Алчәчәк белән Гөлчәчәк (хикәя)
Алчәчәк белән Гөлчәчәк (хикәя) Роза КАМАЛЕТДИНОВА 2. (Ахыры.) Һәрчак шат күңелле, уенчак ир-егетне мондый халәттә күрү тетрәндерде кызны. Курку-калтыравын җиңеп, аяк очларына басып, үрелеп егетнең тамчы яше тәгәрәгән яңагын сөртмәкче иде. Сихерләнгәндәй туктап калды. Күзе мөлдерәмә яшь белән тулы баһадир үпкәләгән сабый бала кебек кызганыч та һәм... ымсындыргыч якын да икән аңа! «Елама, балам!» дип нарасыен күкрәгенә кыскан ана кебек кочаклыйсы, яратасы, юатасы иде аны! – Дамир! Дустым! Кадерлем! Ышан... кемдер китте дип дөнья бетмәгән бит! Син әле үзеңә насыйп ярны очратырсың. Бик бәхетле булырсың. Син бит... Син! Синдәй егет солтаны җиңел акыллы, җилбәзәк кызлар өчен... кайгырып маташамы? Юлына ак җәймә, диген дә, тынычлан. Шуны бел, бу уенда минем чыннан да катнашым юк. Сиңа каршы хәйлә-тозак коруда гаепләсәң, бик нык ялгышасың. Мин бит, мин... – Йөрәгендә айлар, еллар буе кайнаган уй-хисләрен берьюлы, бер кызган көе чыгарып салырга теләгәндәй тирән сулыш алды. – Чүкечбаш, Янган күл бакалары белән ант итәм, синдәй кияүне югалткан кәләш – шыр тиле. Кадереңне белмәгәннәргә сарылма! Үз-үзенә – әллә кыюлыгына, әллә әрсезлегенә шаккаткандай, ике кулы белән күзләрен каплады: – Синдәй егет карасамы? Беркайчан, беркайда... ташламас идем. – Әйтте дә, үксеп, килгән юлына – кирегә чапты. Артына борылып карамый кабаланып күпме йөгергәндер, берзаман артында лап-лоп атлап берәүнең чапканын, куа килгәнен аңлап, хәле китеп туктап калды. Борылып карау кая? Әмма бөтен тәне, бар булмышы белән сизде-тойды, бу Дамир иде. Куып җитсә ни әйтәсен белми иде әле. Йөрәге ашкынып, ярсып типте. – Ташламыйм, дидең дә... Качасың! – ... Кызның яшькә манчылган бәләкәй учларын дәү кулларына алып ирененә тидерде. Җылысын йөрәгенә сеңдерергә теләгәндәй, тынып, беркавым дәшми торды, аннан уттай янган яңакларына куеп, пышылдап кына әйтте: – Алчәчәк белән Гөлчәчәк күңелсез чәчәк түгел... Күңелсез шул! – Алчәчәк гөлчәчәк була алмас. Әмма... һәр гөлнең үз төсе, үз исе! – Һәм үз яме! Балкып янган гөлчәчәкләр җәлеп итә башта күңелне. Күз төшә акка. Тыйнак, төссез күренгән чәчәк-гөлләрнең ямен, гүзәллеген аңларга... – Вакыт кирәк. – Юк, вакыт кына түгел. Минем ише ачыгавызларга иренен бик каты итеп пешерергә кирәк булгандыр. Җилбәзәк икәнен белгән көе, ышанып йөргәч соң... – Үкенмә. Баш ярылып күз чыкмаган. Иш ишкә тартыла, үз ишен эзли. Көзге яфраклар сиздерми генә, әкрен генә сабагыннан аерыла. Ботагы белән хушлашырга теләмәгәндәй, мәһабәт агач тирәсендә әйләнә-бөтерелә. Әйтерсең, баш иеп, күпмедер гомер биргән агачына рәхмәт әйтергә тели. Өзелеп төшүләре җиңел түгелдер. Әмма үзен яралткан табигатькә, ризыклы иткән җиргә, сулар һава биргән күккә рәхмәтле булу... яшәү кануны шулдыр, ихтимал. Бөтерелеп уйный-очалар да кипшергән, корыган яфраклар янына шым гына төшеп ята алар. Икенче язда уянмаслар, туфрак булып шушы җирне ашларга язган аларга. Әмма яшәделәр бит! Кояш көлде, җилләр иркәләде, шифалы яңгырлар юды. Ул яшәде! Кошлар сайравын тыңлап хозурлану үзе ни тора! Ә яшәлгән гомер өчен рәхмәтле булырга кирәк. – Рәхмәт! – диде Дамир да елмаеп. Беренче кат күргәндәй, кызга текәлеп, гаҗәпләнеп һәм... яратып карап торды. Әйе, әйе, яратып! Монысын җаны-тәне белән сизде кыз. Оялып башын түбән иде. – Сукыр булганмын! Күзем ачылды. – Дамир, елмаеп, Айсинәне үзенә табарак тартты. – Тыйнак матурлыкны күрергә күңел күзең кирәк. Рәхмәт сиңа! – Ә рәхмәт... ни өчен? – Матур сүзең, дөньяда булганың өчен. Кабатлап әйтсәнә. Чын булса әгәр... Агачлар арасында икәү бер урындыкта кысылып утыралар икән. Кыз тынычланган иде инде. Битләре генә пешкән алсу алмадай кызарып-янып чыккан. Ә күзләре... йолдыз булып нурланып янып тора инде әллә?! – Уйнап сөйләшә белмим мин. Чын! Мин сине беркайчан... Ташламам! Аннан соң да инде агачлар җиде тапкыр яфрак ярды. Җиде мәртәбә җир ап-ак юрганга төренде. Каеннар кабат яфрак койды. Кошлар бала чыгарды. Айсинә дә, ниһаять, укуын тәмамлап табиб дипломы алды. Ире аңа һәрдаим олы таяныч булды.