– Син акылдан яздыңмы әллә? Мин сиңа бер төндә каян җыям шундый акча? Әйдә, бер атнадан...
– Син акылдан яздыңмы әллә? Мин сиңа бер төндә каян җыям шундый акча? Әйдә, бер атнадан очрашабыз! Монда түгел, ә балалар майданчыгында. – Ярар! – дип ризалашты Руслан күтәренке күңел белән. Менә шулай аның планнары тормышка аша башлаячак. Мин сине савым сыерына әйләндерәм болай булса! Ул көлеп үк куйды да, Светланага күтәрелеп тә карамыйча, чәчәк газоннары аша урамның икенче ягына китеп барды. Ярты лимон, доллар белән! Әйтергә генә ансат. Кайдан җыеп бетерергә бу акчаны? Аның үзендә шулхәтле акча җыелмаячак. Ул акча турында Аделгә дә белгертеп булмый. Әтисе ярдәм итсә генә инде?! Барыбер аның белән киңәшергә кирәк. Шундый уйларга чумып, Светлана Александр Петрович янына китте. Анда ниндидер җыелыш, ахры, ул бушамыйча, аны әтисенә кертмәячәкләр. Светлана бераз сәркатип хатын янында утырып торды да, аның түземе бетә башлады. Урыныннан торып, газета-журналларга барып ябышты, йөренә башлады. Бер ун минуттан соң бөтенләй түземлеге бетте. Сәркатиптән үзен әтисе белән тоташтыруын сорады һәм аңа кыскача гына Руслан белән сөйләшүнең ни белән бетүен сөйләп бирде. Әтисе ул турыда уйлап куйган, ахры, аңа хәзер үк өйгә кайтырга һәм милициядән тикшерүчене көтәргә кушты. Светлананың эче поша иде. Аның башында һаман акча кайнады. Кайдан ничек җыеп бетерергә?! Шул ук вакытта аны курку да били башлады. Ул бу фотоларны Аделгә җибәрмәдеме икән инде? Бу уйдан аның бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Аның башыннан тиз генә почтага барып Мәскәүгә, Аделгә шалтыратырга кирәк дигән уй йөгереп узды. Почтаның үзәк бинасы хакимияттән ерак түгел иде. Ул анда, кызу атлап, бик тиз килеп җитте. Акчасын түләде дә фатирларындагы телефон номерын җыйды. Трубканы каенанасы алды. Сөйләшә башлагач, ул әкренләп тынычланды. Әгәр Аделгә берәр төрле хәбәр килгән булса, әнисе белгән булыр иде. Барысы да тыныч. Заринасының тавышын ишетәсе килгән иде, ләкин әбисе аны йоклый диде. Соңыннан каенанасы, нидер сизенгәндәй, нигә шалтыратуын сорады. Ул аңа болай гына, сагынганга шалтыратканын һәм бер-ике атнадан кайтачагын әйтте. Телефон трубкасын куеп урамга чыккач, җиңел сулады. «Ходаем кушса, барысы да әйбәт бетәр әле», – дип уйлады Светлана, әтисенең хәзер үк өйгә кайтырга кушуын исенә төшереп. * * * Мансур командировкадан кайтып милиция бинасы ишегеннән күренүгә, дежурный аңа җитәкчегә керергә кушты. Ул тиз генә эш бүлмәләренә узып, өстендәге плащын шкафына элеп куйды да күршедәге җитәкче бүлмәсенә юл алды. «Кайтып кермәс борын нигә чакыра икән инде?» дигән уй узып китте аның күңеленнән. Сорарга да беркем күренми. Барган җирендә аңа кушылган эш үтәлде. Ә хәзер яңа эш көтәдер! Халык әйтмешли, эш язганга – эш, аш язганга аштыр инде. Хәзер үк чыгып китәргә булмаса ярар иде инде. Аның ничек тә Нәфисәне күрәсе килде. Сагынмады да бугай, ләкин теге көн аның исенә бик еш искә төште. Ул көнне үзен нәкъ Фирүзә белән булган кебек хис итте. Хәзер беренче итеп Нәфисәнең эш урынына барып килергә уйлаган иде, ләкин нишлисең?! Ул шундый уйлар белән җитәкченең ишеген шакып, керергә рөхсәт сорады. – Чакырган идегезме? – Аннан, ишекне атлап керүгә тураеп басып: – Алга куелган бурычлар төгәл үтәлде! – дип рапорт бирде. – Бик яхшы! Мин ышанган идем сиңа, молодец! – Начальник, урыныннан торып, аңа кулын бирде һәм каршына утырырга кушты. – Сиңа ял итәргә дә бирмим инде. Менә хәзер генә Александр Петрович шалтыратты. Өйләрендә сине аның кызы көтеп тора. Аңа кемдер начарлык эшләргә җыена. Менә шул турыда ачыкларга кирәк! Ләкин бу эш бик зур сер булып калырга тиеш. Сиңа башкарып чыгу өчен биш көн вакыт бирелә. Әгәр шул биш көн эчендә без моны ачыклап бетермәсәк, соңга калачакбыз. Аңлашылдымы?! – Әйе, приказ әйтелгән вакытка үтәлер! – дип, Мансур урыныннан торып басты да китәргә рөхсәт сорады. (Дәвамы бар.)