Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 12. Кичкә Фирүзә, арып караватына барып егылуга, йокыга да китә. Ә Наил Фирүзәнең бу үзгәрешләрен көнләшүе аркасында үзенчә аңлады һәм һәрвакыт Мансурны аның исенә төшереп торды. Беркөнне, фермада ут сүнеп тору аркасында, савым соңрак бетте. Ул көнне аны Наил урамда, капка төбендә каршы алды. – Кая Мансурың?! Өеңә хәтле озатмадымыни? – Юләр син, Наил! Беренчедән, Мансур күптән инде укуда. Икенчедән, ул да синең кебек үзен генә яратучы, мин-минлекле. Нигә мин иремне шундый ук кешегә алыштырыйм? – Ул синең беренче яратканың, син аны әле һаман да яратасың. – Юк, Наил! Мин ул вакытта аның кем икәнен аңламаганмын. Ә син минем законлы ирем! Ләкин син дә мине хезмәтче хатын итеп кенә күрәсең. Мин эштән егылырлык булып кайтам, синең өйдә миңа бер тиен дә булышканың юк, – дип, Фирүзә, өйгә керергә җыенып, ишек тоткасына үрелде. Аның бу авыр сөйләшүдән күзләренә яшь килде. Күптән көтте ул бу сөйләшүне, ләкин менә шулай урамда, ишегалдында булыр дип уйламаган иде. Азрак уйласын, күрсен һәм аңласын! Мин бит, аны яратмасам да, бөтен нәрсәне аңа яхшылык белән эшләргә тырышам. – Мансур инде еракта, балачакта ук калды. Миңа аның беркайчан да кирәге булмаячак, хыялымда да, хәтеремдә дә! – Ялганлыйсың! Син аны һаман да яратасың, шуңа миңа һаман да бәләкәй малай бүләк итәргә җыенмыйсың. – Наил көчле куллары белән хатынының беләгеннән тотып алды. Фирүзәнең әйткән сүзләреннән ярсыган күңелен аның шушы минутта ук тынычландырасы килде. Һәм ул икенче кулы белән Фирүзәнең ишек тоткасына ябышкан кулын алып, аны үзенә тартып китерде. Кабаттан ике кулы белән яңакларыннан кысып, күзләренә карады. – Әйт чынын! Син миңа ялганлыйсың гына бит, шулаймы? – Юк, Наил! Ә бәләкәч... Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, – диде Фирүзә, тыныч кына аның шашынган күзләренә карап. – Җибәр, урман җене! – дип, ягымлы гына аның кулларын үзеннән алды һәм, әкрен генә ишекне ачып, өйгә кереп китте. Наил өчен бу көтелмәгән җавап иде. Ул, бер-ике минутка үз-үзен югалтып, түгәрәкләнгән күзләрен Фирүзә кереп киткән ишеккә төбәп сүзсез калды. Аның башында меңләгән уй баш калкытты. Ул әле һаман да Фирүзәнең сүзләренә ышанып бетми иде. Ничек инде ул хәзер Мансурны яратмый? «Сез икегез дә үз-үзегезне генә яратасыз. Син минем законлы ирем, вакыты белән бәләкәч тә булыр», – ди. «Мин әллә бу аракы белән бөтен миләремне эчеп бетердемме икән? Хатынымдагы шушы үзгәрешләрне һаман да күрә алмаганмын. Наил, кабат ишегалдына чыгып, тәмәкесен кабызды. Аның өйгә кергәнче айныйсы һәм тынычланасы килде. Ул өйгә кергәндә, Фирүзә инде, тамагына капкалап, йокларга яткан иде. Наил, тиз генә чишенеп, тавыш-тынсыз гына Фирүзә янына килде һәм, ябылган юрганын ачып, аның уттай кайнар гәүдәсен кочагына алды. Бу аларның үз-үзләрен аңлап, тойгыларын һәм тәннәренең үзләренә ничек тартылуларын тоеп йоклаган беренче төннәре иде. Икенче көнне Фирүзә, бу булып узган яңалыкны әнисе белән уртаклашасы килеп, эштән кайтышлый аның янына кереп чыгарга уйлады. Ашыгып кайтып барганда, аның каршына мастер Рамилнең хатыны чыкты. Өстенә иренең эшкә киеп йөргән, хәзерге вакытта абзарда мал-туар арасында пычранып беткән ветровкасын кигән. Күлмәгенең итәкләрен сыер тизәгенә буялып беткән зәңгәр төстәге трикосы эченә тутырган бу бәләкәй гәүдәле, үз буе белән чагыштырганда хәйран гына юан хатын, тизәккә батып беткән бияләйләрен болгап, Фирүзә каршысына килеп басты. – Синең Наилең – карак! Ул урлап, безнекен утыртып куйдылар. Ә син – ялганчы! Ул көнне син аның белән йокламагансың, ә өйдә булды, дип әйткәнсең. Хәер, ул синең ирең. Шуңа күрә шулай әйткәнсеңдер. Ләкин кеше бәхете белән әле беркемнең дә бәхетле булганы юк! Оятсызлар сез! – дип, үкереп елап, өенә таба йөгерде. Фирүзәгә бик уңайсыз булып китте. Ул башта бу хатынның аңа ниләр кычкырганын аңлый алмыйча торды. Соңыннан гына «оятсызлар» сүзе аның башына бәреп керде. Ул гаепле түгел бит судьяларның аның ирен гаепле дип тапканга. Мансурга ул дөресен сөйләп бирде. Мансур дөрес аңламаганмы, әллә алар Рамилне гаепләрлек дәлилләр