бәхетле була бит инде! Кимсетү, түбәнсетү, матурлыгын, тырышлыгын бәяләмәү үтерә шәхесн...
бәхетле була бит инде! Кимсетү, түбәнсетү, матурлыгын, тырышлыгын бәяләмәү үтерә шәхесне! Күңел коесын киптерә! Алтын куллы Гайшә җир җимертеп эшли, барысын да булдыра, өлгерә. Бары тик аны аңларга, яратырга, канатлар куярга гына кирәк. «Мин сине сөям!» – дияргә кирәк... Эх, һәр ир-ат әз генә Мичурин булсын иде. Мичурин дигән галим үлеп бара торган үсемлек белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыра торган булган. Тегесе терелгән! Теләсә нинди ишегалдына бер дә курыкмыйча барып керә алган. Чөнки авызлыкларын өзәргә җитешеп өргән этләр белән әңгәмә кора алган. Кошлар ирнең эшләпәсенә, учына утырганнар. Имеш, бик хәерче яшәгән, калдык-постык хатын-кыз киемнәрен үзенә җайлаштырып тегеп кигән. Ләкин күңеле бай кешенең хәерчелеген күрүче булмаган... Менә шундый мисаллар белән тутырыр иде китабын Гайшә... Кешенең күңеленә карагыз, дияр иде... Еллар узды... Китап кәгазьгә язылмады, бәгыренә уеп язылды. Фәрит өйгә кертмәгән көннәрне Җәмилә көндәше, дүрт баласын алып, Гайшәгә килеп кунды... Аның да чәчләрендә кышның ак салкыны... – Син читләр белән ызгышырга һәвәс түгел. Үз-үзеңә бикләнүчән нәрсә булсаң да, кояш нурына тиң җылылык бөркелә үзеңнән. Мин бит иреңне тартып алдым, ә син минем чәчләремне йолку түгел, бер кәлимә авыр сүз әйтмәдең! Бәхетле булуы җиңел түгел шул! Сиңа да, миңа да... Күз төпләре кара янган Җәмилә әллә шаяртырга теләде, әллә котыртырга... Таң сызылганда биш бәхетсез җан, Җәмилә белән дүрт оланы, өйләренә юл ала иде... Ике көндәшнең ярты гомер бер түшәккә баш төртүләрен беркем белмәде... Суган толымын матур үрде шул Гайшә... Менә бүген дә кыйналган-тукмалган көндәшен ат арбасына салып үзенең өенә кайтты. – Тр-р-р, тукта малкай! Утыр, Җәмилә, ялгыз кисәү кебек туңып үләсең бит! Әйдә, безгә бер кояш астында йөрергә, бер яңгыр астында коенырга насыйптыр... – Гайшә, җаныңнан җылыны күпсенмәдең, рәхмәт! Ә мин кураеңны ишеттем, ләкин ишетмәгән булып кыландым. Син барыбер бәхетлерәк, сине әкәм-төкәмнәр булса да ярата. Син бит бөҗәкләр өчен дә чәбәк-чәбәк итеп шатлана беләсең. Ә мине беркем яратмады! Бер ирем дә туңган кулларымны җылытмады. Чөнки мин ирләр өчен тыштан салган ямаулык кына булдым. Җәмилә авызын зур ачып елап җибәрде. Гадәттә ул авызын зур ачып көлә иде... – Бу юлы бөтенләйгә куып чыгарды. Атың чыдатырмы? Сыгылып төшмәбез әле... Без монда дүртәү буш ятмадык, үрмәләп булса да бер кесә әкәм-төкәм җыйдык... Бергә асрарбыз... – Бишенчегез кайда соң? Олы кызың Тамара күренми. – Бүген кояш баеганчы олы кызым Тамара белән Фәрит никах укытканнар. Агач буйга гына ярыла дигән берәү. Хак икән, каһәр! На-а-а, малкай! Алиянең суган толымнарына көлтә-көлтә яктылык сипте ай. Алар тагын да матуррак булып күренделәр. – Суган толымнарын матур үр, кызым, – дия иде әнисе Гайшә. Менә Алия тырыша инде. Ә үзе мәрхүмә әнисенең кураен кулына ала да куя, ала да куя... – Әллә мин дә уйнарга өйрәним микән? Ачы сагышларым таш булып күкрәгемне басмас, тышка агылыр... Әллә кычыткан чәйним микән? «Мин синең кебек хыянәтче иргә түзеп тормамын, гайре авыр хәл килсә, аркан белән тарттырып зур нокта куярмын!» – дигән иде Алия әнисенә. Ә тормышта ач яңаклы өтерләр өстәлә генә бара икән. Хәдистә ни диелгән әле: «Аллаһы Коръәндә бу дөньяда һәр кешегә һичшиксез сынау киләчәген вәгъдә итә – бу Аллаһының кануны». Әнисе биргән сабаклар тормышта ярап тора үзе. Ире Маратка ярарга тырышып, идәнгә тигән толымнарын кистереп кайтты беркөн Алия. Ә ире беләсезме ни диде? Авыл хатыны идең, ә хәзер сөяркәм Маринага охшап киттең, аның да чәчләре кыска, диде... Әҗәлсез үтерде... Атна элек булган хәлләрне уйламаска тырышып, Алия суган толымнары үрә. Матур булсын! Әнисе Гайшә шулай дия иде. Вакларын да, гарипләрен шунда җайлап тыгып җибәр, читләр сизәрлек булмасын... Альфира Галиева