Машинаның бер ритм белән генә баруы Салихны әзрәк йомшата, йокыга тарта башлады. Ул, йо...
Машинаның бер ритм белән генә баруы Салихны әзрәк йомшата, йокыга тарта башлады. Ул, йоклап китмәс өчен, Фирүзәдән нәрсә дә булса сорап, аны әңгәмәгә тартырга уйлаган иде дә, ләкин Фирүзә берни дә җавап бирмәде. Ул, тәрәзәгә якынрак килеп, машиналар утыннан әледән-әле яктырып китүче юл кырыендагы агачларны, кар каплап өлгергән басуларны караштырып бара башлады. Кызык та инде, син аларга каршы бармыйсың, алар, сиңа каршы килеп, караңгыга кереп югалалар. Салихның уйлары балалар йортында тәрбияләнгән елларга барып тоташты. Әйе, иркәләмәде аны бала чагы. Ул аны кырыслыкка һәм төрле чакларда булган хәлләрдә үзен югалтмаска, һәрвакытта өстен чыгарга өйрәтте. Менә ул көлеп куйды. Әгәр ул шул чакта җебеп калган булса, нәрсә белән беткән булыр иде аның алдагы тормышы. Ул вакытта аны, ат урлауда гаепләп, аздан гына колониягә җибәрмәделәр. Балалар йортыннан ерак кына түгел совхозның ат фермасы бар иде. Малай-шалай буш вакытын шунда уздырды. Ничек аларга, балалар йорты территориясеннән чыгып, фермага барырга рөхсәт иткәннәрдер, Салих аны хәзер дә аңламады. Бәлки, шул атлар арасында үссәләр, хайваннарга карата мәрхәмәтле булырлар һәм характерларында кыюлык белән беррәттән йомшак та була белергә кирәклеген тәрбияләрләр дип уйлаганнардыр. Чөнки каты кеше, йомшак та була белмәсә, кайчан да булса сына. Андый кешегә бу сыну зур үкенеч ясый! Салих та, башка малайлар белән беррәттән, буш вакытларын ат сараенда уздырды. Ат караучы Миңнулла агай белән алар һәрвакыт уртак тел табалар иде. Бервакыт, әйбәт элдерә торган бия колынлагач, Миңнулла агасы Салихка шул колынны карап, чабыш аты итеп үстерергә кушты. Төсе шундый матур, алмачуар. Салих аңа исемен дә шулай ук кушты – Алмачуар! Үзенә бирелгән азыктан ниләр генә ташымады ул аңа. Тай Салихка ияләнеп үсте. Ул аңа яшьтән үк йөгән киертеп ияләндерде. Бер яшьтән узуга, атланып чаба башлады. Җәй көннәрендә ат абзары тирәсендә үзләре оештырган чабышларда Алмачуар, берсенә дә бирешмичә, иң алдан килә иде. Бу беренчелек үзләре арасындагы малайларда Салихка карата көнчелек уятты. Бигрәк тә үзе белән бер сыйныфта укучы Ниязда. Аларның болай да инде аралары бик киеренке иде. Нияз, үзен бик югарыга куеп, бөтен малайларның аңа буйсынуларын теләде. Ләкин Салих аңа буйсынмады. Шуның аркасында алар арасында бик еш тавыш та чыккалады. Озакламый сарайдан атлар югала башлады. Милиция күпме генә табарга тырышып караса да, эзенә төшә алмады. (Дәвамы бар.)