– Исәнме, җир кешесе Фәрит!
– Исәнме, җир кешесе Фәрит! Кып-кызыл ут капкан битләрен кулы белән каплады Гайшә. – Оялма, җиргә төшәсең килмәсә, мине дә болытлар югарылыгына алып мен, икәү бергә очыйк, алайса, колхоз дворында җилбәзәк кызлар да, әрсез болытлар юк анда! – Әйдә! Фәрит кызны үзенә каратыр өчен күктәге һәр йолдызны бүләк итте. Йолдызларда «кунакта» булганда, Гайшә аларга үзенчә исем кушты. Шатлыктан урам яңгыратып көлде, авызыннан курае төшмәде. Агач тамырлары ап-ачык күренеп тора торган чиста сулы инештә су коендылар. Искиткеч беркатлы кызның күңеле, ак күбәләк халәтенә кереп, болытлар белән уйнавын дәвам итте. – Син миңа болын чәчәкләре бүләк ит. – Ромашкамы, кыңгыраумы? Алайса болынга чабыйм инде... Мин дә бит балчыктан әвәләнмәгән. Ат дворында әрекмән белән кузгалак кына бар. Фәрит чәчәк җыйган арада кыз бер пыяла савытка әкәм-төкәмнәр җыйды, җиргә иелеп бөҗәкләргә курай уйнады. Егет бот чапты: – Нинди хәшәрәт бөҗәкләр җыйдың син? – Кара, нинди матур әкәм-төкәмнәр! Монысының мыегы озын! Монысының аркасындагы өе хан сараена охшаган! – Шакшы бит инде алар, ташла! Савытны һәм кураен кочаклаган кыз бала мизгел эчендә күз алдыннан юк булды... – Гайшә, үпкәләмә инде... Кая югалдың? И-и-и, куркыттым инде кызны, агач авыз мин... Әнисе кат-кат кисәтте: – Кызым, нәфис чәчәгем, ике күзеңне ачып кара! Кыңгырау дигәнең кырмавык булып чыкмасын! Күңелең – пыяла, тиз уала. Тормышның ертыклары шулхәтле күп ки, ямаулык җитми... Туйның икенче көнендә үк күктән җиргә төште Гайшә. – Бәбәген сидерергә генә тора, өстенә кычкырма әлегә, үзем дә ерактан гына йодрык селким, бик йомшак нәрсә. Кураен да сызгыртсын әлегә, тимә. Аннары учакка тондырырмын әле, – диде Фәрит әнисенә. – Сөйләшүе дә елауга охшаган. Үзе шыр сөяк. Букча күтәрергә дә рәте юк, ахры, букчасын биленә ураган. – Әни, ул аны үзе шулай җептән үргән, матур диеп авыз суын корыта. Кураен шунда салып йөри. – Бот арасына да үреп тыксын! Каерылып-каерылып печән ыргыткан киленгә карап шулай диештеләр аналы-уллы... Печән арасында адашып йөргән кырмыскаларны коткарып азапланган кыз бу сүзләрне ишетте, ләкин дәшми калды. (Ахыры бар.) Альфира Галиева