Үткән көннәр табышмагы (хикәя)
Үткән көннәр табышмагы (хикәя) Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ 1. ...Нишләп ул көннәр бик еш искә төшә башлады соң әле? Еракта торып калган әлеге бәхетле мизгелләр ни өчен бу арада күз алдына еш килә аның? Әйе, ул көннәр күз алдына килә дә менә хәзер, инде егерме елдан артык гомер узгач та, әле кичә генә булып узган кояшлы көн кебек балкып, яктырып, җанга һәм тәнгә рәхәтлек, җылы эчке бер куаныч һәм хәтта ниндидер әйтергә ярамаган үзенчәлекле бәхет тойгысы да биреп тора. Ни өчен шулай? Әлеге көннәрнең үзәгендә Ул басып торган өченме? Ләкин Ул дигәне вакытлы бер мавыгу гына булып алды түгелме соң? Алай дисәң… Алай дисәң, нишләп соң ул бик тә еш искә төшә? Үзе өчен менә шуны ачыкларга теләп, Билал моннан егерме ел булып үткән хәлләрне күз алдында яңарта. …Менә аның институтны тәмамлаган елы… Укуы бетү белән, аны армиягә алмакчы булдылар. Гади солдат итеп түгел, ә лейтенант дәрәҗәсендә, чөнки аларны институтта, төп белгечлеккә өйрәтү белән бергә, хәрби кафедрада да укыткан иделәр. Офицер итеп әзерләгән иделәр. Хәрби комиссариаттагы пеләш башлы, түм-түгәрәк гәүдәле майор аңа, шатлыклы хәбәр җиткергәндәй, болай диде: – Бәхетең бар икән, Хәлимов! Сиңа Казаннан иң ерак, әмма иң әйбәт урын туры килде – Ерак Көнчыгыш! Офицер булгач, үзе билет сатып алып, самолёт белән очып килде бирегә Билал. Ул армия хезмәтен үтәргә тиешле шәһәрчек бәләкәй генә иде: бишәр катлы таш йортлардан һәм алар тирәсенә күч-күч булып укмашкан тәбәнәк агач өйләрдән, бараклардан гыйбарәт. Якында гына атаклы Уссури тайгасы һәм бераз арырак үзләренә ымсындырып тартып торган сопкалар, сопкалар… Шулай ук ерак түгел Тын океан. Бирегә хәтта аның серле сулышы, куәтле дулкыннарының шавы да ишетелеп тора сыман. …Хәрби хезмәт башланып ике-өч атна узды микән, бирегә аның гаиләсе дә киләсен истә тотып, Билалга әнә шул биш катлы йортларның берсеннән фатир бирделәр. Өйләнгәннән бирле гаиләсе белән кеше өстендә йөреп тәмам гарык булган Билалның үз гомерендә беренче мәртәбә бөтен уңайлыклары булган фатирга ирешүе иде бу! Әле шуның өстәвенә офицер кешегә акчасын да шактый түлиләр бит. Полк кассасында беренче мәртәбә акча алгач, ул хәтта күзләренә ышанмыйча торды. Юл чыгымнарын да кушып исәпләгәч, аның кулына әкәмәт күп акча кергән иде! Моңа хәтле Билал беркайчан да күрмәгән акча! Билгеле, бу акчаның яртысын диярлек ул авылда, үз әниләрендә торып калган хатыны белән кызына җибәрде. Ләкин әле моннан калганы да яшь ир-егетнең күңелен гел кытыклап, очындырып торырга җитәрлек иде. Шуңа күрә алар Бакудан килгән чем-кара чәчле, кара-тут йөзле, кечерәк гәүдәле азәрбайҗан егете Вакыйф белән кичләрен офицерлар кафесына йөрергә гадәтләнделәр. Икесе дә ялгыз булгач, аларның хезмәттән кайтуына аш пешереп торучы юк. Полкта эш бетүгә, өсләрендәге хәрби формаларын да салып тормыйлар, кафега ашыгалар. Кафе дигәч тә, аның исеме генә шундый, болай ул үзе нәкъ ресторан рәвешендә. Анда чисталык, тәртип, гел музыка уйнап тора. Алар әле белеп-танып бетермәгән Уссури ягы үсемлекләре залга ук үтеп кергән. Диварларда да шушы серле якның күңел җилкендергеч күренешләре. Тын океан дулкыннары, тайга хуҗасы булган юлбарыс, кыргый йөзем куаклары һәм тәмле карбыз – болар һәммәсе бу якның көчен, дәһшәтен һәм бер үк вакытта йомшак дымлы табигатен сиздереп, синең җаныңа-рухыңа тәэсир итеп тора. Менә Вакыйф белән Билал кичкырын, ашыкмыйча гына, залга килеп керә… Кергәчтен дә сул як почмактагы элгечкә офицер фуражкалары һәм яңгырлырак көн булса үзләре белән йөртә торган киң канатлы бөркәнчекләр-накидкалар элеп куела. Аннары инде аулаграк урыннан үзләренә бер өстәл эзли башлыйлар. Кеше азрак чак туры килеп, иң почмактагы урынны эләктерә алсалар, кәефләре тагын да күтәрелеп, очынып ук китә. Чөнки почмакта утырсаң, артыңда дивар була, – димәк, тылың нык, ышанычлы дигән сүз!