Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 40. – Синең анда ресторан ачуыңа мин гаепле түгел, үзең теләдең! Ә Марина хакында, кызымның әнисен минем өчен чит булган кызга бүләсем килми! – диде Адел кырыс тавыш белән. – Мин сине аңламыйм, Адел! Минем Маринам сиңа чит, ә ул минем кызым! Ничек инде мин үземнең баламны икенче балам өчен чит итәргә тиеш?! – дип, ачу белән кычкырды Светлана трубкага. – Монысын инде үзең уйлап бетер, мин үз сүземне әйттем! – диде Адел, трубка аша бик тыныч тавыш белән. – Менә син нинди кеше икәнсең! – Светлананың тавышы үксүдән калтырана башлады. – Ничек мин сине башта ук аңламаганмын, нинди акчага яшәвегез турында уйламаганмын?! Уйлап карасаң, чынлап та, нинди акчага яшисез икән сез? – Светлананың Фирүзә сөйләгәннәрне ачып саласы килгән иде дә, әмма тыелып калды. – Әйе, чынлап та, син Парижны нинди акчага айкап кайттың һәм нинди акчага салон ачтың? Бу турыда син уйлап карадыңмы? Юк, карамадың! Сине яратуымнан, күңелеңә миннән үпкә төшмәсен өчен, мин сиңа барысын да бүләк итәргә тырыштым. Ә син хәзер менә нинди сүзләр сөйлисең! Беренче иреңнән алдануыңа һәм шул ук вакытта синең беренче кызың каршында мин бит гаепле түгел. Минем шуны гына әйтәсем килә, Маринага нәрсә кирәк, шуны алып бирергә риза. Ләкин хәзерге вакытта бөтен буш вакытыңны син минем кызым Заринага бирергә тиешсең! Шуңа күрә дә миңа синең ул рестораның һәм аның сылтавы белән кызың янында вакыт уздыруың кирәкми! Светлана, тынычлан һәм мин әйткәннәрне башыңнан үткәреп уйлап бетер. Мин сине яратам! Тизрәк кайт, көтәбез! – диде Адел, авыр сулап. Светлана, аны тыңлаганда, нишләргә дә белмәде. Башындагы бөтен уйлары, фикерләре буталды. Ул башта шапылдатып трубканы куярга уйлаган иде дә, ләкин соңыннан аның сүзләрен тыңлап бетерергә булды. Аделнең сүзләре аның өчен өермәле давыл кебек иде. Давылдан соң тирә-як тынып калган кебек, аның күңеле дә тынычлангандай булды. «Менә хәзер мин сине аңладым», – дип әйтеп куйды ул үз-үзенә. – Адел, мин сине хәзер аңладым! Мине чынлап та яратуыңны да аңладым. Ләкин синең миңа булган яратуыңны үземнең кызларыма алыштыра алмыйм! Мин дә сине хөрмәт итәм һәм яратам! Ләкин кызларым белән сату итмим. Уйлап бетер! Озакламый мин монда эшләремне бетерәм һәм Заринаны синнән алып китәм! Әнә үзеңә калсын салоның, – диде ул инде тыныч тавыш белән. – Син, Светлана, акылдан язма! Уйлап бетер! Без бер-беребезне яратабыз! Нигә ул баланы арага кыстырырга? Аны әбисе карый, ә без ярдәм итәрбез һәм, мәктәпне бетергәч, алга таба монда укыр. Әгәр дә син Заринаны алып китәм дип йөрсәң, мин аны сиңа бөтенләй күрсәтмим! Тагын бер нәрсә! Әгәр яратсаң, аның күңелендә уйнама! Соңгы вакытларда ул синең турыда сорамый. Димәк, инде онытып бара. Аңа хәзер күбрәк әбисе якын һәм әтисе һәрвакыт аның янында. Без аны хәзер ике якка да йолкый башласак, ул нинди характерлы бала булыр? – диде дә, трубкадан кыска гудоклар гына килә башлады. Светлана берничә секундлап трубкага карап торды. Аннан, бүгенге сөйләшүгә ул гаепле сыман, ачу белән урынына элеп куйды. Урамга чыккач та, аның колагында Аделнең соңгы сүзләре яңгырый иде. «Нәрсә булды бу, мин үз кулым белән тормышымны җимерәм түгелме? Ике кызым икесе дә әтисез үсәрләрме? Ә Маринам әтисез дә, әнисез дә үсәчәк! Нишләргә миңа? Киңәш итәрлек кеше дә юк. Фирүзә юктыр инде?! Бу өермә аннан башланып китте түгелме соң әле? Хәер, аннан түгелдер! Мин аны алдан сизмәгәнмендер генә, ә Фирүзә аңа өреп кенә куйды. Ярар, бу турыда аңа авыз ачмау хәерле. Ә Адел дөрес уйлыйдыр! Миңа әзрәк тынычланырга кирәк. Балаларның икесен дә әтисез иткәнче, хәзергә Адел әйткәнчә эшләргә! Алга таба тормыш үзе күрсәтер әле. Адел дә уйлар». Шундый уйлар белән ул яңадан үзенең ресторанына китеп барды. * * * Фирүзә, үзенең хуҗалыгына кайтып җитүгә, машинасын комбайннар эшли торган басуга юнәлтте. Алар бүген борчак басуына керергә тиешләр иде. Соңгы вакытларда яңгыр булмау сәбәпле, басу юлын калын тузан каплаган. Ул машина көпчәкләренә ияреп өскә күтәрелә дә артта стена булып кала. Фирүзә андый юлларда үзен «тузан