урманга таба юл алган булырга тиеш», – дип уйлады ул.
урманга таба юл алган булырга тиеш», – дип уйлады ул. * * * Светлана Фирүзәнең әнисе белән булган хәлне икенче көнне генә белде. Көндезге аш вакытында әтисеннән Фирүзә турында сорамаган булса, әле һаман да ишетмәгән булыр иде. Икенче көн инде Фирүзә аңа шалтыратмый да, үзе дә килеп чыкмый иде. Ә болай алар көн дә аралашып торалар. Чөнки ресторан өчен бөтен кирәк-ярак Фирүзә аша уза. Һәрвакыт яңа суелган иттән һәм яңа гына өлгергән яшелчәдән әзерләнгән тәмле, төрле ашау ризыклары, Европа стилендәге кунакчыллык күрсәтү, ял итәргә теләгән кешеләргә үзләренең кайда икәнлекләрен дә онытылырлык итеп шартлар тудырылу сәбәпле, анда барлык урыннар да тулы була иде. Шуңа күрә дә алар бер-берләренә мең рәхмәтле булдылар. Әтисенең Светлананы борчыйсы килмәгәндер. Ул кызының бу көннәрдә үзенә урын таба алмыйча йөргәнен белә иде. Александр Петровичның үзенә дә авыр. Район буенча кешеләрнең язмышларын хәл итеп, мохтаҗларга ярдәм кулын сузып, үзенең бердәнбер кызына ярдәм итә алмавына ачынды ул. Кызының тормыш чоңгылында гаиләсен саклап калырга берүзе көрәшүен күрү аның күңелен газаплады. «Нигә шулай соң бу? – дип уйлады ул. – Нигә минем бердәнбер кызым гаилә бәхетенә ирешә алмый? Ходаем шулай кушканмы? Әллә кызым үз бәхетен таба алмыймы? Әллә, авырлыклар да күрмичә үсеп, бәхете өчен көрәштә авырлыкларны әйләнеп узамы һәм, мәкерлекләрне аңламыйча, ялган матурлыкларга тартыламы? Юк! Аның бәхетенә омтылганнар үзләре ялгышадыр. Аның саф идеалларына орынып, аны үзләренә кирәгенчә тарката алмауларын аңлап, кире чигенәләрдер. Үз-үзеңә ялган бәхеткә ия булганчы, бәхеткә көрәш юлында калуың дөресрәктер! Ләкин аны аңларга тиешләр, һәм минем кызым бәхеткә лаек булырга тиеш!» Адел белән булып узган хәлләр аны тетрәндерде. Ничек намуслары җитте икән аларның кеше бәхетенә өлешкә керергә һәм шул ук кешедән үзләренә рәхмәт сүзе ишетергә. Шулай итеп андый кешеләр үз-үзләрен бозалардыр! Һәм шул ишеткән рәхмәтләреннән үзләренчә ләззәт табып горурланалардыр. Ләкин андый горурлык сабын куыгы белән бер бит. Иртәме-соңмы ул шартларга тиеш, һәм шул чагында кеше үзенең ялгышларын аңлап алса, алга таба аңа яңа тормышка таба юл ачылачак. Адел дә үзе белән булып алган вакыйгалардан соң, үткән тормышына күз салып, артына борылып караса, бәлки, ялгышларын аңлап, Светлана белән бергәләп бәхетләренә яңа сукмак салырлар. Александр Петрович, авыр уйларыннан арынып, кызына карады. – Син, кызым, артык борчылма инде. Ниндидер кеше кереп, Фирүзәнең әнисен үтерергә уйлаган. Ләкин әнисе, уклавы белән үзен саклап калып, кулын өздергән. Бүгенге көндә әнисенең хәле алай куркыныч түгел. Шулай да, артык курку сәбәпле, әле һаман да аңына килеп бетә алмый, дип сөйләде миңа Фирүзә телефоннан. Аннан сиңа тагын бер хәбәр, – диде ул кызына, ягымлы гына елмаеп. – Әле менә өйгә кайтырга җыенганда гына Аделнең әтисе белән сөйләшкән идем, андагы хәлләр турында белештем. Мәскәү Авыл хуҗалыгы министрлыгында күп үзгәрешләр булган. Аделне эшеннән алганнар. Хәзерге вакытта ул эшсез, әмма тик утырмаска тели. Бөтен булган акчаларын җыеп һәм сиңа шалтыратып, матурлык салоныңны сатып, Казанда банк ачмакчы була. Аннан соң, Заринаның әнисез үсүенә бик борчылам, ди. Миңа синең белән сөйләшергә кушты. Әллә, кызым, Адел белән сөйләшеп аласыңмы? Ул да ялгышын аңлагандыр инде. – Әти, мин аңа бик каты рәнҗедем. Ул мине кызымнан аерды. Кызым хакына, бәлки, шалтыратырмын. – Светлана, эчке бер дулкынлану белән өстәл яныннан торып, әнисенә көндезге аш өчен рәхмәтен әйтте. Аның әз генә булса да үз уйлары белән бергә каласы килде... Менә хәзер ничә еллар инде Светлана кызы янына якын килергә батырчылык итми. Ул, Мәскәүгә эш белән барганда, аның уйнарга чыкканын, соңыннан укудан кайтканын сагалап торып, кызын ерактан гына күзәтте. Күпме күз яшен түкте ул андый минутларда! Әйе, Адел аның йөрәген кисеп алды. Судка бик көчле адвокат яллап, аны урман күкесенә тиңләделәр һәм кызыннан аердылар. Инде кызы үсеп җиткәнчегә кадәр ул аның күңелендә уйнарга базмады. «Вакытлыча мине онытсын, алайса, минем турыда уйлап һәм