арасында үзләренең анда икәнлекләрен ерактан ук күрсәтеп торалар. Тау битләрендәге эт ш...
арасында үзләренең анда икәнлекләрен ерактан ук күрсәтеп торалар. Тау битләрендәге эт шомыртлары, чикләвек куаклары, инде үзләренең иртә шәрәләнүләренә оялыпмы, алтын төсендәге сары яфракларга күмелгән ап-ак каеннар астына качканнар. Алар арасында күп гасырлар яшәгән һәм табигатьнең күп михнәтен күргән, каты салкыннарга чыдамыйча ике кочак җитмәслек кәүсәсен ярган имән горур гына шаулый бирә. Ул күктә уйнаган яшеннән очын югалтуына карамастан, үзе тирәсенә ботакларын җәеп, яфракларының төсен сарыга үзгәртергә уйламый да. Әкрен генә искән җилдә җитлеккән сары чикләвекләрен шапыр-шопыр коеп, үз-үзе белән сөйләшеп утыра. Күллек һәм инешләрнең сулары салкынаеп, төрле су үсемлекләреннән арынып, чистарып бара. Һавадагы болытлар да түземсезгә әйләнде. Аз гына сибеп китәләр дә, кабат исләренә төшкәндәй, яңа көч белән әйләнеп кайтып сибәргә тотыналар. Йә, бөтенләй итәкләрен ябарга оныткандай, тәүлекләр буе вак тамчыларын сибәләр. Бик еш кына авыл араларындагы юлларда машиналарның бөтен көчләрен җыеп улаганнары еракларга ишетелеп тора. Ферма эчендә азык ташучы атлар, сыртлап төялгән арбаларын сөйрәп, тизрәк кышка керергә иде дип хыялланалар. Әйе, авыл халкы табигатьнең бөтен көйсезлекләренә дә күнеккән инде. Табигатьнең һәр чорын алар үзләренчә каршы ала. Фирүзә табигатьнең һәрбер вакытыннан үзенә ямь таба белә. Ул ямьне нәрсәгә булса да юрый иде. Чыгарылыш кичәсендә Мансур белән таң каршылаганда, ерак кына түгел агач арасыннан тынлыкны бозып, ябалак ухылдап куйды. Ул вакытта Фирүзә аңа бернинди дә әһәмият бирмәде, әле, киресенчә, кызык тоелды. Соңыннан гына, ул минутларны искә алганда, ябалакның ухылдап куюы исенә төште. Аннан соң кыз чагында күргән төше – болар барысы да табигатьнең шушы чорында аның алдына киләчәк язмышының үзгәрешләр кичерәчәге турында әйтүләре булган икән. Менә хәзер дә ул, көзнең төрле буяуларына карап, күңелендә булачак авырлыкларны сиземләде. Ләкин тау буенда үсеп утырган карт имәннең гәүдәләнешен бирешмәскә кирәклеккә, горур калырга юрады. Көннәр каты пычракка китә башлагач, сыерларны җәйләүдән фермага күчерделәр. Хәзер Фирүзәнең эше авырлаша төште. Күп вакытлары фермада үтә. Көнгә өч мәртәбә барырга, кайтырга кирәк. Өйдәге малларны карарга, үзләренә ашарга әзерләргә... Җитмәсә, Наил, эшеннән көн дә исереп кайтып, җанына тия. – Өйдә бернинди тәртип юк, ашарга да начар пешерә башладың, – дип кычкыра. Хәзер бит ул мастер! Эшендәге җикеренүләрне өендә дә куллана башлады. (Дәвамы бар.)