Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 10. Берара шуның янәшәсенә кереп, сыра эчкән булып, күзәтеп йөргәч, карарлары үзгәргән. Көннәрдән бер көнне егетләр, барга кереп, урын бушмы, дип, аның янына килеп утырганнар. Нур Гаянович каршы килмәгән. Бер кайгысыз, ачык күңелле егетләр күңеленә ошап киткән, күрәсең, үзенең гадәттәге йөз граммын эчеп бетергәч, егетләр белән әңгәмәгә кереп киткән. Өстәлдәшләре, юмарт кыланып, бокалына тагын өстәп салганнар. Сүз артыннан сүз белән стаканнарын бушата торгач, шактый гына йомшаган Нур Гаяновичка, алдан уйланганча, техник спирт кушып җибәргәннәр. Ә калганы, нәкъ алар планлаштырганча килеп чыккан… Васяны тыңлап бетергәч, Наил Хәкимович, бик мәгънәле итеп: – М-да-а, таякны артык бөгеп ташлагансың. Мин монысын ук көтмәгән идем, – дип сузды. Вася артык исе китмәгән кыяфәттә: – Җайлап-майлап, иркәләп-назлап маташырга балалар бакчасы түгел лә. Сезнең белән уртак эш өчен без барысын да эшләргә әзер, – диде. Наил Хәкимович аның хәтәр эшләргә сәләтле икәнен күптән сизенә иде. Каршында утырган егеткә каш астыннан сөзеп карап: «Палач», – дип уйлап куйды ул. Аннан, кинәт кенә урыныннан торды да сейфыннан бер төргәк акча алып, өстәлгә шудырды: – Ал, – диде ул, – кирәге чыгар. «Рәхмәт»тән башкага өметләнмәгән Вася бу «бүләк»не эшләгән гамәлләрен хуплау дип кабул итте. Бераз икеләнеп торган булды да, тизрәк төргәкне куенына яшерде. – О-о, Наил Хәкимович, сез бик юмарт. Мондый бабкалар килеп торса, без көн саен… – Шикләнмим, – дип, аның сүзләрен бүлде Наил Хәкимович… Шул чакта Васяга акча бирәсе калмаган да бит… Тик хәзер эш узган инде, терсәк якын булса да, тешләп булмый. Менә Вася хәзер шуны козырь итеп тота да инде. Имеш, Нур Гаяновичны аның хәер-фатихасы белән йомдырган. Ярар, чебен дулап, тәрәзә ватканы юк. Әллә нәрсә эшли алмас. Наил Хәкимович заказчы икән, ул үзе киллер була түгелме? Хокук саклау органнарына барып сөйләсә, аның үзен үк каталажкага тыгачаклар. Бу сөйләшүләрдән соң Наил Хәкимович үзен әнә шулай тынычландырды. * * * Чолан ишеген кемнеңдер сак кына, әмма өзлексез шакылдатуына Марат уянып китте һәм, сикереп торып, тәрәзәгә ташланды. Ләкин әлегә йокыдан айнып җитмәгән акылы белән дә кискен адымнар ясарга ярамавын төшенеп алды егет. Ул, стенага сыенып, тәрәзәне каплап тору өчен пәрдә урынына элгән чүпрәкнең читен генә күтәреп, тышка карады. Тик аннан ишек ягы күренми иде. Марат ерак кына түгел, бакчачылык ширкәтенең ике урамы тоташкан урындагы мәйданчыкка күз салды. Соңгы ике-өч атнада шушы тирәлеккә күзе ияләшеп беткән егет бүген анда ниндидер артык әйбер барлыгын шәйләп алды. Мәйданчыкта яшькелт «Ока» машинасы тора иде. Әле сызылып кына килгән таң яктысында да аның төсе аермачык күренә. Мондый машина танышларыннан Артёмда гына бар. Чегән кушаматлы бу кара егет кыйммәтле машиналарда йөрергә яратмый. Күзгә артык ташланмасаң, җаның тыныч, ди ул. Шуңа күрә гадирәк машиналарны хуп күрә. Хәер, рәешкә «туксан тугызлы»да йөргән Женя да, җаваплырак «заданиеләр»гә барганда, иске «Москвич»ына утыргалый. Ментлар андыйларга артык игътибар итми. Димәк, бүген, Маратны эләктерү өчен, Чегән машинасына төялеп килгәннәр, дип фикер йөртте егет. Тик ничек эзгә төшкәннәр? Югыйсә бик сак эш итте кебек. Любаның килеп йөргәнен сизгәннәр, күрәсең, артыннан күзәткәннәрдер, дигән нәтиҗә ясады Марат. Люба, чолан ишеген тышкы яктан бикләү өчен, ялган йозак элгән иде. Аны ачкычсыз да ачарга була. Ышанычлы булсын өчен, Марат ишекне эчке яктан эләктергеч белән бикләп куя. Ә кирәк чакта, үзе почмак яктагы ачылмалы тәрәзәдән чыгып йөри иде. Дөрес, ул урамга сирәк чыга. Димәк, тыштагы йозакны ачканнар да, эчтән бикле булгач, өй эчендә кеше барлыгын аңлаганнар, хәзер шакылдатып маташкан булалар. Эчтән бикле икән, димәк, кемдер бар. Марат бер-ике атлауда почмак як тәрәзә янына килде. Ачылмалы тәрәзәдән җиңел генә чыгып та киткән булыр иде. Тик бу уеннан тиз кире кайтты. Тәрәзә тирәсендә засада булуы бар.