Иптәш малайлары башта аның юклыгына игътибар да бирмиләр, уен кагыйдәсе буенча икенче м...
Иптәш малайлары башта аның юклыгына игътибар да бирмиләр, уен кагыйдәсе буенча икенче малайлар аны табарга тиеш булганлыктан, чынлап эзли башлыйлар. Ярты сәгатьтән соң аңсыз, канга баткан килеш табалар. «Ярый әле мин контор янындагы гаражда машина ремонтлый идем. Бер көтү малай... Үзләре елыйлар. Ильяс канга баткан, үлгән, диләр. Мин тиз генә машинаны кабыздым да, әбисен алып, хастаханәгә чаптык. Анда, күп кан югалткан, бик тиз кан кирәк, диләр. Ләкин аңа туры килә торган канны хастаханәдә таба алмадылар. Безнекен дә тикшереп карадылар, юк инде, туры килми. Ходаем рәхмәте, шул вакытта милициядән бер кеше килгән иде, аның кан группасы нәкъ Ильясныкы кебек булып чыкты. Әниең белә, ахры, аны, ул аңа исеме белән эндәште. Хәзер инде хәле әйбәт, укулар башланганчы рәтләнәчәк, диделәр», – дип сөйләп бирде Гали абзый. Аны тыңлап торган Фирүзә кычкырып елап җибәрде. – Йә Ходаем, нигә миңа гына шундый сынаулар бирәсең? Синең алда нинди гаебем бар? Үземә бирсәң дә, нигә баламны да рәнҗетәсең? Ходаем, ярдәм ит инде аңа сәламәтләнергә. Гарип булып кала күрмәсен, Ходаем! – Елый-елый аның күзләре кызарып, күз төпләрендә сизелерлек кенә булган җыерчыклар тирәнәеп, юка шеш капчыклары хасил иттеләр.Алар хастаханәгә килеп кергәндә, Ильяс палатада йоклый иде. Бер як боты ап-ак марля белән уралган, бүрәнә кебек юан. Фирүзә, улын уятудан куркып кына, аның янында йокымсырап утырган әнисен кочаклап алды. – Әни, нәрсә булды? Аның кайда уйнаганын да күрмәдеңмени? – Фирүзә, авызыннан нинди сүзләр чыкканын да аңламыйча, әнисенә ачу белән эндәште. – Мин сиңа ышанып калдырам, ә син аның кайда кем белән уйнаганын да күрми калгансың. Ярый әле тиз генә табып алганнар. Ә вакытында тапмаган булсалар? – Фирүзә тагын да ачынып, сулкылдап елый башлады. Аның бөтен гәүдәсе калтыранып, күзеннән аккан кайнар күз яшьләре әнисенең инде сирәгәеп калган чал чәчләрен чылатты. Кызының сүзләре Әсмабикәне пычак белән чәнчеп алгандай итте. Ул аңа берничек тә җавап бирә алмады. Тыны кысылып, һава җитми башлады. Нидер әйтергә теләп ачылган авызы кыегаеп, күзләре акаеп калды. Ә Фирүзә кочаклаган гәүдәсе, йомшап, аның кулларына сыгылып төште. Фирүзә берничә секундка аптырап калды һәм кисәк кенә сулкылдавыннан туктады. Әнисенең башын әкрен генә мендәргә куйды да, палата ишеген ачып, коридорга: – Тизрәк табибны чакырыгыз! Әнигә начар, йөрәге туктый, – дип кычкырды. Аннан, тиз генә кереп, әнисенең башын кочагына алып, кабат елап җибәрде. – Әни, әни, кичер мине! Мин аптыраганнан гына әйттем ул сүзләрне. Зинһар, кичер, ялгызымны гына калдырма! – дип, күз яшьләреннән юешләнеп беткән иреннәре белән әнисенең бөтен битен үбеп, чылатып бетерде. Ул арада табиб кереп, әнисен реанимация палатасына алып киттеләр. Әнисенә инсульт булган иде. Фирүзә дә алар артыннан омтылды, ләкин аны кертмәделәр. Улы янында булырга куштылар. Ул палатага әйләнеп кергәндә, Ильяс әле һаман да тигез сулыш алып, тыныч кына йоклый иде. «Болай булгач терелер инде, Ходаем, авыртуы да басылгандыр, әнә ничек тигез сулыш белән йоклый кошчыгым», – дип уйлады Фирүзә һәм әкрен генә үбеп алды. Шулвакыт палатага Мансур килеп керде. Малае янына ишеккә арты белән утырганга, Фирүзә аның кергәнен сизмәде. Аның көтмәгәндә исәнләшүенә сискәнеп китте. Мансур үзе дә югалып калды. Ләкин үзен тиз кулга алды. – Менә кичә үзем кан биргән малайның хәлен белергә кергән идем, ничек аның хәле? – дип сорады. – Исәнме, Мансур! – диде Фирүзә кырыс кына аның гамьсез генә исәнләшүенә каршы. – Хәле әйбәт инде. Рәхмәт кан бирүең өчен! – диде ул аңа, кабара барган ачуын көчкә тыеп. – Хәлен белештеңме, тагын бер кат зур рәхмәт сиңа каның өчен! Ә хәзер, зинһар, чыгып кит палатадан, минем синең белән бу минутларда бер сүз дә алышасым килми. (Дәвамы бар.)