Нигә Зина үзе бер дә еламый, өзгәләнми, юк мыегы астыннан гына елмаеп йөри? Мәкерле елм...
Нигә Зина үзе бер дә еламый, өзгәләнми, юк мыегы астыннан гына елмаеп йөри? Мәкерле елмаю бу, димәк, вакыйгалар алга таба тагын да куерачак. Кара күмерләрдән пешкән «ботка» булып куерачак… …Иң авыры Җәүдәт өстенә өелгән… Көчеңнән килмәстәйне күтәрергә маташсаң, аякларың җиргә батып калыр. Ә бит… чын мәхәббәтне, ни авыр булса да, күтәрергә кирәк! И, Адәм баласы, алда ни көтә сине? Нигә бер генә мизгелгә булса да үзеңнең ихтыяҗ вә омтылышларыңны онытып, «мин!» дип йөрүләреңне читкә ташлап, бу дөньяда вакытлы гына икәнеңне искә төшереп, шул турыда уйлый алмыйсың: – Алда ни көтә сине? Бу бит иң кирәк вә әһәмиятле, иң шикле вә куркыныч, иң мөһим кызганыч сорауларның берсе: – Алда ни көтә сине? Ни көтә соң?? Әнә, тираннар да ауган, патшалар да иелгән, корольләрнең дә башы киселгән… – Син, Адәм Зат, Галәмнең бер тузанчыгы, беләсеңме: ни көтә сине, ни көтә?… Шулай уйладымы ул вакытта Җәүдәт? Ул моны хәзер кистереп әйтә алмый, болганчык иде бит тирә-юнь, бик болганчык иде. Вакыйгалар куерган чак иде, нык куерган чак, гүя күктән кара болыт төшкән дә мендәр булыпмы баш астыңа яткан, әллә бүрек булыпмы шул ук башка киелгән. Белмәссең… Иң газаплысы: җаны белән аңа үч тоткан Зинаның егеткә булмаган гаепне өюе, юк гөнаһны да сылтавы түгел, ә Җүәйрәнең тагын Казан шомасына ияреп китүе иде. Вакыт – дәва, кыз көннәрдән бер көнне барысын да аңлар әле. Аннан соң, беренче белен төерле була, дисәләр дә, теләгән пәрәмәч тәмле, ди. Кабып карасын бик атлыгып торгач: авыз пешү – уйга төшү ул… Әтиләре үлгәннән соң Җәүдәт авыл көтүен көтә иде инде. Шулай итеп, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керү бер елга кичектерелде. Ә аның бит журналист буласы килә иде, бары тик журналист кына, хәтта ундүрт яшьләрдә үк шигырьләр яза башласа да, Җүәйрәнең дә теләге әлеге дә баягы журналист булу, берәр газетада үзхәбәрче-корреспондент булып эшләү иде ич. Ул да шигырьдән читтә йөрми… Җүәйрә – Казанда, Җәүдәт – авылда… Кызның күңеле – авылда, егетнең күңеле – Казанда. Кыз: «Ник аның бер хәбәре юк?» – дип, егетне сүгә. Егет: «Бер хат кисәге язып салырга конверт таба алмый микәнни?» – дип, кызны тирги һәм тәвәккәлләп үзе башкалага хат-бәет язып җибәрә. Җәүдәт җыры Мендем агач башларына, Анда карга оясы. Башларыңа хәсрәт килми, Аны ничек тоясың. Кушымта: Җүәйрәмнең-гүзәлемнең Күзләрендә моңы бар. Хәзер бар да матур әле, Тик дөньяның соңы бар. Төштем инеш буйларына, Суда бака ефәге. Мәхәббәтемне кистеләр, Түзсен егет йөрәге. Кушымта: Черек алма бирде быел Бакчамдагы алмагач. Чыбыркыма асылындым, Түзәр хәлем калмагач. Һәрнәрсә үз урынына утырыр, һәр очып киткән оясына кайтыр, әйләнәдән чыккан үз түгәрәгенә ятар, ди. Хак икән! Хак шул… Җәүдәттән хат алган Җүәйрә коты алынып авылына очты: – Җәүдәткәем, хараплар булдыңмыни? Караплар калдыммы?? Шуның артыннан ук яңа хәбәр авылны дер селкетте. Җүәйрәнең абыйсы Зиннур район судына мөрәҗәгать иткән. – Зинаның корсагында Җәүдәтнең чәнти бармак кадәр дә эше юк. Бу эштә без икәү генә: Зина һәм мин – Зиннур! Әнә шулай «Әйрән»некеләр бер-бер артлы ипкә килде. Кызып киткән Зиннур Шуфир агайдан кызының кулын сорады. – Ике кулы белән генә түгел, ике боты һәм дә аяк тырнаклары белән бергә бирәм! – диде горур һәм шатлыклы ата кеше… …Күп тә үтмәде, Зина бәби алып кайтты. Елтыр иләс-миләс күзле ир бала. Тачлап та койган Тиле Гапсаттар иде менә… Дөнья сөюдән башланган, нәфрәттән бетәчәк… Мәхәббәт – нур, нәфрәт – караңгылык… Менә бу сүзләрне дә Җәүдәт тарих укытучысы авызыннан ишеткән иде. Сократ әйткәнме аны, әллә Әбүгалисинамы? Һич кенә дә хәтерли алмый… Ә теге көнне хәтерли ул… Көз иде… Кышка бер адым атлаган көз. Кырларда комбайннар гөрелтесе, басуларда трактор-машиналар тавышы ишетелми башлаган чак.