Маратны җирләп, өч-дүрт көн узгач, вакыт табып, ул аның әнисе яши торган өйгә китте. Шу...
Маратны җирләп, өч-дүрт көн узгач, вакыт табып, ул аның әнисе яши торган өйгә китте. Шундый кайгылы вакытта борчып йөрисе килмәсә дә, барырга булды. Әле яңарак кына улын җирләгән ана кара кайгыда иде, билгеле. Өстәвенә соң гы вакытларда милициядән килеп сораштыручылар күп булган. Гомәр ананың кайгысын уртаклашты. Кайчандыр Марат белән Чечняда бергә хезмәт итүләрен, батыр йөрәкле егет булуын әйтергә дә онытмады. Зәйтүнә боларын ишеткәч чишелеп үк китте, елый-сыктый күңелендәген сөйләргә тотынды. Кай гысын уртаклашырдай кеше булгач, күңеле йомшаган ананың моң-зарларын Гомәр бүлдермичә тыңлады. Бераз әнә шулай хәл-әхвәлләр белешеп утыргач, мөмкин булганча авырткан урынына кагылмаска тырышып, үзен кызыксындырган сорауларны бирде: – Зәйтүнә апа, сезгә бер кечкенә генә соравым бар. Улыгызның тәнендә нинди дә булса үзенчәлекле билгеләрен хәтерләмисезме? – дип белеште ул. Ана берара Гомәргә сынаулы карап торды. – Нинди билгеләр соң алар?... – Миң, ярадан калган җөй, татуировка яки башка шундыйрак?... Ана кабат уйга калды: – Алай күзгә ташланырдай миңнәре юк иде кебек. Корса гында җөе бар иде. Чечняда хезмәт иткәндә алган ярасыннан калган җөй. Армиядән кайткач күрсәткән иде. Ә татуировка дигәне нәрсә соң? – Бетми торган итеп тәнгә ясалган рәсем… – Күкрәгендә ниндидер рәсеме бар иде кебек... Кайчан ясаткан булгандыр, белмим… – Кайчан ясаткан булуы әһәмиятле түгел… Бар идеме, генә дип сорыйм? – Бар иде, бар… Зәйтүнә апа Маратның соңгы елда бер хатын белән яшәвен әйтте. Гомәр аның белән дә сөйләшеп карарга булды. Ни әйтсәң дә, хатын-кыз иренең тәнен яхшырак белә. Адресын алып, Любаның өенә китте. Тик бу соңгы көннәрдә Любаны сораулар белән бик нык тинтерәтеп бетергәннәр булса кирәк. Ул сорауларга җавап бирүдән баш тартты: – Туйдырдыгыз! Нәрсә барыгыз да миңа бәйләнәсез? Әллә мин үтердемме аны? Әйе, без аның белән бер еллап яшәдек. Ә калганын мин белмим дә, белергә дә теләмим, – дип үксеп елый ук башлады. Ярсынган хатыннан берни дә ала алмасын аңлаган Гомәргә чыгып китүдән башка чара калмады. Тик шулай да Зәйтүнәдән алган мәгълүмат шикләнергә нигез бирә иде… * * * Васяның: «Үзеңнең артың пычрак икән…» – дип, аяк терәп сөйләшүеннән нәрсәгә ишарә ясавын Наил Хәкимович бик яхшы аңлады. Ачыктан-ачык шантаж булган әлеге сүзләр аны уйланырга мәҗбүр итте. Җиде ел элек трест башлыгы Нур Гаяновичның урынын дәгъвалагандагы хәлләрне күздә тотып әйтүе аның. Ул чакта, азартка бирелеп, власть өчен көрәшкәндә, бу шантрапа малайга кирәгеннән артык чишелеп китте шул. Кызу канлы Вася да артыгын бөгеп ташлады… Наил Хәкимович уйлары белән үткәннәргә кайтты. Ул вакытта тресттагы кыңгыр эшләрне үз күзләре белән күреп, кирәк чакта саллы дәлил булыр дип, кайбер документларның күчермәләрен җыя барган иде. Җитешсезлекләрне теркәп бару өчен кара төстәге блокнот та башлады хәтта. Вакыты җиткәч, аларның трест башлыгын стенага терәргә менә дигән козырь булачагына Наил шикләнми иде. Ул закон кысаларына сыймый торган эшләр турында, ачыктан-ачык булмаса да, Нур Гаяновичка әйткәли торды. Тик тегесе үз позицияләрен тиз генә бирергә теләмәде. Наил Хәкимович та бөтен карталарын ачып бетермәде. Иң яхшы козырьларны ахырга калдырсаң, яхшы буласын аңлап эш итте. Нәкъ менә шулар хәлиткеч роль уй нарга тиеш иде сыман. Тик ахырдан шул козырьларны чыгарып салып, ачыктан-ачык сөйләшү дә җитәкчене какшата алмады. Наил Хәкимовичның үзенә карата ниндидер дәлилләр китереп маташуын, әллә кайчангы документларны күтәреп, тырнак астыннан кер эзләвен күрәләтә торып үз урынына дәгъва белдерү, дип кабул итте. Һәм аның нотык укуын тыңлап бетергәч, күзләренә туры карап: – Ә син шушындый кризис шартларында зур бер трестны бернинди хаталарсыз гына җитәкли алыр идеңме? Ай-һай! Хәзер әнә, ил җитәкчеләре дә кайсы юл дөрес, ә кайсысы ялгыш икәнлеген чамалый алмый. Бер яктан икенче якка ташланалар. Мондый хаос шартларында башлары бөтенләй әйләнеп беткән. Ә без, күреп торасың, тырышып-тырмашып булса да әлегә яшәргә омтылабыз. Иң элек бәяләр бәйдән ычкынды. Аннан җәмгыять үзе дә түбән тәгәрәде.