Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 14. Көннәр салкынайды. Җир өстенә калын булып кар яуды. Ул карларны бер урыннан икенче урынга күчереп, кайбер көннәрдә күз ачмаслык буран котырды. Көннәр дә Яңа елга таба авыша башлады. Фирүзә, Наиле өйдә юкта, читтән торып укырга керергә гариза язып һәм кирәкле документларын җыеп, Казанга җибәрде. Укудан калган дәреслекләрен эзләп алып, имтиханнарга әзерләнә башлады. Имтиханнар Яңа елга хәтле булып, соңыннан уку тәртипләре белән таныштырып, өйләренә контроль эшләр бирелергә тиеш иде. Соңгы көннәрдә аның бөтенләй башы катты. Урманга киткәнче аралары гел әйбәтләнеп киткән төсле иде, ә менә Наил, кайткач, бөтенләй үзгәрде. Сораган сүзгә бөтенләй дип әйтерлек җавап бирми. Кабатласаң, әшәке сүз белән җавап кайтара. Фирүзә нәрсә уйларга да белмәде. Озакламый аңа Казанга китәргә кирәк, ничек әйтергә?! Ничек булса да әйтергә, җебемәскә, дип уйлап куйды ул һәм беркөнне иртән эшеннән шул максат белән иртәрәк кайтты. Аның исәбе, Наил эшкә чыгып киткәнче, Казанга читтән торып укырга керергә барачагын әйтү иде. Ул кайтканда, Наил, тамагына ашап, эшкә барырга җыенып йөри иде. Ишектән чыгып китәргә җыенганда гына, аны Фирүзә туктатты. – Наил, тукта әле! Мин атна азагына Казанга читтән торып укырга керергә барам. – Кая, нәрсә сөйлисең син? Барырсың! Мин сиңа әйттем бит инде, китсәң, Казаныңда бәреп үтерәм, дип. – Наилнең күзләре акаеп, авызыннан яшелле-зәңгәрле тавышлар чыкты. – Ычкын күз алдымнан, берәр нишләткәнче! Беркая да бармыйсың! Биш ел буе шәһәрдә типтереп яшисең киләмени? Юк, барып чыкмас! Китәсең икән, өйгә кайтмыйсың! – Наил, ачуыннан нишләргә дә белмичә, төкрекләрен чәчеп, өстәлгә китереп сукты. – Наил, мин сиңа, барыбер укырга керәм, дип әйттем бит инде. Миңа чик куярга мин синең колың түгел! Сиңа теләп барган түгел, минем ризалыктан башка үзеңә хатын иттең, – диде Фирүзә аның сүзләренә каршы тыныч кына. Андый ачуланышулар вакытында ул, үзенең хаклыгын сизеп, уттан алып суга салган тимер кебек ныгый гына иде. Наил, тагын әллә нинди әшәке сүзләр белән сүгенеп, ишекне аягы белән генә тибеп, өйдән чыгып китте. Кичкә басылыр әле, дип уйлады Фирүзә, аның тузынуына артык игътибар бирмичә генә. Киткәнче өен дә азрак кына җыештырып куярга һәм Казанга да җыенырга кирәк иде инде. Бүген аңа көне буе шул эшләр белән мәш килергә туры килде. Кич белән эштән кайтканда, Наил лыкма исерек килеш идәндә йоклап ята иде. «Бүген каты арыган, ахры, исерек булса да, күп вакытларда мин кайткач барыбер уяна иде», – дип уйлап куйды Фирүзә. Әллә җәлләп, әллә инде иртәнге сөйләшүне исенә төшерепме, аның мин-минлегенә үзенең сүзләренең ничек тәэсир иткәнен аңлапмы, ул, аның яныннан акрын гына йокы бүлмәсенә узып, йокларга ятты. Иртә белән Фирүзә эшкә киткәндә, Наил һаман тыныч кына йоклый иде әле. «Кичә болар каты эшләгәннәр һәм эштән соң әйбәт кенә җибәргәннәр, ахры, һаман да уянмаган, ярар, йокласын инде», – дип, ул эшенә йөгерде. Бүген эшкә килгәч, Наилне директор чакырып алды. – Наил, син молодец! Кичә әйбәт кенә кайтып җитеп, кичтән үк бушатканнар. Бүген тагын килеп җитәләр, егетләрең белән әзерләнеп тор. Накладнойны кичәгечә үзеңнән яздыр, урманнан яздыра күрмә. Ул урын экология буенча киселергә ярамый. Берәр нәрсә була калса, мин берни дә белмим. Ә сине ялгыз калдырмам, курыкма! Ул турыда мине яхшы беләсең һәм эштән соң егетләреңне әйбәтләп сыйла, – дип, урыныннан торып, аның җилкәсенә кулы белән кагып куйды. – Аның әйбәтләрен бу машинага төяп бетергәч, калган яраклыларын пилорамга алып кайтасы булыр инде. Ә яз көне кешеләр бирерсез дә, агачлар утыртып чыгарбыз һәм өч елдан анда берни дә сизмәслек яшь алан үсеп чыгачак! – Наилнең авызы ерылып, күңеле тагын да күтәрелеп китте. – Шуның өчен хөрмәт итәм дә инде мин сине. Тиз һәм төпле фикер йөртәсең! Бу минуттагы эшеңне икенче минутка калдырырга тырышмыйсың, – диде директор аңа каршы. Аннан, Наилнең җилкәсеннән кулын алып, урынына барып утырды.