Суган толымнары үрәм (хикәя)
Суган толымнары үрәм (хикәя) Әлфирә ГАЛИЕВА 2. (Ахыры.) Өркеп яши-яши, чит туфракта мантый алмаган гөл кебек сулды. Тора-бара шат кыяфәтле кыздан берни дә калмады. – Матурлык дигән булып, эт эчәгеннән тәкыя үреп яткан хатын алганчы, авызын ямьсез зур ачып көлә торган Җәмиләне булса да алырга идең, улым! Менә ул ичмасам хатын! Умыра да ботарлый, сүгенә дә төкерә, томырылып чапкан атны туктата! Ничә ир ташлаган чүп чиләге бит ул Җәмилә! Ярар, мин бу җәнлекләр патшабикәсын акылга утыртып карыйм башта, булмаса, Җәмиләгә сукмак салырмын... Менә Гайшә бала күтәреп өй тирәли йөри, исерек ире кертми. Менә күз төпләре каралган Гайшә чишмә суы алып кайта. Менә бозлы суда керләр чайкый... Авылның иң зур өендә Гайшәгә дә, курчак кебек кызга да, әкәм-төкәмнәргә дә урын юк. Кәртинкә кебек ир, сокланмаган кеше юк. Ә кулга бау аласы килә... Акылы карыша, ә Гайшә ишек шакый... Менә ул, кулын каната-каната, суган толымнары үрергә өйрәнә... Матур итеп... Толымың, сөйләгән сүзләрең кебек, тормышның бары матур якларын гына яктыртсын дигән иде әнисе... – Кызыңны кунак кына итеп күрергә теләсәң, кияүгә бирмә идең... Таң сызылганда печәннәрне җыеп куярга тиеш булды ул көнне Гайшә. Эшен бик тиз генә эшләп бетерде дә ышыграк җирдән әкәм-төкәмнәрне җыя башлады. Күбәләкләр, кырмыска-суалчаннар, коңгызлар, вак кәлтәләр арасында күңеле ял итә аның. Хатынының һаман бөҗәкләр белән булашканын күргән ир, Гайшәнең каршысында әкәм-төкәмнәрне сытып үтерде: – Һаман эш рәте белмисең! Печәнне кем җыя? Эш узгач кына күрде: печәне әллә кайчан җыеп куелган иде Гайшәнең... И-и-и, дуамал да соң инде үзем, эшен бетергән булган ләбаса. Тагын үпкәли, тагын елый инде... Тузганак буранын башка күреп булмас инде... Эх, елатып булса да үбәр идем, назлар идем... Тагын эченә йомыла инде бу... – Тормышта назлы чәчәк кенә булып яшәп булмый, әзрәк катырак булырга кирәк... Гайшә Фәритнең гафу үтенүен ишетмәде, әллә кайчан урман сукмагыннан болытларга таба йөгерә иде... Язмышын бер селтәнүдә үзгәртте Фәрит: өч баласын өч ирдән тапкан, дүртенчегә корсаклы Җәмиләгә чыгып китте. Гайшә, бәллүр йөрәк, бөтенләй үлде... Ай ярымнан соң кайтып иснәнеп йөрде эленке-салынкыга әйләнә башлаган ир: – Анда ашарга бардыр дисәм, анда да безнең өстәл икән. Ничә ир ташлаган чүп чиләге булгангамы, көндәшең каты тора, мин сүз әйткән саен бүре булып уламый, тыныч кына йота. Талашсак та, дөмбәсләшсәк тә бер ишекне ачып керәбез. Үпкәләгән бала төсле авызын салып йөгереп китеп бармый! Итәгенә җыйган каен тузлары, чыралары аяк астына коелды янәшә басып торган Гайшәнең... Юеш итәкләрен генә түгел, йөрәген дә җил йолыккалап-йолыккалап алды... Курай тавышы башка яңгырамады... – Әни үлсә, йортны бүлешәбез, монда өлешең юк, бирнә урынына тартма-тартма корт төяп килдең. Нәрсәгә ишарәләгәнне аңлыйсыңдыр? Бу корсагыннан да котылса, дүрт баласы була Җәмиләнең. Корсагы борынына җитсә дә, яралгыга зарар булыр диеп тормый үзе, ыштанын карусыз сала! – Иң пычрак эш – хыянәт! Хуш... ...Җәмилә аерылышканда да, милек бүлешкәндә дә тыгылып йөрде. Хөкем барышында кирәкмәгән сүз кыстырып утырды, кисәтү ясасалар, авызын зур ачып көлде. – Үлгәндә дә бугазыңа ябышырмын, итәгеңне булса да ботарлап теге дөньяга алып китәрмен!.. Гайшәгә бер утын пүләне дә тимәде, шуңа күрә оланын вә кураен алды да, кайнанасының ашларын үткәрүгә, әнисенең нигезенә күченде. Эх, барып чыкмады гаилә тормышы... Әгәр Гайшә язучы булса, гаиләдә сөю, тугрылык беренче урында булырга тиешлеге турында язар иде. Сюжеты кызык булыр иде аның, беркемне дә кабатламас иде. Бәхәс тудырырлык җирләре дә булыр иде, чөнки укыган әсәрдән укучы гыйбрәт алырга тиеш. Бәхет өмет иткән кыз баланың әрнүләрен бер әсәргә генә сыйдырып булырмы икән? Әйе, Гайшә һәм аның кебек дистәләгән, йөзләгән, меңләгән кыз – нәфис чәчәкләр, алар кырмавыклар арасында яши алмаганга, тагын да куркынычы – кырмавыкка әверелә алмаганга – гаилә таркала бит! Чәчкәләрне өзмәгез, рөхсәтсез үрелмәгез, җаннарын үтермәгез! Янында яшәү көче биреп торырдай сөюче кеше булса, ир-ат та