– Бар, нигә булмасын! Бу – Камил булырга тиеш. Алар үзләрен шәһәрдә тәртип саклаучылар ...
– Бар, нигә булмасын! Бу – Камил булырга тиеш. Алар үзләрен шәһәрдә тәртип саклаучылар дип йөртәләр һәм шуның өчен базардан, кайбер җиңел акча табучылардан, үзләренчә процент куеп, акча җыялар. Башлыкларын Мамай дип тә йөртәләр. – Ризван кычкырып көлеп җибәрде. Аннан, көлүеннән туктап, Мансурның җилкәсенә сугып куйды. – Син курыкма, Мансур, ул әйбәт кеше. Гаделлекне ярата һәм үзләренчә шул гаделлек өчен көрәшәләр. – Аны каян табарга була соң? – дип сорады Мансур эчке бер елмаю белән. Ризванның көлеп куюы аның да күңелен күтәрде. – Аның олы юлда машиналар ремонтлый торган мастерское бар. Аны һәрвакыт шунда табарга була. – Алайса, ул Камилне мин әйбәт беләм. Әмма аның шәһәр тынычлыгын күзәтүче икәнен белми идем әле. Рәхмәт сиңа, Ризван! Үзең ничек яшисең? Гаиләңдә, эшеңдә ничек? – Хәзер барысы да җайланды. Өйдә дә, эштә дә! Үзеңә бик зур рәхмәт инде теге чактагы өчен! – Ризван шул минутта аның белән булып узган һәм беркайчан да онытылмаслык вакыйганы исенә төшерде. Ул көнне, хезмәт хакы алгач, башка вакыттагы кебек, иптәшләре белән бер-берсенә мактанышып, юлда күргән, очраган маҗараларны сөйләп, аракы эчеп утырдылар. Ризван, өенә кайтканда, яхшы ук исерек иде инде. Аяклары атлаганда бик тыңлап бетермәсә дә, башы эшли һәм үзенчә ул, юлын кыскартып, ташландык тыкрыклардан турыга кайтмакчы булды. Шулай әрекмән баскан тыкрыклардан азапланып кайтып килгәндә, бер ташландык йортның ишегалдында яшьләрнең сүгенеп кычкырышкан тавышларын ишетте. Араларында бер кыз тавышы да бар. Ул елый-елый нәрсәдер ялвара. Аны тыңлаган кеше дә юк, ахры. Егетләрнең җикеренгән тавышлары, көчәйгәннән-көчәя барып, төнге тынлыкны ярып тарала иде. Ризван туктап калды. Аның исерек аңында зур кызыксыну уянды. Ничек инде ул, кемнәрдер акырышып нәрсәдер бүлгәндә, кырыйдан гына тыңлап тора ала! Гомерендә булмаганны! Хәзер үк барып, ул дөреслекне ачыкларга тиеш. Ризван килеп җиткәндә, өчәүләшеп бер егетне типкәли дә башладылар. Тегесе, каты итеп сүгенеп, аларга тынычланырга куша. Ләкин аны тыңларга да уйламыйлар, киресенчә, әшәке сүзләр белән сүгенеп, тагын да катырак йодрыклары һәм аяклары белән уйный башладылар. Ахырда теге егет түзмәде, берәм-берәм эләктереп, өчесен өч якка ыргытып бәрде һәм, кырыйда елап басып торган кызга таба борылганда, теге егетләрнең берсе, арттан йөгереп килеп, аның аркасына пычак белән кадады. Ул егет шунда ук егылды. Ә кыз, куркуыннан бер сүз дә кычкыра алмыйча, караңгылыкка кереп юк булды. Ризван бу күренештән беразга югалып калды. Ләкин бик тиз үзен кулга алып, пычак тоткан егеткә ташланды. Кулыннан эләктереп, пычагын каерып алды. Шул минутта аның муен төбенә кемдер каты итеп сукты һәм ул, аңын югалтып, җиргә сыгылып төште. (Дәвамы бар.)