Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 13. Дөрес, юлга чыкканда артыгын сөйләшмәскә, чит-ятлар үзләре сүз катмаса, алар белән сүз озайтмаска карар кылып куйган иде. Тик мондый түтәйләр очраганда тел тик торамыни?! – Нәфисә апаң булырмын мин, энекәем, – дип, хатын кулына икенче чиләген алды, Маратка елмаеп күз кыскандай итте дә чиләгенә су тутырырга чишмә ягына борылды. Марат та бүтән сүз озайтып маташмады. Су өчен рәхмәт әйтеп, юлын дәвам итте. Ә үзе эчтән генә әрепләшеп барды: «Апаң, имеш! Булса, Мараттан дүрт-биш яшькә өлкәндер, апаң дип тора...» – дип уйланды. Бераз киткәч, кабат артына борылып карады. Нәфисә көянтәсенә чиләк элеп маташа иде. Аның чамасыз күтәрелгән итәгеннән ап-ак юан ботлары күренеп китә. Хатын, егетнең карашын тойгандай, кинәт башын күтәреп артка карады да елмаеп бармак янады. Бу Маратның аз гына булса да сөйләшеп алган беренче, дөресрәге, автобуста «допрос» алып кайткан бабайны исәпкә алсаң, икенче Күкташ кешесе иде. Беренче сынаулар дип әй тергә мөмкин. Һәм аларны уңышлы уздым, дип исәпләде Марат. Ә алдагысын кем белгән… * * * Коймалары зәңгәргә буялган, өч каен күләгәсендә утырган, артык зур булмаган авыл йортының капкасы янына килеп җиткәч, Марат икеләнеп туктап калды. Бу йортта кемнәр яши, аны ничек каршыларлар, бөтенләй чит-ят итмәсләрме – болар барысы да әлегә табышмак. Тик уен башланды инде. Алдагысы – билгесез, ә артка юл юк. Шуларны уйлады да Марат капка эләктергеченә басты. Ул шалтырап ачылды, һәм шул ук мизгелдә ишегалды ягында һау-һаулап эт өрә башлады. Монда эт булыр дип уена да кертеп карамаган егет каушап кинәт артка тайпылды. Ләкин үзен тиз кулга алды. Эт чылбырга бәйләнгән, ә чылбыр озынлыгы аңа җитәрлек түгел иде. Марат, этне тынычландырырга тырышып, «фиют-фиют» дип сызгыргалап та карады. Ләкин теге аның саен ярсыбрак өрүен дәвам итте. Шул тавышка булса кирәк, өй ишеге ачылып, аннан түбәтәйле бер абзый күренде. Ул, чыга-чыгышлый, эткә: «Тарзан, тик кенә тор! Өрмә! Тукта, ишетәсеңме?!» – дип кычкырды һәм капкадан керүче Маратны күргәч: «Чү, ник шул чаклы дөньяны куптардың? Ләң-ләң тавышың белән ишегалдын күтәрәсең бит. Нәрсә, Таһир абыеңны да танымыйсыңмы әллә?» – дип сөйләнә-сөйләнә, кулларын алга сузып, егеткә таба атлады. – Әйдүк, әйдүк, туганым. Кайтам, дип телеграммаң килгәч, көтә идек инде. Ничек соң, юллар бик авыр булмадымы? Исән-сау кайттыңмы? – дип кочаклап ук алды, өрүдән әле һаман да туктамаган Тарзанга кисәтү ясарга да онытмады: – Пшол, хәерсез нәрсә! Бу Таһир абыең бит… Үзебезнеке… Оныттың дамыни? «Пеләмәш»ен кочагыннан ычкындыргач, Хафиз арткарак чигенде. Шунда Марат аның ничектер үзенә сәерсенебрәк, ятсынып караганын тойды. Аерма шулай ук бик зур микәнни? Әллә шуны сизенде инде? Аның башыннан яшен тизлеге белән әнә шундый уйлар йөгереп узды. Тик Хафизның ул халәте озакка бармады. – Нык үзгәргәнсең, энекәем, бик нык. Хәер, инде күрешмәгәнгә дә байтак, – диде ул, авыр сулап. Һәм шунда ук, Маратның җавабын да көтмичә: – Кинәт кенә әти-әниең үлеп киткәч, җиңел булмаган дыр анда. Нинди олы кайгы бит… Озатышырга да бара алма дык… СССР таркалгач, аралар ераклашты шул. Рәнҗеп, безгә үпкәләп ятмасыннар өчен, монда рухларына дога кылдым. Бә гырькәйләрнең урыннары җәннәттә булсын!... Аның хәтта күзләре дә дымланды кебек. Әнә шул йомшак лыгын күрсәтергә теләмәгәндәй, читкә карап көрсенгәч: – Авыр туфраклары җиңел булсын бәгырькәйләрнең, – дип өстәде. Аны тыңлап торган Марат та «кайгыга сабышты»: – Әйе шул, соңгы вакытта кайгы бер-бер артлы килеп кенә торды, абый, – диде ул, башын иеп… Аның бу сүзләрен дә Хафиз ничектер сәерсенебрәк кабул итте. Шулчак өйдән, май кояшы кебек балкып, аяк йөзенә кадәр озын күлмәк кигән, башына урап ак яулык бәйләгән унбиш -уналты яшьләрдәге бер кыз килеп чыкты. Коңгырт чәчле, түгәрәк йөзле, елмайганда бит очларында уймак кадәр генә