделәр. Ягъни янәшәдә генә булган полкка барып йөрисе юк дигән сүз инде бу! Тагын ирек! Беркөнне алып кайткан китабын иркенләп укырга җай чыкты Билалга. Ялының тәүге көнендә үк шуңа ябышты ул. Ясунари Кавабата кешеләр тормышындагы гап-гади нәрсәләр турында яза, әмма аларны шундый тирән тоеп, нечкә кичереп бара – ирексездән туктап уйланасың. Әнә шундый гап-гади, ләкин олы мәгънәле, матур мизгелләрнең чын хасиятен аңлап, кичереп, үз күңелендә сакланырлык итеп сеңдереп китәсе килә аларны. Әйе, бу әдипкә бер дә юкка гына Нобель бүләген бирмәгәннәр икән! «Үз халкының, япон халкының милли психологиясен иң тирән ачкан иҗаты өчен» дип биргәннәр икән аңа дөньяның иң олы әдәби бүләген. Укый-укый да көнен төрләндерү өчен, урамга чыгып кайта Билал. Андый чагында инде хәрби киемен кимәсә дә, накидка бөркәнергә мәҗбүр була. Чөнки коеп яуган яңгырдан кечкенә зонтик кына коткара алмый. Бөтен җиреңә үтәрдәй булып ява шул Ерак Көнчыгышның көчле яңгырлары! Ә бер кичне соң гына Билалның ишек кыңгыравы шылтырады. «Бу вакытта кем булыр бу?!» – дип уйлады Билал. Уйнап торган музыкасын сүндермичә генә ишеккә таба китте. Ул җиңелчә генә эләктереп куелган иде, Билал шылт итеп келәсен борды да ачып җибәрде. Һәм… һәм, авызын ачып, баскан җирендә катып та калды: аның алдында кулына тәлинкә тоткан Вика басып тора иде! Өстендә җиңел халат кына, үзе шундый да шәп бизәнгән – күзне алырлык түгел. Җитмәсә, елмая… Билал бер сүз әйтә алмыйча басып тора иде, Вика җайлы гына иттереп, сүзсез генә аның яныннан эчкә үтте. Билал ишеген ябып аңа иярде. Ул төш күрә сыман иде… Ә Вика бүлмәнең уртасынарак узды да, һаман да елмайган килеш: – Менә тәмле әйбер пешердем дә сине искә төшердем… – диде. Тәлинкәсен ачкан иде: анда пар бөркеп торган кыстыбыйлар. Монысы тагын бер мәртәбә гаҗәпләндерде Билалны. Ул аптырап Викага карады. Вика исә: – Син аптырама, хәзер аңлатырмын… – диде. Аннары, як-ягына карана-карана: – Өстәлең кая соң синең? – дип сораган булды. Билалның кухнясы кергәч уң кулда иде. Вика шунда үтте, өстәл өстенә тәлинкәсен куйды һәм шундагы артсыз урындыкны алып утырды. Билал, бик аптырап: – Ә кызың?... – дип сорап куйды. Вика, бик тә тыныч кына: – Ул күптән йоклый инде! – диде. – Мин аны иртә ятарга өйрәттем. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Билал өстәл янында нишләргә дә белмичә басып тора. Кыен хәлдән Вика коткарды аны: