ал да сазлык күле тирәсеннән тотыныгыз! Урманчыга синең пилорамга диеп язып бирермен. С...
ал да сазлык күле тирәсеннән тотыныгыз! Урманчыга синең пилорамга диеп язып бирермен. Сөйләштек, буш итмәм! Йөрергә вахта уазигын алырсың. – Ярар, иртәгә тотынабыз! – Директорның мактавы Наилнең күңеленә хуш килеп, кәефе күтәрелеп китте. Ул кичтән үк иптәшләрен җыеп сөйләште, һәм иртәнге караңгыдан урманга чыгып киттеләр. Наил ул урынны яхшы белә. Анда дөрес юлдан бармасаң, машинаң белән бик тиз батып каласың. Шуңа күрә дә Наил беренче көнне урман буйлап, машинага юл күрсәтеп, җәяү барды. Азапланып бара торгач, алар анда кичкә генә барып җиттеләр. Бу тирәләргә кеше адашып кына килеп чыкмаса, үз теләге белән сирәк барадыр. Наилнең ишеткәне бар, кайчандыр бер бай үзенең крепостнойлары белән шәһәргә сатар өчен торф чыгарган. Җәй көне кирпеч кебек ясап киптергәннәр, ә кышын атлар белән ташыганнар. Аларның әле хәзер дә саманнан ясаган өйләренең җимерек стеналары тора иде. Наилләр тиз генә ваграк, күбрәк ботаклы агачлар кисеп, шул стеналарга шалаш рәвешендә ылыс, нарат ботакларыннан төн кунарга урын әзерләделәр. Түбәгә төпсез чиләк куеп, төтен чыгарга урын калдырып, алып килгән тимер мичләрен ягып җибәрделәр. Ишек дигән җиргә чыпта асып куйгач, шалаш эче әйбәт кенә җылынып та китте. Ята торган җирләренә аска плёнка, аннан вак ылыс ботаклары аткач, шалаш эче, чыршы-нарат сагызы исенә тулып, менә дигән ятакка әйләнде. Иптәшләренең берсе көлеп тә куйды әле. – Теге Миңнебайны алып килергә иде монда, бер айдан үпкәсендә бер чир дә калмаган булыр иде. Тимер мичкә чуен куеп, аш та пешерергә тотындылар. Иртәгә көндез пешереп вакыт уздырмаска иде ниятләре. Икенче көнне, таң беленә башлауга, йокыларыннан торып, тиз генә ашадылар да эшкә тотындылар. Наил егетләренә агачларны бер якка, буен буйга гына егарга кушты. Үзе егасы агачларны карап, балтасы белән билгеләп чыкты. Алар барысы да юан, озын, шәмдәй төз наратлар иде. Наил чыршы агачларын билгеләргә тырышмады. Чөнки аны эшкәртергә җайсызрак иде. Эшләрендә тәртип салып бардылар. Ул аларның канына сеңгән инде. Урманда урамнан да яхшырак тәртип булырга тиеш. (Дәвамы бар.)