Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 54. Шул минутларда Мансурның Сәриягә булышасы килеп китте. Әгәр тегеләрне үзе кысып караса? Аларның акчалары җитәрлек. Сәрия әйтмешли, әтисе барыбер юк инде. Салаватның да әнисен коры калдырмас иде. – Сәрия, син ул фотоларны миңа бир. Ә мин алардан сезнең өчен акча алмакчы булам. – Юк, Мансур абый! Үзләре дә, акчалары да кирәк түгел! Сезне дә үтерүләре бар. – Курыкма, Сәрия! Мин алар белән сөйләшә белермен. Алар сине белмиләр. Белмәсләр дә! – Ярар, хәзер өйгә кереп алып чыгам,– дип, Сәрия өйләреннән үзенең фотолары белән негативларын алып чыгып Мансурга бирде. Мансур, кунакханәгә кайтуга, йомгаклау отчёты төзеде дә, документларын папкага тутырып, такси белән әнисе янына кайтып китте. Ул өенә кайтып кергәндә, төн урталары җитә иде инде. Бер сәгатьтән чыгасын әйтеп, таксистка ял итәргә кушты һәм әнисе янына кереп китте. Әнисе әле йокламаган, ниндидер кино карап утыра иде. Мансурның килеп керүенә ул аптырап калды. – Улым, төн уртасында нишләп йөрисең? – дип күреште дә, җавап та көтмичә, чәй әзерләргә кереште. – Менә юл уңаеннан кереп чыккан идем. – Мансур як-ягына каранып алды.– Әни, менә бу папканы шкаф артына куям, моны беркем дә белмәскә тиеш. Мин сораганда гына алып бирерсең. Аның исеме «күчтәнәч» булыр. Әнисе артык кызыксынмады, ярар, диде дә бетерде. Мансур әнисе әзерләгән ашны ашап чәй эчте дә яңадан Казанга кайтып китте. Иртәгесен аңа Габидуллин белән очрашырга кирәк иде. Малае белән булган хәлдән соң алар берсен-берсе яхшы беләләр иде инде. Ул вакытта Габидуллин аңа, бу хәлне мин гафу итмим, дигән иде. Нишлисең, дөнья булгач, төрле хәлләр була! Түзәргә дә туры килә. Иртән Мансур Габидуллинга шалтыраткач, аның белмәмешкә салышасы килде. – Нинди Мансур? Нинди очрашу? Мин сезне белмим дә! – дип җавап бирде Габидуллин. – Беләсез! Бик яхшы беләсез! Безгә очрашырга кирәк. Миндә сезне кызыксындыра торган материал бар. Минем аны телефон аша кычкырасым килми, чөнки ул сезне бик хәтәр кызыксындырачак. – Мансур, заманында мине күп нәрсә кызыксындырды инде. Бәлкем, хәзер дә кызыксындырыр, әмма сезнең ишеләрдән түгел. Сезнең ишеләр үзегезнең дөреслегегез өчен якын-тирәгездә берни күрмисез һәм сезгә агылырга торган җылыны да сизмисез! Ярый, нигә әле мин сезнең белән телефон аша вакыт әрәм итеп, гәп сатып утырам. Ә малай өчен без синең белән сөйләшербез әле! – Габидуллин телефонына басты, ахры. Трубкада кыска гудоклар гына килә башлады. Димәк, аңламады, дип уйлап куйды Мансур. Хәер, нигә ул аның белән сөйләшеп торсын?! Ул бит әле Мансурның аңа ни белән янаганын белми. Хәзер кабат шалтыратып, аны сиксәненче еллар ахырына чакырырга кирәктер. Бәлки, шуннан соң әзрәк кенә булса да шикләнер. Мансур кабат Габидуллинга шалтыратты. – Габидуллин, тыңлагыз әле, мин сезгә бала-чага түгел һәм сезнең белән качышлы уйнарга җыенмыйм. Сиксәненче еллар азагын һәм обком ревизорын искә алыгыз! – Сез тигәнәк белән бер. Бер ябышсагыз, алып ыргытканда да сикереп, тагын кая да булса ябышып каласыз! Ярар, килегез офиска, сезне кертеп җибәрерләр. – Юк, миңа анда керергә ярамый! Сүз сезнең турыда барачак һәм сезнең өчен бик тә зур сер. Шуңа күрә миңа сезнең белән күзгә-күз генә сөйләшергә кирәк,– диде Мансур, ягымлы гына әйтергә тырышып. – Кая килим? – дип сорады Габидуллин, ачуы чыга башлап. – Сезнең офистан ерак түгел генә җәйге кафе бар, «Ласточка» исемле, мин сезне шунда көтәм! «Ласточка» кафесы гел пыяладан эшләнеп, бик матур җирдә урнашкан. Тирә-ягы вак куаклар белән бизәлеп, миләш агачлары белән әйләндереп алынган. Аның тәлгәшләре әле кызарып өлгермәсә дә, миләшнең ботакларын бөгеп, куаклар өстенә асылынып төшкәннәр һәм кояш нурларында, авыздан су китереп, алсуланып елтырыйлар. Мансур, кафега кереп, як-ягына каранды да ишектән ерак түгел генә, тирә-якны ачыграк күзәтергә мөмкинлек бирә торган өстәл артына килеп утырды. Кафеда артык кеше дә юк, салмак кына ниндидер көй уйный. Ул уйларын кабат Сәрия белән булган сөйләшүгә кайтарды. Яшьләр шул әле. Башка балалар кебек,