– Фирүзә апа бухгалтерия эшчеләренең яртысын башка эшкә күчерде. Мине монда куйды. Шәһә...
– Фирүзә апа бухгалтерия эшчеләренең яртысын башка эшкә күчерде. Мине монда куйды. Шәһәр кешесе булырсың, ди. Ә сез Мансур абый буласыз бугай. Ялгышмасам, сез милициядә тикшерүче булып эшлисез. – Нәфисә, ерылган иреннәрен бераз эшлекле кыяфәткә кертеп, кичә аның белән булган вакыйганы сөйли башлады. – Мине акча сорап куркыттылар. Биш егет кибет ябылганда керделәр дә, мине урап алып: «Авыл әйберләрен монда – шәһәрдә сатарга сиңа кем рөхсәт бирде?» – диләр. Хәзер үк акча түләп, рөхсәт язуы алырга куштылар. «Түләмәсәң, башка сине монда саттырмаячакбыз», – диләр. Мин башта бик курыккан идем, соңыннан уйладым, ничек акча бирим инде мин аларга. Акча минеке түгел бит, ә агрофирманыкы. Аннан соң мин аларга үземнең сатучы гына булуымны һәм акчаның минеке түгеллеген аңлаттым. Алар миңа бер атна вакыт бирделәр. Әгәр түләмәсәм, миңа бернәрсә дә саттырмаячаклар. Мин хәзер кич белән өйгә кайтырга да куркам инде. – Курыкма, Нәфисә! Мин шул эш белән килдем дә инде. Син миңа алар турында әзрәк сөйләп китә аласыңмы? Ничек киенгәннәр, йөзләрендә берәр аерым билге юкмы? Үзара нәрсәләр сөйләштеләр? – Мин аларның йөзләрен хәтерләмим, каты курыккан идем, ә киемнәре төрлесенең төрлечә. Барысы да җиңелчә футболкадан. Ә менә мин «акча бирә алмыйм» дигәч, бер-берсенә карашып, үзара нидер сөйләштеләр. Кемгәдер әйтергә кирәк, диделәр. Хәтерем ялгышмаса, Мамайга, диделәр бугай. Аннан срок куйдылар да сызгыра-сызгыра чыгып киттеләр. Чыгып барганда, берсе, борылып, милициягә әйтмәскә кушты. Ләкин сез кайдандыр белгәнсез бит, Фирүзә апа чакыргандыр инде. Мин аңа сөйләгән идем шул, – дип акланды Нәфисә. Аның күзләрендә шаянлык очкыннары сизелә башлады. Ул маңгаеннан күзләренә төшкән бөдрәләрне иреннәрен бөрештереп өреп җибәрде дә, яңа ачылган чәчәк кебек елмаеп, Мансурга балкыды. – Нәфисә, әгәр кич белән сезне каршы алучы булмаса, мин үзем өегезгә озатып куярмын. – Монда мине каршы алырлык беркем дә юк. Әгәр иренмичә озатып куйсагыз, мин сезгә мең рәхмәтле булыр идем. – Кичкә кадәр, – диде Мансур шатлыклы күзләре белән. Кибеттән чыккач, Мансур, тәмәкесен кабызып, әзрәк уйланып басып торды. «Нинди әйбәт кызлар бар. Ә син, һаман үзеңә бер яр таба алмыйча, үткән көннәрең белән яшисең! Сине кичерүенә өметләнәсең. Хисләрең белән качышлы уйныйсың!» Аңа хәзер Мамайны табып сөйләшергә кирәк. Кем икән ул Мамай? Аңламыйлар микәнни алар авыл халкының хезмәтен, аларның граммлап сыер җилененнән сөт җыюларын, ит өчен хайван асрауларын һәм шул граммлап табылган әйберләрне кибетләрендә сатып, хуҗалыкны алып бару өчен акча җыярга тырышуларын. «Юк, хәзер үк ничек булса да табарга кирәк аны», – дип урыныннан кузгалганда, аның җилкәсенә кемдер кулын куйды. – Исәнме, Мансур! Нәрсә уйга баттың, берәрсе рәнҗеттеме әллә? – дип эндәште кемдер. Мансур артына борылып караса аптырап китте, анда, авызын ерып, таныш егете Ризван басып тора иде. Былтыр Мансур аны судтан алып калган иде. Шулвакыт ул егет Мансурга, ант итеп: «Мин сине беркемгә дә рәнҗеттермәм, син мине ялган гаепләүдән коткарып калдың, мин сиңа гомерем буе тиеш булам»,– диде. – Ризван, исәнме! Ә син бу тирәдә нишләп йөрисең? – дип сорады Мансур, кызыксынып. – Мин моннан сөт сатып алам. Сөтләре чиста. Минем бәләкәй улым бар. Аңа сөтне һәрвакыт моннан сатып алабыз. Ә син нигә уйга батып басып торасың? – Кичә бу кибеткә биш егет кереп, сатучыдан җитештергән әйберләрен шәһәрдә сату өчен зур суммада рөхсәт язуы сатып алырга кушканнар. Алар аны берәр авыл баеның кибете дип уйлаганнар, ахры. Ә ул агрофирманыкы, элеккечә әйтсәк, колхозныкы. Алар монда саткан сөттән һәм иттән кергән акчаны җыеп, эшчеләренә хезмәт хакы түлиләр. Ул кыз әйтә, үзара сөйләшүләре буенча аларның башлыклары Мамай дигән кеше, ди. Әле менә шул турыда уйланып тора идем. Кем соң ул Мамай? Синең андый кешене ишеткәнең юктыр? – Үзенә һаман аптырап карап торган Ризванга Мансур эчен бушаткандай сөйләнеп алды.