башлап карасын», – дип уйлады ул. Хәзерге вакытта аның каршына кызының беренче сыйныфка...
башлап карасын», – дип уйлады ул. Хәзерге вакытта аның каршына кызының беренче сыйныфка баруы белән ресторанын эшләтеп җибәрү проблемасы килеп басты. Бүген үк Адел белән сөйләшергә кирәк, ә ул әти-әниләре белән сөйләшсен дип, Светлана телеграфка юнәлде. Анда беркем дә юк иде. Ул, чират булмаганга сөенеп, заказ бирде. Биш минут та үтмәгәндер, аны Мәскәү белән сөйләшергә кабинага чакырдылар. Телефонда Адел иде. Аның тавышын ишетүгә, Светлананың күңеле әллә нишләп китте. Бөтен тәне буенча электр тогы уздырдылармыни! Йөрәге кысылып, тәне чымырдап куйды. Ул аны сагынгангамы, әллә инде булачак сөйләшүнең артык дулкынландыруымы, моны аңлый алмады. Хәтта Аделнең исәнләшүенә дә тотлыгып кына җавап бирде. – Нәрсә булды? – дип сорагач кына, айнып киткәндәй булды. Светлана тиз генә үзен кулга алды. – Берни дә булмады, барысы да әйбәт! Сине һәм Заринаны сагындым. Синең тавышыңны ишетүгә, хәзер тиз генә очып барып, икегезне дә берьюлы кочаклыйсым килеп китте. Аңа каршы телефоннан Аделнең тигез һәм тыныч тавыш белән: – Сагынсаң югалмас идең әле, тиз генә кайтып килгән булыр идең, – дигәне ишетелде. Светлананың күңеле тагын дулкынлана төште. «Әйе, болай булгач сөйләшү авыррак барачак», – дип уйлап куйды ул. – Адел, чынлап та, сагындым инде мин сезне! Ләкин эшләрне бетермичә кайтасы итмәдем. Инде хәзер ресторанның ремонт эшләре бетте дип әйтерлек. Аны ачарга кирәк. Ә ачу тантанасына син дә кайтмассыңмы икән дип уйлаган идем. Аннан соң тагын бер проблема турында киңәшмәкче идем. Быел Марина беренче сыйныфка укырга керергә тиеш. Шуңа күрә аны, үзебезнең янга алып, Мәскәүгә укырга кертергә кирәк. Мин инде син каршы килмәссең дип уйлыйм, ә менә әниең белән әтиең нәрсә диярләр?! Шул турыда алар белән сөйләшсәң иде. – Светлана, ник бик ышанычлы итеп каршы килмәссең инде, дисең?! Син хәзер Заринаны бөтенләй ташлаганыңны сизәсеңме? Ярый әниләр бар, алар аны бер карусыз карыйлар. Ә син күке кебек, төрле сәбәпләр табып, кызың турында уйламыйсың да. Маринаны монда китерсәң, син Заринаны бөтенләй онытачаксың. Әйе, синең өчен алар икесе дә синең кызлар, ләкин аңла, минем кызым бер генә. Мин сиңа кызым белән курчак уйнаган кебек уйнарга ирек куймам! Әлегә торсын һәм укысын әбисендә, ә менә мәктәпне тәмамлагач, тагын да укыр өчен монда китерерсең! – диде Адел аны үгетләгән тавыш белән. – Ә синең тантанаңа, мине гафу ит, җавапны күптән бирдем түгелме? Эшләреңне тизрәк бетер дә тизрәк кайтырга тырыш. Без сине сагындык инде! Аннан соң, әле онытып торам икән, син үзеңнең дус хатыныңны котлый аласың. Аның бизнес-проекты бездә зур кызыксыну уятты, һәм аңа, проектын тормышка ашыру өчен, зур күләмдә ташламалы ссуда биреләчәк. Акчасын әрәм-шәрәм иткәнче, тизрәк проектын тормышка ашыру өстендә эшли башларга кирәк! – диде дә Адел, трубкадан кыска гудоклар гына килә башлады. Светлана беразга югалып калды. Телеграфистка хатынның сөйләшү беткәнлеген аңлатып аңа әйткән сүзләрен дә ишетмәде. «Ничек шундый сүзләр сөйли ала ул Адел? – дип уйлады. – Кызларым икесе дә минеке бит, икесе дә минем күз нурларым! Ничек инде мин аларны аерыйм ди? Киресенчә, мин күбрәк Зарина янында. Ә Маринамны сирәк күрәм. Аңа назым да җитеп бетми шул! Йә Ходаем, нишләргә миңа? Шулай итеп, яшьлегем ялгышын гомерем буе кара тап итеп йөрәгемдә йөртергә туры килер микәнни инде?» Аның күңеле тулып, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул тагын Аделгә кияүгә чыгып ялгыштымы әллә? Аны аңламыйча, ничек тә кабат кияүгә чыгарга дигән уй белән генә чыктымы? «Гомерем буе гел ялгышып кына яшәрмен микәнни инде?» дигән уйлар аның күңелен кисеп узды. Кабина тәрәзәсеннән аны күзәтеп утыручы оператор хатынның, янына килеп, «Сезгә начармы әллә?» дигән сүзеннән соң, башын күтәреп: – Юк, барысы да әйбәт! – дип, урыныннан торды, кызарган күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп, салмак адымнар белән урамга чыкты. Аяклары атласа да, уйлары әле һаман Адел белән булган сөйләшүдә иде. * * *