– Мин аңладым сезне! – Фирүзә, урыныннан торып, җитәкчегә кулын бирде дә, саубуллашып, ...
– Мин аңладым сезне! – Фирүзә, урыныннан торып, җитәкчегә кулын бирде дә, саубуллашып, аның яныннан чыгып китте. Фирүзәнең башына сыймый иде, ничек инде алар, бер-берсе белән сөйләшеп, бу хәлне ачыклый алмыйлар. «Һәрберсе үз җаен карый. Югыйсә икесе дә бер үк нәрсәне ачыклыйлар. Юк, чынлап та, минем үземә дә бу сорауларга җавап эзләргә кирәктер», – дип уйлады Фирүзә. Ул шулай әзрәк уйланып торды да, машинасына утырып, хастаханәгә юл тотты. Анда килеп җитүгә, турыдан-туры әнисе янына кермичә, баш табиб бүлмәсенә үтте. – Илдар Халитович, сез мине рөхсәт сорамыйча да кергән өчен гафу итегез инде! Мин, әни янына да кермичә, сезне күрергә ашыктым. Чөнки Мансурны Казан кешеләре үзләренә алып китүләре бар. Аңарчы миңа Мансурны күреп, аннан кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк, – дип, Фирүзә күрешергә кулын сузды. – Ярар, үзебезнең кеше бит. Әниеңә килгәндә, аның хәле рәтләнүгә бара инде. Ә менә синең соравыңа җавап бирүе бик авыр. Анда шәфкать туташларыннан кала беркемне дә кертмиләр. Мансурның да хәле әйбәтләнәчәк. Болай барса, аны иртәгә үзләренә күчерәчәкләр. Синең белән нишләргә? Кирәк булгач, димәк, очрашуны оештырырга кирәк! – Баш табиб, Фирүзәнең кулын кысып, акрын гына урынына барып утырды. Фирүзәнең Мансур өчен борчылуына аны җәлләп тә куйды. «Кызганыч та шул, әгәр Фирүзә аңа хәзер ярдәм итә алмаса, аның өчен бик аяныч булачак. Ул бит аның малаен үлемнән алып калды. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк», – дип уйлады табиб, Фирүзәнең борчулы йөзен күздән кичереп. – Әйдә, без синең белән болай итик әле. Син хәзер шәфкать туташы булып киенәсең һәм мине монда көтеп торасың. Ә мин, тиз генә палатага кереп, бу турыда Мансурны кисәтәм. Аннан бергә кереп, мин сине анда калдырам. Ә син, мин чыгып китүгә, анда юк-бар эшләр табып, үзеңнең сорауларыңны бирерсең. Сөйләштек! Түлке бик сак бул! Алар да бит арыш бөккәне түгел, – диде баш табиб, ярым шаярып. Аннан шкафыннан халат белән башлык алып Фирүзәгә бирде дә, киенергә кушып, палатага китте. Мансур төн урталарында аңына килде. Ул күзен ачканда, палатада беркем дә юк иде. Ишек өстенә куелган җиңелчә уттан бүлмәгә сыек кына яктылык таралган. Ул, торырга уйлап, куллары белән койкага эленгән элмәккә ябышып, тартылып карады. Ләкин, хәле булмау сәбәпле, урыныннан кузгала алмады. Кичәге хәл аның күз алдына килде. «Кемнәр болар? Нигә алар миңа ышанмыйлар? Мин бит инде үзем белгән, күргәннәремне сөйләп бирдем. Тагын ниләр булды икән соң? Юк, башка нәрсәләр күз алдыма килми. Кемнәр ул сәкедә яткан кешеләр? Аларны Наил үтергән булырга тиеш. Нигә? Нигә ул аларны, тышта үтереп, сәкегә тезеп салган. Нигә Наил аны шунда гына үтереп калдырмаган. Ә үзе кайда? Качып өлгергәнме?» Сорау арты сорау! Бу минутларда торырга хәле булмаса да, аның башында тикшерүче инстинкты уяна башлады. «Мин ишекне ачып керүгә, йөземә аракы катыш әче, сасы исләр килеп бәрелгән иде. Димәк, ул кешеләр исерек булганнар. Наил аларны берәмтекләп тышта үтергән һәм, документларын үзенә алып, аларны яндырып яшерергә булганмы? Алай иткәндә, аны эзләүче булмаячак, чөнки исерек килеш йоклап, ут чыгып янып үлгәннәр, дияргә була. Ә менә минем килеп чыгуым аның планын бозган. Әгәр мин дә янып үлсәм, минем кайчан ни өчен монда киткәнне барысы да беләләр һәм, шулай итеп, бу Наил эше икәне ачыла. Шуңа күрә дә ул мине, батырмакчы булып, сазлыкка күтәреп алып кереп киткән. Тукта әле, – дип әйтеп куйды ул үзенә. – Бервакыт мин, салкын суга килеп төшеп, аңыма килдем һәм Наилнең «Коткарыгыз!» дип кычкырган тавышын ишеттем. Димәк, ул сазлыкка баткан. Хәзер аны беркем дә тапмаячак. Ул очракта мин – бердәнбер исән калган кеше. Һәм, мин сазлыкка качып барганда, мине тотып алганнар». Мондый уйлардан аның хәлсез гәүдәсе тагын да авыраеп, хәлсезләнеп калды. Аның инде алга таба уйлары бутала башлады.