– Әниемнең әнисе курайда уйный иде минем. Кан белән күчкәндер, әнием дә шактый көй уйны...
– Әниемнең әнисе курайда уйный иде минем. Кан белән күчкәндер, әнием дә шактый көй уйный белә иде. Ләкин мулла әтиемә кияүгә чыккач, курай уйнау түгел, курай сүзен дә әйтергә ярамады. Җырлаган-биегән кеше шайтан вәсвәсәсенә бирелгән кеше, дия иде мулла атам. Дин кешесе булса да, культур-мультурны гөнаһ сазлыгы дисә дә, үзе азгын сыер кебек гел уҗымга каерды. Яшь чакта барча кыз-кыркын Коръән укучы ирне фәрештә белән тиңли бит инде. Имеш, фәрештәләр кул җитмәс биеклектә фикерли. Андый тәүфыйкълы ир олы бәхеткә күмә. Яңгыр катыш боз яуганда андый ир сине гәүдәсе белән ышыклап тора, имеш. Андый ир гаилә өчен дип җәһәннәмгә чатыр чабарга риза, имеш. Тора-бара авылның бар кешесе әтием белән әниемнең мәхәббәтенә карап сокланган. Фәрештә булып күренгән ирнең кара гамәлләр кылганын беркем сизмәгән. Ә ул чит хатынга бала ясаган. Билгеле инде, бу хыянәт ак күңелле әниемне әкренләп үтергән. Йөрәкләрен төрле уйлар телгәләгәндер мәрхүмәкәемнең. Чыгармады инде, чәчмәде инде урамга чүп-чарны! Хәтта мин, газиз кызы да, бу хыянәтне сизмәдем. Мал йортыннан сирәк-мирәк ишетелгән курай тавышыннан гына әнинең күңел халәтен сиздем. Менә шулай, ул да суган толымын матур үргән! Хашигәттәй, нигә гел моңлы көйләр генә уйныйсың соң, дип сораучыларга әнием болай дип җаваплый: «Курай-курай, эчемдәге серләремне урла-а-ай». Әнием үлгәч тә моңлы курай тавышын мал йортында ишеткән кебек була идем. Кайнанасы яктыга сусаган әниемне бик каты ачуланган, иренә каршы сыңар сүз әйтергә кушмаган. «Иреңә сүз әйтмә, бәлки, картайгач, аның кулына калырсың!» – дигән. Чыннан да, ут йотып яшәгән әнием аяксыз калган. Берсендә урам уртасында аяклары шып туктап калган, ыштаны төшеп киткән. Әтием чабып килеп ыштанын кидергән: «Менә, яшь чакта мине хыянәт өчен ачуланып яшәдең, картайгач, ыштаныңны күтәрергә минем кирәгем чыкты бит!» Нинди хыянәт икән ул дип халык соңыннан байтак баш ваткан... – Мин белмәдем... – Беркем дә белмәде. Андый тормыш чатаклыкларын өй бусагасыннан чыгарырга ярамый. Түбән очтан югары очка бер хәбәр биш булып ишетелә. Кычкырып әйтмә, эчеңә йот! Менә мин дә курайда уйный беләм. – Син?! Син курайда уйный беләсеңме? Хатын почмактагы тузанлы кәрзиннәр арасыннан, бик ерак яшергән җирдән, ак чүпрәккә төрелгән курай тартып чыгарды. Каралып беткән ябык кулларын төкреге белән юешләтеп көпшә башын сөрткәндәй итте дә, «Уел» көен уйнап җибәрде. Бу күренештән йөрәкләре куырылган кыз авызын ачып катып калды... – Әнием, бәгърем... Күпме дәвам иткәндер, аналы-кызлы икесе тиң курай моңында яшәделәр... Идәндә тәгәрәшеп яткан суганнар да Иделгә кушылып агарлык балавыз сыга иде... – Тәһарәтем бар әле... Әллә кай арада кураен яшереп куйган, «Аятелкөрси»не укый башлаган Гайшә инде берни ишетми иде... Менә чолан кырыйларыннан шәрә кул кычыткан йолкып керде күз-кашлары тузанда каралган, кояш астында пешкән Гайшә. Август ахырында артык зәһәрләнгән кычытканны чәйни дә төкерә хатын, чәйни дә төкерә... – Әни, кычыткан каты чага, авызыңа капма инде! – Суган толымнарына күпме чүп-чар тутырдым... Шуны сизмәдең... Авыз эчләре, телләре, иреннәре кабарып чыккан хатын үзе учлап кычыткан чәйни, үзе эченнән мыгырдый: – Тр-р-р, тукта, малкай! Утыр, Җәмилә, ялгыз кисәү кебек туңып үләсең бит! Без шуннан соң да бер кояш астында йөрербезме, бер яңгыр астында коенырбызмы? – Нинди Җәмилә турында сөйлисең син, әни? Кыз шикләнеп як-ягына карады... – Тыңла! *** Болытлар җиргә мәтәләп төшкәннәр дә аякларын сындырганнар, шуңа шуышалардыр, дип уйлады кыз. Юатырга дип кулларын сузган иде, кайсы кая очып беттеләр. Курай моңына да килмәделәр. Алар исә мәтәләп тә төшмәгәннәр, аякларын да сындырмаганнар, парлап җырлыйлар, качышлы уйныйлар икән. Болытлар белән качышлы уйнаган 17 яшьлек Гайшәне күршесе Фәрит күз карашы белән ергалады да капчыкка салып бәйләп куйды: – Гайшә, үзең зур кыз, бала-чага сыман болытлар белән уйныйсың. Аларны тотып булмый ич, һава белән әшнә булма. Курайда да ярыйсы сызгыртасың икән. Җиргә төш, кем, Гайшә күрше, менә мин җир кешесе Фәрит булам...