Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 48. Светлана тыныч кына кызын күзәтеп торды да, ул чыгып киткәч, үзенә урын таба алмыйча, өстенә җиңелчә куртка киеп бакчага чыкты. Анда салкынча, тыныч иде. Агачларның күбесе, яфракларын коеп, кышкы йокыга җыена. Кайберләре генә, җәйге матурлыкларын югалтмаска тырышып, һаман да яшел яфракта утыра. Алары әле кыш җитәсен уйламыйлар, ахры. Ләкин ул барыбер киләчәк, һәм аның суык җилләре яфракларын өшетеп, берәмләп өзеп, еракларга очырачак. Кеше язмышы да, әгәр ул киләчәгенә әзер булмаса, шул яфраклар кебек, үзенә урын таба алмыйча, бөтенләйгә югалырга мөмкин. Светлананың уйлары кабат Аделгә кереп китте. Өйләнешкәнче үк ул аның кызы барын белде һәм, үземнеке кебек яратырмын, диде. Әллә сөйләнде генәме? Ничек ул аның чын мәгънәсен аера алмады. Әллә инде Адел, Маринадан көнләшеп, гаилә бишеген идәнгә төшереп челпәрәмә китердеме? Светлана бакчада озак кына утырды. Аның күз алдыннан Адел белән булып узган тирән хатирәләр узды. Ул аларның барысын да сагынып искә алды. Инде туңа башлап өйгә кергәндә, бусагадан аны әнисе каршы алды. – Светлана, сиңа Адел шалтыратты. Ипләп кенә исәнләште дә сине сорады. Өйдә юклыгыңны белгәч, кабат шалтыратачагын әйтте һәм беркая да китмәвеңне сорады. Мин синең бакчада утыруыңны белмәдем, белсәм чакырган булыр идем. Әллә кабат үзем шалтыратыйммы? – диде ул. – Кирәк түгел, әни! Аңа кирәк булса, кабат үзе элемтәгә чыгар әле, – диде Светлана, көчкә үзенең эчке шатлануын тышка чыгармаска тырышып. Һәм ул, дулкынлануын басар өчен, кызы бүлмәсенә керде. Марина дәрес хәзерләп утыра иде. Ул аннан көндәлеген сорап алды. Аны көн дә тикшереп барса да, бүген ул беренче битеннән үк ачып карый башлады. Анда барысы да тәртиптә һәм әйбәт билгеләр генә иде. – Барысы да әйбәт! Билгеләрең дә яхшы. Рәхмәт сиңа, кызым, әниеңнең йөзенә кызыллык китермисең! Шулвакыт Марина әнисеннән Зарина турында сорап куйды: – Әни, синең теге кызың – Зарина ничек укый икән? Аңа кем дәрес хәзерләргә булыша? Әбисеме, әллә әтисеме? Кызының бу соравыннан Светлананың күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. – Син, кызым, Заринаны нигә теге кызың дисең? Сез бит икегез дә минем кызларым! Шулай булгач сез апа белән сеңел. Вакытлыча аерым яшисез. Ә үсә төшкәч, бер-берегезне ташламагыз! Туганнар бер-берләрен югалтмаска тиешләр! – Светлана моңсу гына Маринаның җилкәләреннән кочаклап алды. Шулвакыт телефон күтәреп әнисе килеп керде. – Мә, сиңа Адел шалтырата, – дип, ул Светланага телефон трубкасын тоттырды. Аның кисәк кенә әйтелгән сүзләреннән Светлана югалып калды. Ә ул югыйсә бу минутны көткән иде. Әллә телефонның алдагы тормыш сукмагына ачыклык кертәчәгеннән, әллә шушы билгесезлектән курыктымы? Аны аңлар хәлдә түгел иде. Светлана, калтыранган кулы белән телефон трубкасын колагына китереп, артык дулкынланганын белгертмәскә тырышып: – Әллү, мин тыңлыйм! – диде. – Линиянең теге башыннан берничә секундлап бернинди тавыш та ишетелмәде. Светланага бу бушлык мәңгелек булып тоелды, һәм ул, кабат түземсезләнеп, бу юлы инде әзрәк нервыланып, үзенең сүзен кабатлады. – Әллү, мин сезне тыңлыйм, нигә дәшмисез? – Ул бу секундларда ниләр генә уйлап бетермәде! Әллә кире уйладымы? Бер киселгән икмәк кабат ябышмаячак, бер челпәрәмә булып ватылган савытны барыбер кабат җыеп булмаячак дип уйлыймы? Ләкин яшәргә тырышкан үсемлек тә, орлыгын калдыру өчен, юлга җәелгән асфальтны тишеп чыга һәм чәчәк ата! Ә без, кешеләр, күбесенчә үзебезгә уңайлыракны сайларга һәм, тирә-ягыбызга әйләнеп карамыйча, алда нидер эзләргә тырышабыз. Ниһаять, трубкадан Светлана өчен якын тавыш ишетелде. – Исәнме, Светлана! Сине борчуым өчен гафу ит! Мин башкача булдыра алмадым. Сиңа эшләгән начарлыкларымны кичерә алсаң, безгә очрашырга кирәк иде! – Аделнең тавышы калтыранып чыкты. Авыр иде аңа бу сүзләрне әйтү. Ләкин эшендә килеп чыккан уңайсызлыклар, Заринаның үзенә йомылып, әтисе белән дә артык сөйләшмәве, һәрвакыт моңсу йөрүе, күп вакытта, әбисен кочаклаган килеш, онытылып каядыр бер ноктага текәлүе һәм үзенең Светлананы чынлап та