авыр. Әгәр без тиз арада кан бирмәсәк, аны саклап алып калып булмаячак! Хәзерге вакытта...
авыр. Әгәр без тиз арада кан бирмәсәк, аны саклап алып калып булмаячак! Хәзерге вакытта аңа бирерлек андый сирәк төр кан да юк. Теге вакытта сезнең малаегызга шул төр канны биргәннәр иде. Ул кешене эзләтеп карадык, каядыр эш белән киткән, монда шәһәрдә юк. Шуңа күрә сездән сорамакчы булган идем, малаегыз кан бирә алмас идеме икән? Баш табибның бу сүзләреннән Фирүзәгә авыр булып китте. Ничек инде кан таба алмыйлар?! Аның улы кем өчендер кан бирергә тиеш. Тапсыннар! Бала гына бит әле ул. Үзенә дә җитмидер әле. – Нәрсә сөйлисез сез?! Аның каны үзенә дә җитмидер. Табарга тырышырга кирәк! – диде Фирүзә, табибка ачуы килеп. – Мин сезне бик яхшы аңлыйм. Сез балагызны җәллисез! Юкка! Организм сау-сәламәт булганда, кан бик тиз үз күләменә кайта. Мин сездән сорамаган да булыр идем, безнең башка чарабыз юк! Әгәр хәзер без кан эзләп вакыт уздырсак, яралы үләчәк. Ул инде болай да урманда сазлык эчендә яткан. Әле күпме әшәке җыйгандыр, билгесез! – диде табиб, коры гына. Табибның сүзләре Фирүзәнең күңеленә пычак белән кадаган кебек булды. Чынлап та, дип уйлады ул, аның малаен да, әнисен дә кеше каны белән үлемнән алып калдылар. Ә хәзер, аңа чират җиткәч, ул инде каршы килә башлады. Фирүзәгә оят булып китте. – Сез мине гафу итегез инде! – Мин чынлап та куркам. Инде нәрсәләр күрергә язгандыр?! Тагын улым да чирләсә, мин аны күтәрә алмаячакмын! Шуңа күрә дә ычкынды инде. Балага куркыныч булмагач бирсен. Ләкин ул хәзер авылда, өйдә. Аны алай булгач монда китертергә кирәк. Мин хәзер улыма шалтыратам, һәм минем шофёр аны бик тиз китереп җиткерер. – Әйдәгез, минем бүлмәдән шалтыратыгыз! Фирүзә әнисен үбеп алды да аның артыннан иярде. Башта өйләренә шалтыратты. Ул Ильяска, табиб әйткәннәрне сөйләп, бер кешегә бик тиз рәвештә кан бирергә кирәклеген әйтте. Ильяс аңа каршы: – Миңа кан биргән абыйгамы әллә? Мин риза! – диде шатланып. Фирүзә малаеның җавабына аптырап калды. Нәрсә сөйли ул? Әллә чынлап та шулаймы? Мансур, Наилне эзләп барам, ул урманда ниндидер сазлык күлендә булырга тиеш, дигән иде. Табиб та шулай ди. Фирүзәгә эсселе-суыклы булып китте. Ул, кабат шофёрына шалтыратып, Ильясны бик тиз хастаханәгә алып китерергә кушты. Аннан, телефонын өстәлгә куеп, табибтан яралының кем икәнлеген сорады. – Нинди кеше соң ул? Документлары бармы? – Бернинди дә документы юк, сазлыктан таптык, диделәр. – Табиб, Фирүзәнең кинәт кенә үзгәрүенә игътибар итеп, аптырабрак калды. – Ул хәзер интенсив терапия бүлмәсендә ята. Пуля иңбашыннан аркылы чыккан. Бернинди дә эчке органнарны эләктермәгән. Кан биреп өлгерсәк, ул исән калачак! – Табиб уңайлы гына итеп үзенең кәнәфиенә килеп утырды һәм Фирүзәгә, әгәр аны күрергә уйласа, пыяла тәрәзә аша гына күрә алачагын, янына керергә рөхсәт ителмәгәнлеген әйтте. – Аңладым! Миңа аны барыбер күрергә кирәк. – Фирүзә, табиб бүлмәсеннән чыгып, икенче катка менеп китте. Ишектән кергәндә, аны шәфкать туташы туктатып, кем кирәклеген сорады. – Сезгә монда күптән түгел генә бер яралы кешене алып килгәннәр, хәлен беләсе килгән иде. Ничек аның хәле? Зинһар өчен, күрсәтегез әле. Минем өчен бик кадерле кеше ул, – дип, ялварып үтенде Фирүзә шәфкать туташыннан. Аңа тәрәзәдән бөтен күкрәге марляга уралып беткән һәм энәләр кадалып, ясалма сулыш аппараты тоташтырылган бер кешене күрсәттеләр. Нишләтеп кенә бетерсәләр дә, Фирүзә аны барыбер таныр иде. Аның йөрәге туктагандай булды. Ул лып итеп стена кырыендагы урындыкка утырды. Күзләреннән яшь чыгып, иреннәре Ходайга ялварып пышылдый иде. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды һәм, кабат баш табибның бүлмәсенә кереп, өенә шалтыратты. Телефонны алучы булмады. «Димәк, чыгып киткәннәрдер» дигән уй аны әзрәк тынычландырды. Ул тынычлык озакка бармады. Аның башына авыр уйлар кереп тула башлады. «Әгәр Ильяс вакытында килеп җитеп кан бирә алмаса, Мансур үләргә мөмкин. Һәм мин улымны әтисез калдырачакмын! Монда мин генә гаепле! Инде Мансур белән бер-беребезне аңлап, гаилә корып яшәргә вакыт иде. Болар барысы да – әни дә, Мансур да минем мин-минлегем корбаннары. Нәрсә өчен тырышам мин? Кешеләргә