Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 58. Беркөнне Салихны йокысыннан Миңнулла абыйсы уятты. Ул аңа Алмачуарның сарайда юклыгын әйтте. Кичә кич ул атларны басудан тиз генә җыеп япкан да, мунча керәсе бар дип, ашыгып, иртәрәк өенә кайтып киткән. Ә кичә көндез Салихның Алмачуар белән чабып йөргәнен Нияз күргән. Менә хәзер Миңнулла абыйсы аннан Алмачуар турында сорый. Чыннан да, ул кичә аңа атланып йөрде, ләкин аны яланда ук ычкындырып җибәрде. Ат, башын иеп, үлән кимереп калды. Ә ул тау буендагы куаклыктан чикләвек җыеп чыкты. Чикләвекләр, агачларыннан коелып, күбесенчә җирдә һәм куакның җәелеп яткан итәкләрендә, яфрак арасында гына калган. Бер кесә чикләвекне җыяр өчен, хәйран гына вакыт үтте. Салих бүлмәсенә кайтып кергәндә, кич җитеп килә иде инде. Әле аны тәрбияче апасы, ачуланып, болай соңга калып йөрсә, башка вакытта, җиргә ятып сораса да, атлар янына җибәрмәячәген әйтте. «Болай булгач миңа сылтаячаклар, эзләргә кирәк», – дип сөйләнеп алды ул. Һәм, Миңнулла абыйсы китүгә, тиз генә киенде дә басуга йөгерде. Иң беренче итеп атларның фермага кайткан эзләрен карап чыкты. Эзләр – барысы да фермага таба, ә каршыга бер эз дә юк. Димәк, атны фермадан алмаганнар, ә басуда тотканнар. Ул шундый уйлар белән кичә атлар көтелгән яланга китте. Әгәр дә ул читтәрәк үзенә ошаган сусылрак үлән тапкан булса, хәзер дә шунда булырга мөмкин, дип, Салих елга үзәннәрен карап чыгарга булды. Атлар көтелә торган җирдән ерак кына түгел, тау кырыендагы кечкенә генә урманга барып тоташа торган коры елга бар иде. Үләненнән саз исе килеп торганга, атлар аны бик яратып бетермиләр һәм кыркымыйлар да. Салих, эзләнә торгач, шул елгага килеп чыкты. Елга эченнән ат узган. Аның әле урыны белән биек булып үскән үләне, ат тоягыннан күтәрелеп тә бетмичә, сызылып ята иде. Ат юыртып барган. Аны атланып куганнар, дигән уй узып китте Салихның башыннан һәм ул эз буенча елга буйлап алга атлады. Эз, урманга җитәрәк, тау буена борылып, биек һәм куе агачлар арасына кереп китте. Аз гына эчкә керүгә, бер яланга килеп чыкты. Ә анда бауга бәйләнеп куелган Алмачуары басып тора. Ат, Салих күренүгә, бавыннан тартылып, кешнәп куйды. Салих шатлыгыннан, бер-ике сикерүдә аның янына килеп җитеп, муеныннан кочып алды. Башка югалган атларның да башта монда бәйләнеп куелганлыклары әллә кайдан ук беленеп тора иде. Рәттән генә басып торган ылыс агачы астында ат тиренә буялып, пычранып беткән трико чалбар белән иске куртка ята. Салих аларны бик тиз танып алды. Бу киемнәр Ниязныкы иде. Соңыннан милиционерлар атның югалуына төшенделәр. Хәл болай булган. Бала-чагаларның көтүлектә атка атланып чабып йөрүләренә беркем дә әһәмият бирми. Нияз атларны шулай бәйләп куйган, ә төннәрен аларны иркенләп төяп алып киткәннәр... Алар шәһәргә кайтып җиткәндә, вакыт соң иде инде. Фирүзә Салихны үзләренең рестораннарына алып кереп, Флүрәгә аны, ашатып, кабаттан кунакханәгә урнаштырырга кушты. Фирүзәләр килеп кергәндә, Флүрә инде киенеп, кайтырга җыенып йөри иде. Ул, Салихны үзләренең аерым бүлмәләренә алып кереп, берәр официант кызны чакырып ашарга китертергә уйлаган иде, ләкин бу минутта бер буш официантка да күренмәде. Вакытын бушка уздырмаска теләп, тиз генә өстен чишенеп, Салихтан нәрсә ашарга теләвен сорады. Салих, көне буе эшкә урнашырга йөреп, бүген бөтенләй ашарга өлгермәде. Хәзер ресторандагы тәмле аш исләре аның ашыйсы килүен тагын да арттырды. Шуңа күрә аңа нәрсә бирсәләр дә барыбер иде. – Үзегез нәрсә яратасыз, шуны алып килегез! – Флүрәнең чибәрлеге аның күңелен әллә нишләтеп куйды. Кем икән бу, дип уйлады ул, аның чибәрлегенә сокланып. – Мин яраткан ризыклар сезгә ошамаса? – Ошамаса ошамас инде, әмма сезнең кебек чибәр хатынның кулыннан ашау үзе бер бәхет дип уйлыйм. – Салих, аңа ошарга тырышуын аңлатып, елмаеп та куйды. Флүрә, аның бу карашын сизеп, уңайсызланып калды. – Ярар, әгәр мин китергән сезгә ошамаса ачуланмагыз. – Флүрә, кухняга кереп, бер поднос ризык алып чыкты.