– Бездә очрашуга кадәр сине көтеп калабыз! – диде аңа каршы Фирүзә, күзләре белән озатып.
– Бездә очрашуга кадәр сине көтеп калабыз! – диде аңа каршы Фирүзә, күзләре белән озатып. Фирүзә бераз вакыт кибетләрдә йөрде дә нәселле терлекләр берләшмәсен эзләп китте. Аны анда бик җылы каршы алдылар һәм кызыксындырган мәсьәләләре буенча бөтен белешмәләрне бирергә ризалык белдерделәр. Фирүзәне бүгенге көндә күп сөт бирә торган нәселле буаз таналар кызыксындырды. Аның исәбе малларны үзебезнең һава шартларына якынрак туры килә торган җирләрдән сатып алу иде. Европа маллары безнең өчен йомшак һәм алар, безнең озын суык кышларга яраклаша алмыйча, төрле йогышлы чирләр йоктырып, беренче бозауда ук юкка чыга башлыйлар. Аның фикеренчә, безнең шартларга яраклы маллар Канадада гына булырга тиеш. Һәм ул Канада буенча нәселле терлекләрнең каталогын сорап алды. Озак кына актарынып утыра торгач, бер фермага тукталды. Аныңча, бу фирма безнең шартларга туры килә иде. Тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен, Фирүзә берләшмәнең сәүдә палатасыннан шул фирма буенча тагын да күбрәк белешмә тупланган язмалар сорады. Аңа зур гына пакет итеп фирманың бөтен хуҗалыгының эшен ачыклаган белешмә җыеп бирделәр. Сатып алу чорында үзләре ярдәм итәчәкләре турында әйттеләр. Ул, нәселле терлекләр берләшмәсеннән чыгуга, вокзалга ашыкты. Кассада әллә ни кеше булмавына сөенеп, тиз генә билет алды да, көтү залына кереп, бер буш диванга килеп утырды. Биш минут вакыт та узмагандыр, янына бер яшьләр чамасы баласын күтәргән хатын килеп утырды. «Ничек бала җәфалап йөри икән бу кешеләр?! Хәер, тикмәгә баласын күтәреп юлга чыкмагандыр инде, нинди дә булса нужа килеп чыккандыр», – дип уйлап куйды ул, уртача гына киенгән хатынга кызганулы караш ташлап. Теге хатын, аның бу карашын сизгән кебекме, үзенең Питердан Казанга кайтып баруын, ләкин менә хәзер аның бернинди дә документы һәм акчасы юк икәнен сөйләп китте. Кайчандыр ул кыз Питерга укырга керергә бара, ләкин, имтиханнарын биреп тә, конкурстан узмый. Эшкә урнаша, кияүгә чыга. Ире башта әйбәт була, баласы тугач, аннан көнләшеп, эчүгә сабыша. Инде торып булмаслык хәлгә килеп җиткәч, аерылып, кире Казанга кайтмакчы була һәм, бала белән сумкасын диванга калдырып, йомышы буенча бәдрәфкә кереп чыккан арада, сумкасын урлыйлар. Менә шулай итеп бернәрсәсез кала. Фирүзә аны игътибар белән тыңлап, җәлләп куйды. Күңеле белән инде ул аңа билет та алып бирергә риза иде. Соңыннан ул хатын Фирүзәгә, кесәсеннән чыгарып, бер кыйммәтле балдак күрсәтте. Акча кирәк булганлыктан, ул бу балдагын ярты бәясенә генә сатарга риза икәнен әйтте. Фирүзә балдакны кулына алып карады. Ул, чыннан да, бик матур иде. Аны хатын әйткән бәягә алырга һәм Казанга билет та алып бирергә уйлап куйды. Шулвакыт алар янына чиста гына киенгән тагын бер ир кеше килеп утырды. Фирүзә башка вакытта аңа игътибар да итмәгән булыр иде. Ләкин бу минутта Николайның Мәскәү вокзалында булган шундый ук хәл турында сөйләгәне исенә төште. Ул тиз генә балдакны теге хатынның үзенә бирде. Фирүзәнең аны сатып алырга мөмкинлеге юклыгын ишеткәч, гафу үтенеп, урыныннан торып китеп барды. Ул китүгә, теге ир кеше дә югалды. «Менә ышан син кешеләргә, ниндиләре генә юк бу дөньяда! Акча өчен нинди генә түбәнлекләргә төшмиләр?! Үзе бик чибәр! Кырыйдан караганда, үзен нинди мескен итеп күрсәтә белә! Нигә шундый безнең җәмгыять?! Акча өчен кешеләрнең начарлыкка баруларына, үз-үзләрен кимсетеп, түбәнлеккә төшәргә әзер торуларына кем гаепле?» дип уйлап куйды Фирүзә, вакытның акрын баруына пошынып. Поезддан аны, ул суккан телеграмма буенча, шофёры Гани каршы алды. Ул аның белән әкрен генә исәнләште дә, башка бер сүз дә дәшмичә, кулыннан китап-журналлар тутырылган төргәкне алып, машинасына китте. Машинага утыргач кына, ул аңа малае белән бәла булганын сөйләп бирде. Үзләренең урам малайлары белән икенче очның малайлары партизаннар һәм разведчиклар булып уйнаганнар. Шул уен барышында Ильяс, мәктәп бакчасы коймасы аша сикереп чыкканда, койма кырыенда авып яткан таш багананың тырпаеп торган арматура чыбыкларына егылып төшә. Бер чыбык аның балтырын аркылы тишеп чыга һәм ул кадакланган кебек ябышып кала.