Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 36. Аның артыннан йөгереп йөргән Светлана аңа алга таба тормышта урынын табар өчен кирәк иде. Кызганычка каршы, аның бу планын тормышка ашырганда, кайбер нәрсәләрне уйлап бетермәгәнен һәм үзенең дә әле әзер булмавын аңламады. Барысын да җиңелчә генә уйлады һәм, ике юл чатында калгач кына, артына борылып карады. Үткән юлында бушлык иде. Тормышта артыңда такыр, нык юл булмаганда, алга атлау саз изү белән бер! Ә ул тормыш юлыннан атлауга бик җиңел карады. Менә шушы минутларда гына үзе хаталарын аңларга тырышты: «Кеше бәхетенә өлешкә кереп бәхетле булып булмый икән шул. Кылган начарлыкларым өчен мине беркем дә гафу итмәс. Ләкин, Ходаем, алар миңа тормышымны яңадан башларга ризалык бирсеннәр иде! Ишетәсеңме мине, бер Аллам?!» Икенче көнне Мансур, сорау алырга чакыргач, Русланның йөзендә зур үзгәрешләр күрде. Ул, үзен биеккә куеп, үзеннән ким кешеләргә каланчадан караган кебек карамый иде инде. «Кикриге шиңгән. Күрәсең, үзенең нинди хәлдә икәнен дә, ялгышы-хатасын да аңлагандыр», – дип уйлады Мансур. Ул аны каршына утыртып, сорауларын бирә башлады. – Уйлап бетердеңме инде? Хәзер гаебеңне таныйсыңмы? – дип, беренче соравын бирде Мансур кырыс кына, аның кырынмау сәбәпле тагын да талчыккан йөзенә карап. – Әйе, күп уйладым мин бу төнне. Күп нәрсәне аңладым да бугай. Мин гаепле! Мөмкин булса, мин сезгә бөтен үткәнемне сөйләр идем. Шуннан протоколыгыз өчен кирәклеләрен язарсыз. – Мин риза! – Мансур, кулына протокол кәгазе алып, язарга әзерләнде. – Бәлки, тартырга телисездер? – Ул, өстәл тартмасыннан тәмәке чыгарып, Русланга сузды. – Юк, рәхмәт! Минем беркайчан да тартканым булмады. Әгәр мөмкин булса, бер стакан су бирегез әле, эчем яна. Мансур аңа графиннан су агызып бирде. Ул, йотлыга-йотлыга, биргән суны эчеп бетерде. Аннан мәктәп елларыннан алып бүгенге көнгә хәтле булган тормышын сөйләде. Сөйләгәндә, Руслан әзрәк кенә каушады. Ул, башын боргалап, күзләре белән нәрсәдер эзләгән кебек, йә бер ноктага тукталды, йә, икенче бер җиргә карап, җиңелчә генә уйга калды. Кайбер очракларны сөйләве аңа бик авыр иде, ахры. Андый вакытларда ул, сүзеннән тукталып, башын аска иеп, аяк очына карады. Ләкин бер-ике минуттан соң сөйләвен дәвам итте. Мансур аны бер сорау белән дә бүлмәде. Тормышындагы авыр минутларын сөйләве ялгышларын аңлавын күрсәтә иде. «Әгәр кеше үз ялгышларын аңласа, ул инде аны икенче мәртәбә кабатларга тырышмаячак, – дип уйлады Мансур. – Нык гаиләдә үскән, әгәр үз-үзен вакытында күрә белгән булса, нинди матур тормышта яшәр иде! Ләкин аның аңларга сәләте булмаган. Гаиләдә иркә малай булуы, иптәшләре арасында һәрьяктан макталуы һәм кызларның аның артыннан йөгереп йөрүләре мин-минлеген үстереп, җиңел тормышка этәргән. Тормышта җиңел генә рәхәтлекне татыган кеше, һәрвакыт шул җиңеллекне эзләп, каршына килгән авырлыкларны урап узып котылмакчы була. Ләкин уралмалы юл үзенең озынлыгы белән барыбер икенче төрле шундый ук авырлыкларын сала, һәм күпләр, ул авырлыкларны үтәргә көч таба алмыйча, үзләренең көчсезлекләрен нәрсәгә дә булса сылтап, үз-үзләрен югалталар шул», – дип уйлады Мансур, Русланның үткән тормышын күз алдыннан уздырып. Сүзенең ахырында Руслан, арыган йөзен Мансурга күтәреп: – Сез миңа Светлана белән күрешергә рөхсәт итсәгез иде. Мин аңардан, ялгышуымны аңлатып, гафу үтенер идем. Әгәр мине аңлап гафу итсә, язган гаризасын да кире алыр. Ул аңлы хатын, киләчәктә, кызыбыз үскәч, аның әтисе төрмәдә утырган кеше булып калмасын иде. – Әгәр ул теләсә, иртәгә сез күрешерсез, – диде Мансур, аңа үзенең протокол кәгазен сузып. – Укып чык һәм кулыңны куй! – Ул аңа карандашы белән куясы урыннарны күрсәтеп бирде. Светлана очрашуга бармады. Аның кабаттан яшьлегенең ачы хатирәләрен искә төшерәсе килми иде. Русланга күпме генә ачулы булса да, аңа каты бәреләсе итмәде. Ни әйтсәң дә, ул – аның кызының әтисе. «Мансурның сүзләренә караганда, ул кылган ялгышлары өчен чын күңеленнән үкенә. Хәзер инде узган вакытларны кире кайтарып булмый. Ә менә аның күңеле чиста булса, тормышын өр-яңадан