Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 38. Фирүзә аңа бөтенләй дә борылып карамаска тырышты. Чөнки бу минутларда ул үзенә үзе ышанмады. Мансурның тавышын ишетү аның өчен аяз көнне яшен сугу белән бер иде. Ул хәзер борылып караса, бернигә дә карамыйча, аның кочагына атылыр кебек тоелды. Күпме көтте ул бу минутларны! Улының әтисе икәнен әйтәсе килгәнен, үзенең хыялында һәрвакыт аның белән киңәшләшеп яшәгәнен, үтеп барган тормышының аның белән янәшә булмавы аркасында бик моңсу узганын, инде аны көтә-көтә бик нык арыганын – барысын да сөйлисе килде. Ләкин шундый минут туса да, теге вакытта Мансурның аның хисләренә хыянәте бөтен уй-хыялларын яшен тизлеге белән сызып ташлады. Менә хәзер дә бу минутлардагы авырлыкларда ул Мансурны гаепләде. Әгәр ул теге вакытта Фирүзәне коткарган булса, алар инде бер гаилә булып яшәгән булырлар иде. Ә бәлки, бу хәлләр булмас та иде, дип уйлап куйды ул, йөрәген әрнетеп. Озакламый Ильяс күзләрен ачты. Әнисен янында күреп бик шатланды. – Әни, миңа әйбәт инде. Әзрәк кенә ботым авырта, башка бер җирем дә авыртмый. Әби кайда, кайтып киттеме әллә? – Юк, улым! Әбиең әзрәк кенә авыртып китте. – Фирүзә улын кочаклап алып күкрәгенә кысты. – Улым, ничек алай булды ул? Ничек инде син койма башыннан йөрисең? Шунда күкрәгең белән кадалган булсаң, мин нишләр идем! Син бит минем бердәнберем, куанычым да, шатлыгым да! Синнән башка миңа тормышның кирәге юк. Шуның өчен, улым, моннан соң андый хәтәр уеннар уйнамаска хәзер үк миңа вәгъдә бир. – Әни, без сугышлы уйный идек. Мин ераккарак качарга уйладым. Ярар, башка андый уеннар уйнамам, мин сиңа вәгъдә бирәм! – Ильяс, зур күзләрен җитдиләтеп, әнисенә карады. – Миңа бер абый кан бирде. Ул минем белән рәттән ятты да, аның каны миңа күчте. Ул әйбәт абый, син аңа рәхмәт әйт! Әби әйтте инде. Ул аны белә. Элек ул безнең урамда яшәгән, ди. Хәзер милиционер булып эшли, мин дә, үскәч, аның кебек булам! Ул чыгып киткәч, әби аңа нәрсәдер мыгырданып елап алды. Әнием, син дә беләсеңдер ул абыйны, безнең урамда яшәгәч. – Ул ничектер уйчанланып калды. Әнисенә дә карамыйча, чалкан яткан килеш, күзләре белән түшәмгә текәлде. Малай аннан берни дә эзләмәде, чөнки карашы хәрәкәтсез, бер ноктага төбәлгән иде. Шулай хәйран гына ятты. Аннан карашын әнисенә юнәлтеп, балаларча гына авыр сулап куйды. – Ул начар абый түгел бит, әйеме, әнием? – дип, Ильяс уйчан күзләре белән әнисенә карады. – Әйе, начар абый түгел! – Улының сүзләреннән Фирүзәнең керфекләре дымланып китте. Ул, аларны малаеннан яшерергә тырышып, карашын икенче якка борды. Шул вакытта ул синең әтиең дип чүт кенә ычкындырмады. «Их, улым Ильяс, нишлим соң инде? – дип уйланды ул. Кабат малаеның башын үзенең алдына куйды һәм, әкрен генә сыйпап, битеннән үпте. – Нишлим соң? Әтиеңнең кочагына егылып, бу синең балаң дип әйтә алмыйм бит инде. Үзе нәрсә дияр бит әле? Теге вакыттагы кебек, авыр сүзләр әйтеп, минем аңа булган мәхәббәтемнең киләчәккә өмет белән янган хыялый учагымны сүндеримме? Юк инде, улым, түзик әле», – диде Фирүзә үз-үзенә. Авыр иде аңа улының моңсу күзләренә карарга. Озакламый Ильяс мәктәпкә бара. Ә әле аның «әти» сүзен дә әйткәне юк. Әнисеннән әтисен сорагач, ул да аңа, үз әнисе кебек: «Әтиең еракта, озакламый кайтыр инде», – дип җавап биреп килде. Әнә бүген аңа кан биргән абыйсын ул үзенең хыялында әтисе кебек хис иттеме, әллә инде бала күңеле әтисенә тартылдымы? Әйе шул, балалар әти-әнине сайламый! Ә әти-әниләр балаларга аларның назлары кирәген оныталар һәм күп очракта үзләренең исәпләрен генә алга куялар. Фирүзә боларның барысын да аңлый, әмма күпләр кебек ул да шул сызыкны атлап чыга алмады. Аны уйларыннан Ильяс уятты. – Әни, мине мәктәпкә озатырга әти кайтамы? – Ул яткан килеш әнисенең кулларына үрелде. Фирүзә бу сораудан бөтенләй дип әйтерлек аптырап калды, нәрсә әйтергә дә белмәде. Монда инде төгәл җавап бирергә кирәк иде. Әгәр, кайтыр инде, улым, дисә, аны алдау булачак. Әгәр, кайта алмый, дисә, бүгенге көннән үк аның күңелен төшерәчәк.