Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 13. Беренче көнне бер ялсыз эшләделәр. Икенче көнне Наил, төшке ашны ашаганнан соң, аз гына ял итеп алырга кушты. Ә үзе күл тирәсен әйләнеп килергә һәм теге ягын карап чыгарга уйлады. Аның яшүсмер чагында әтисе белән монда килгәне бар. Теге якта – сазлык уртасында – калкулык булып карт имәнлек үсә иде. Шул имәнлектә алар кабан көтүен күрделәр. Әгәр хәзер дә булсалар, итлеккә кабан эләктерергә иде исәбе. Ул, озынрак, нык кына корган өрәңге колга тотып, сазлыкка кереп китте. Урманның нинди җире булгандыр бу, борынгы заманнардан бирле моны беркем дә аңламаган. Сазлыктан барганда дөрес атламасаң батасың һәм сине сазлык суырып алып, эзең дә калмыйча юкка чыгасың. Наил, колгасы белән түмгәкләрне эзләп, әкрен генә атлады. Озакламый түмгәкләр аяк белән басканда уйнамый башладылар. Наил җиңел сулап куйды. Ул инде үзенең каты җиргә чыкканын аңлады. Бу – сазлык эчендәге утрау иде. Чыннан да, монда кабан дуңгызлары хәзер дә килгәли, ахры. Метрдан артык колачлы юан карт имән тирәләрен дуңгызлар ерткалап бетергәннәр. Ә бер кырыйда поши эзләре дә күренгәли. Алар монда каршы яктагы урманнан, төбе каты булган сулыклар аша керәләр. «Монда рәхәтләнеп кышлык ит әзерләргә була икән», – дип уйлап куйды Наил. Аланның борынлап сазлыкка кергән җирендә күлгә таба вак агач очларының сызырылып торган эзләрен күреп алды. Бу хайваннарның, кыш көне сазлык өстендәге су каткач, күлгә су эчәргә бара торган сукмаклары иде. Наил колгасы белән төрткәләп карады. Колга бер ярты метрлап бата, ләкин асты каты. Ул әйләнеп килгәндә, иптәшләре эшкә керешкән иде инде. Кичке ашны ашаганда, ул аларга кабан көтүе һәм пошилар турында сөйләде. – Егетләр, менә нәрсә! Әгәр телегез теләсә ничек сөйләп йөрмәсә, монда бер кышлык ит әзерли алабыз. Мин үзем белән мылтык алдым, патроннар да бар. Иртәгә утрауның бер кырыена азрак кына тоз сибәм, ә бер тирәгә үзем белән алып килгән арпаны таратам, һәм без пошиларны да, кабанны да ияләндерәбез. Ә хәзер сез йоклагыз, мин иртәге көн өчен ашарга пешерәм, – дип, Наил, көндез белән әзерләп куйган коры ботакларны янып торган мичкә өстәп, су җылытырга куйды. Аннан, тәлинкәләрне юып, кабат өйләреннән алып килгән бидоннан су салып, аш пешерергә тотынды. Иптәшләре тыныч кына йоклый иде. Арыйлар инде, дип җәлләп куйды ул аларны, стенага элгән лампаның филтәсен кысып. Иртә белән Наил төшке ашка кадәр иптәшләре янында эшләде дә, алар ял итәргә яткач, җилкәсенә ярты капчык арпа һәм азрак тоз алып, утрауга китте. Аның сукмагы куе, корыган озын кыяклар арасыннан ярылып ята. Шулай да ул, колгасын үзеннән калдырмыйча, бер кулы белән җилкәсендәге капчыкның авызыннан тотып, икенче кулындагы колга белән алдында яткан түмгәкләрне барлап, төрткәләп барды. Утрауга килеп чыккач, яңадан эзләрне карады. Эзләр бар. Шунысы кызык: болар монда төнгә киләләр, ахры. Наил утрауны әйбәтләп карап чыгарга уйлады. Чөнки төнгә килсәләр, аларның ятаклары булырга тиеш. Ләкин бер җирдә дә андый урын күренмәде. Ул шунысын гына аңлады: кичәме-бүгенме башта пошилар, соңыннан кабаннар килгән һәм киткәндә дә шул ук тәртип белән таралганнар. Моның шулай икәнен аларның тояк эзләре аермачык әйтеп тора иде. Наил алып килгән арпасын үзенә атарга уңайлы имән тирәсенә бөртекләп диярлек сибеп чыкты. Аннан ераграк җиргә, үлән арасына, тозын сипте һәм аз гына үзенең эшләренә карап уйланып торды да иптәшләре янына чыгып китте. Аның исәбе бүген төнлә барып күзәтергә һәм, килеп чыкса, кайсын да булса атарга иде. Наил кире иптәшләре янына чыкканда, алар, бүгенгә эшләрен бетереп, ятакларына кайтырга җыенганнар иде. Арыганлыклары гәүдәләренең торышыннан ук күренеп тора. Ул килеп җиткәч, аның белән бергәләп әзерләнгән агачларын карап чыктылар. Наил уйлавынча, тагын ике көн әзерләсәләр, җитәргә тиеш иде. Ул аларны ашатып, тагын иртәгесе көн өчен ашарга пешереп, утрауга җыенды. Мылтыгын алып, ике көпшәсен дә эре ядрәле патроннар белән корып куйды. Өстәмә патроннарны куртка кесәсенә салды һәм биленә каеш бәйләп, анда балтасын кыстырды, итек кунычына,