Сөйкемле сөяк (повесть-поэма)
Сөйкемле сөяк (повесть-поэма) Рафаэль СИБАТ 6. (Ахыры.) Бер үк вакытта диярлек әтиләрен җирләгәч, Җәүдәт белән Җүәйрәнең аралары күзгә күренеп суынды. «Күзгә күренеп» диюләре шуннан: алар нигәдер бер-берсенә күренергә теләмәделәр: Көзге яфракны җил кочкан… Тегесе… Тоткан да очкан… Суынган аралар да җылыныр иде әле бәлки, әмма… Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, вакыйгалар… Һәй! Менә бит ул ничек!! Авылга хәбәр таралды: – Тиле Гапсаттарны бала-чага итеп үртәп йөргән Зина корсаклы икән. Әйе, авырлы! Йөккә калган, йөккә… Моны ишеткән авыл халкы аптырап ук калды, ә кызу канлы шофер агай, балтасын күтәреп, Җәүдәтләр өенә ыргылды. – Син боздыңмы кызымны? – дип акырган ул бер көтү энеләре-сеңелләре белән ашап утырган Җәүдәткә. Әниләре аңсыз кала язган: «Ничек? Кайда? Кайчан?» Энеләре һәм сеңелләренә үрнәк булган олы улы шулай ук зинага тартылганмы? Нәрсә ди бит Йосыф пәйгамбәр: «Йа, Раббым! Минем өчен зинадан зиндан яхшырак!» Әгәр Җәүдәтне бу гөнаһы-җинаяте өчен зинданга япсалар, ул берүзе ун баласы белән калачак. Инде алар аңа үз атамалары белән генә дәшәләр иде ич: – Абый-әти! Абый-әти, имә… Абый-әти, Гөлгенә минем уенчыгымны тартып алды… Йә Алла! Үзе абый да, «әти» дә булган Жәүдәтне, ире әйтмешли, бу «орава»дан ничек тартып алмак кирәк ди?! Аларны «абый-әти»сез калдырыпмы? Болай да ярты ятимнәр ич алар… «Шуфир»га ул елмаеп-көлеп карады. – Ялгышасың бит, кем авылдаш. Шуфир исә көлә белми торган кеше иде. – Кемнең ялгышканын күрсәтермен мин! Минме!… Күрсәтте дә: Жәүдәт белән Зинаның «эше» судка кадәр барып җитте, ә шулвакытта Казан егетенә ияреп Жүәйрә тагын Ташкалага китте. Авылда тагын гайбәт, сүз куерту купты. – Бу юлы бөтенләй киткән икән… – Җәүдәте Зинага корсак ясаган ич… – Булыр-булыр! Хәзерге яшьләр азды… – Шулай-шулай! Туй вакытында ук борчак ашап күбенгән күсе кебек корсак бүлтәйтеп утыралар ич. Туйдан соң ярты ел да үтми, шалт Мөхәммәтҗан, бала тудырып та куялар. Инде, Ходаем, космос чоры, ракеталар заманы дип, балаларны да алты айдан гына тудыру заманы килеп җиттеме инде? – Ә син үзеңне хәтерлә! – дип бүлә аны, күп сөйләүче апаны, Зинаның туганнарыннан берәү. – Мин нишләгән? – Җүкәдән чабата эшләгән!! – Нәрсә-нәрсә?? – Кыз чагыңда корсак төшертеп… Шул нарасыйны фермалар артындагы тирескә күмеп… Аны соңыннан ач этләр казып чыгарганын оныттыңмыни?! – Нә-әс-тә ди-сиң??? – дип, тәмам сакауланып бетә «күп сөйләүче апа – Цицерон». – Ярый әле бүген ирең бар… – Мин сине!!! …Калдырыйк боларны. Монда аларның ялгышлары, гомерлек хаталары, гомумән, бәхетсезлекләре ярылып ята… «Җәүдәт-Зина» кармагына иң беренче, әлбәттә, Җүәйрә капты. Монда мантыйк та бар шул: кыз егетне ярата! Һәм кыз егетнең һәр гамәлен күреп-ишетеп яшәргә, аның үзенә тугрылыгын раслаучы сүзләрне уңнан да, сулдан да җыеп торырга тиеш… Әнә бит: башта бергә Нократта су коенганнар, ә аннан соң кайдадыр очрашканнар да бугай, нәтиҗәсе – күренеп тора! Җүәйрә көнләшүдән җиңеләеп үк китте, Җәүдәтнең икейөзлелегенә хәйран калган чаклары булды. Аның аңгырайган башында бертуктаусыз бер тезмә генә кабатланып торды: Көзге яфракны җил кочкан… Тегесе… Тоткан да очкан… Гүя бар уйлары, фикер буларак әвәләнгән бер газаплы мәгънә, яраткан кешеңнең җинаятьчел-гөнаһлы гамәле шушы сигез сүзле өч юлга сыйган. Көндез дә, төнлә дә аның башында, очсызланган кәгазь акчалар кебек, шушы сүзләр генә тукылып тора: – Көзге яфракны җил кочкан… – Көзге яфракны… – Көзге… Җүәйрә шашар дәрәҗәгә җитеп, әрле-бирле йөренә дә бервакыт өй эчендә үзен-үзе таба алмый башлый: – Кайда ул? Кайда, ә?? Кайда аның тән-бәдәне, йөз-кыяфәте?? Ул атылып көзге янына килеп баса һәм үз сурәтен күреп шакката: чәчләре тузган, нурсыз күзләре акайган, ул кар-тай-ган… Юк, юк! Көзгедәге бу нәмәрсә аның төштәше, кыяфәттәше түгел: каян килсен ди аңа маңгай җыерчыклары? Йөзе ник сулган да ияге нигә очлаеп калган?? Их, Җәүдәт, Җәүдәт! Үтердең, суйдың… Син – Җәүдәт түгел, җәллад икән! Син Куян түгел, явыз арыслан, ерткыч каплан икән… …Җәүдәт үзе дә утта, аның эше – судта…