тапканнармы? Тапканнар инде, шуңа күрә дә суд! Бу хатын үзенең кайгысын кемнәндер ничек...
тапканнармы? Тапканнар инде, шуңа күрә дә суд! Бу хатын үзенең кайгысын кемнәндер ничек булса да үч алып җиңеләйтәсе килде, ахры. Әйе, аны аңларга була. Бәләкәй генә ике бала белән туйдыручысыз кал әле. Шундый уйлар белән ул әнисенә килеп тә җитте. Хәзер инде Рамил хатынының сүзе аның күңелендәге узган төндә ире белән булган якты кичерешләрне гел караңгылатып ташлады. Әнисе: – Нәрсә булды, йөзең агарган?! – дигәч кенә, уйларыннан арынып, аның белән исәнләште. – Берни дә булмады, әни. Каршыга Рамил хатыны чыккан иде. Ул миңа әллә нәрсәләр әйтеп бетерде. Наилне – карак, мине – ялганчы диде, сез кеше бәхете урлыйсыз, ди. Минем башка әллә судта ялгыштылар микән дигән уй да килде инде. Әгәр дә дөрес булса, мин бу гарьлеккә ничек түзәрмен! – дип, әнисен кочаклады. Күңеленә ничек авыр булса да, әнисенең җылы кочагында аңа рәхәт тә, тыныч та иде. – И-и кызым, судны бит аны кешегә җәза бирер өчен генә ясамыйлар, ә кешене алга таба да ялгышлар эшләргә ярамаганын кисәтер өчен дә ясыйлар. Әгәр кеше гаепле булмаса, аны нәрсә өчен кисәтергә һәм җәзаларга? Суд кешеләре ялгышырга тиеш түгел. Юк белән башыңны катырма, барысы да дөрестер! Син аны әйтер өчен килмәдең бит, тагын нәрсә булды? – дип, әнисе Фирүзәне тагын да кысыбрак кочаклады. – Кичә кич без беренче тапкыр Наил белән әйбәтләп сөйләшеп аңлаштык, ахры. Ходаем, алга таба да шулай булса иде! – Фирүзә, әнисенең кочагыннан чыгып, аның чал чәчләреннән үбеп алды. – Барысы да рәтләнер, кызым! Булачак бәбиең турында әйтмәдеңме соң? – Юк, әни! Үзе күреп миңа әйтмәсә, минем аңа телем бармый. Ул миннән сораган иде, кайчан бәби бүләк итәсең дип, мин аңа, вакыты белән булыр, дидем. – Ярар, кызым, үзең беләсеңдер. Әйдә, чәй эчәргә утыр. Бүген көндезгә корт белән сумсалы кабартма пешергән идем. Бәләкәй чакта бик яраттың син аны, кортын актарып ала идең дә кабартмасын мәчегә бирә идең. Ачулана башлагач, авызыңны турсайтып, өстәл астына төшеп, мәчеңә зарлана идең. Өстәл астыннан чыгарга кушкач: «Мин чыкмыйм, мәче белән яшим», – ди идең. – Шулай булгандыр. Мәче белән ашаганны мин үзем дә хәтерлим. Әни, мин быел кышка Казанга читтән торып укырга керәм һәм безнең нәселнең кеше кебек яшәп китүен телим! – Кызым, нинди уку инде ул?! Озакламый балаң булачак, Наилең нәрсә дияр. – Наил белән без сөйләштек инде. Ә бала бу очракта Казанда туачак. Кайчан һәм ничек икәнен беркем дә белмәячәк! Фирүзә, урыныннан торып, китәргә җыенды. – Рәхмәт, әни, чәең өчен! Кайтам инде, Наил дә кайтып җитәр. Наил, мастер булып Рамил урынында эшли башлагач, үзен бик эре тотты. Кешеләр белән беркайчан да озак сөйләшеп тормады. Бар эшләрне дә үзенчә хәл итәргә тырышты. Аңламаган сораулары булса, директор белән киңәште. Ул, үзен эре тотса да, эшчеләрдән аерылырга тырышмады. Әгәр берәр урында кеше җитмәсә, үзе басты. Бу яклары өчен эшчеләр дә аны ихтирам иттеләр. Фирүзә белән аңлашкан теге көннән соң аның күңеле тагын да үсенеп китте. Эшчеләр төшке ашка утырганда, радиодан җиңелчә генә музыка тоташтырды. Суыклар башлангач, әзрәк кенә булса да җылынырлар дип, пилорама эченә кирпечтән кечкенә генә будка өеп куйдырды. Утын үзләренеке, як та җылын, ял ит! Аның бу эшләрен директор бик ошатты. Көз азрак яңгырлы булу аркасында, урманнан ташылган агачлар бетте. Урманда агач араларын туңдырып, техника йөрерлек булганчы, Наил пилорам эшчеләренә ял бирде. Көннәр суыкка таба бара иде инде. Аны директор чакырып алды. Ул кергәндә, директор, утырган кәнәфиенә терәлеп, башын артка атып, ни турындадыр уйланып утыра иде. Наил килеп керүгә, ул, аңа борылып, үзенең каршысыннан урын күрсәтте. – Наил, мин синең белән ялгышмадым! Зерә каты мактыйсым да килми, ләкин син бик тырыш! Эшчеләрең дә үзеңне ихтирам итә. Менә шулай бергә-бергә эшлик әле. Мин сине авыр чакларда ташламам һәм, үзең күреп торасың, ташламадым да. Бер эш бар әле, Наил. Яңа гына шәһәрдә торучы дус кеше шалтыратты. Безнең шәһәрдән түгел, ерактан. Шул кешегә бер өйлек бик яхшы агач кирәк. Әле урманга техника белән керерлек түгел. Синең кешеләрең өйдә утыра. Теге егетләреңне