мәхәббәт чокырлары беленеп торган бу кыздан ниндидер са мимилек бөркелә. Ул чыгып басты...
мәхәббәт чокырлары беленеп торган бу кыздан ниндидер са мимилек бөркелә. Ул чыгып басты да, берара елмаеп торгач, Марат янына килеп, аны кочаклап ук алды: «Туган абыем, кайт тыңмы? Белсәң иде ничек сагынганымны», – дип сөйләнде кыз. Маратка ничектер уңайсыз булып китте. Юк-бардан гына җе беп төшә торган егет түгел дә… Тик менә бу үсмер кыз каршын да әллә ничегрәк булды… Бөтенләй таныш түгел кыз, «туган абыем» дип, кочагыңа сарылсын да… Аның өчен гади бер кыз гына бит ул. Юк, гади түгел икән лә. Әнә бит, йомшак куллары белән ничек яратып кочаклый. Тыгыз йомры күкрәкләре төрте леп, ниндидер рәхәт тәэсир калдыра. Маратның күңеле кытык ланып алды… Тик бу халәт озакка бармады. «Ярамый» дигән уй калкып, барлык ымсынуларны да җиңде... – Гөлназ, буй җиткән кызларга шулай кочакка ташлану ки лешми, бераз тыйнаграк бул, кызым! Бу өйалды ишегеннән яңарак килеп чыккан хатын-кыз та вышы иде. Димәк, монысы Хафиз абыйның хатыны Нурия апа инде. – Ташланса ни? Ул минем туганым бит, – дип чытлыклан ды кыз. – Туганың булса да килешми, – дип каршы төште әнисе. Маратның кочагындагы бу сылу кыз Гөлназ исемле икән, димәк. Таһир андый исемне телгә алган иде кебек шул. Бары сын да каян истә калдырмак кирәк… – Исәнме, Гөлназ?! Мин дә сине сагындым… – диде Марат. Ул кызны үзеннән читкәрәк этәрде. Дөрес, бу хәрәкәтенең җайсызрак килеп чыкканын үзе дә аңлады. Киеренкелекне йомшарту өчен, күрешергә кулларын сузып торган Нурия апа белән кушучлап күрешкәндәй итте. Хатын, егетнең аркасыннан сөеп, үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә, балавыз сыга башлады. Аннан соң алар дүртәүләшеп өйгә керделәр. Әле һаман ярсу ыннан туктамаган Тарзан яныннан узганда, Нурия апа чылбы рында тартыла-тартыла ыргылып өргән этне тынычландырырга тырышты: – Чү инде, Тарзан. Үзебезнең Таһир абыйны да танымый сың. Гүпчим… Шулай булмыйлар инде. – Аннан соң, Маратка борылып: – Таһир, хәтерлисеңме әле, наным, бер җәйне бездә чакта син урамнан табып кайткан идең бит үзен. Кечкенә көчек чагында. Инде алты-җиде ел узган да киткән. Хәзер әнә хуҗа сын танырга да теләми. Картая, ахры, мәхлук… Ә Маратның үз уйлары иде. Юк, алты-җиде елда гына эт кар таймый. Үтә сизгер эт булырга тиеш бу Тарзан. Кеше генә ул, йөзенә карый да таный. Эт өчен синең йөзең әллә ни әһәми ятле түгел. Ул кешене дә, башка җан ияләрен дә исеннән генә аера ала. Марат – аның өчен бөтенләй ят кеше. Эткә аның исе таныш түгел. Әнә шуңа өрә дә инде ул. – Ничего, таныр. Бүген китәргә җыенмыйм ич. Әле дусла шып бетәрбез. Шулаймы, Тарзан, – диде Марат, бусагадан өй эченә үтеп. Хәл-әхвәлләр белешкәч, «туган-тумачалар» күңелле генә гәпләшеп, өстәл артына ашарга утырды. Марат артык сөйләшмәде. Ул сорауларга җавап бирде, ләкин күбрәк башкалар ны тыңлады. Хәер, нәрсә сөйләшсен?! Белгәненә караганда белмәгәне күбрәк. Белер-белмәс такылдасаң, кирәкмәсен ыч кындырып, чынбарлыкны фаш итүгә дә озак түгел. Әнә Ха физ абый дигәне болай да, вакыт-вакыт каш астыннан сөзеп кенә, сынаулы караш ташлый. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә, бик мәгънәле итеп тамак кыргалап куя. Сизенәдер. Сизенмичә… Тышкы кыяфәт охшашлыгы – бер нәрсә, ә эчке дөнья бөтенләй икенче шул. Алар дөнья күргән кешеләр… Ә ялган, никадәр генә матур булмасын, ясалма ул. Фальш… Өлкән кеше ясалма лылыкны эчкерсезлектән тиз аерадыр… Ашагач, һәрберсе «амин» әйтеп дога кылды. Моңа кадәр, ашап туйгач, дөньяны җимерерлек итеп кикерүдән артыкны белмәгән Марат аларга кушылмады. Табын артыннан кузга лырга җыенган «туганнар»ының үзенә ничектер сәер караш ташлап, үзара карашып алганын гына тойды. Башка вакытта, табыннан кузгалганда, моны исәпкә алырга туры килер, ике уч төбе белән битне сыпыру әллә ни авыр түгел анысы, дип уйлады ул. Яңа «туганнар» белән танышу әнә шулай башланды. Марат кыяфәте белән Таһирга ничек кенә охшамасын, барыбер аер малы яклары беленә булса кирәк. Йорт хуҗаларының үз-үзен