– Минем тормыш иптәшем Светлана һәм кызы Марина! – дип таныштырды. Аннан соң, әнисе бел...
– Минем тормыш иптәшем Светлана һәм кызы Марина! – дип таныштырды. Аннан соң, әнисе белән кызы янына килеп: – Әнием һәм кызыбыз Зарина! – диде. Залдагылар барысы да торып кул чаптылар. Светлана, кызы белән Адел артыннан атлап, каенанасы белән кочаклашып күреште дә, кызын кочакларга уйлаган иде, ләкин Зарина аннан алдарак «Исәнмесез!» дип исәнләшергә өлгерде һәм, кулын Маринага сузып, аны залның иң кырыйдагы өстәленә алып китте. Светлана бер секундка уңайсызланып калды һәм, үзенең бу хәлен кунакларга сиздермәскә тырышып, каенанасына борылды. – Ничек яшисез, әти ни хәлдә? – дип сорады. Каенанасы аның уңайсызланып калуын сизде. – Син аңа артык әһәмият бирмә! Ул баштарак сине бик көтте. Күп вакыт: «Әни кайда?» – дип елады. Ә син күренмәдең. Минем үземнең дә сиңа бик каты ачуым чыкты. Инде күренмәгәч, балада нәфрәт уятып, сине оныттырырга тырыштым. Соңгы вакытларда инде ул синең турыда берни дә сорашмады. Әллә чынлап та аның күңелендә син үлдең, әллә инде, бала күңеле барыбер анага тарта бит, эченнән генә сине көтте. Әле күптән түгел генә Адел миңа үзенең сиңа ниләр әйткәнен сөйләде. Мине паралич сукты дип торам. Аның сүзләреннән аңсыз калдым. Минем балам шундый сүзләр әйтә алган. Кемне тәрбияләп үстергәнмен дип, авыруга сабыштым. Инде Зарина теге мәктәп янындагы сезнең очрашуны сөйләгәч, мин аңа барысын да аңлаттым. Ул, бер сүз дә әйтмичә, мине тыңлады да әкрен генә бүлмәсенә кереп бикләнде. Аннан соң да әле минем белән бер атналап сөйләшмәде. Соңыннан гына кыска фразалар белән бер-ике сүз әйтә башлады. Ул синең турыда күп уйлый. Ләкин беребезгә дә бер сүз әйтми. Чөнки без аның каршында ышанычыбызны югалттык! Ә бала каршында ышанычыңны югалту – ул инде синең аның алдында бөтенләй югалуың. Моны кабат кайтару инде вакыт эше. Ә каенатаңа килгәндә, ул инде эшләми. Кайбер мәсьәләләр белән Аделгә булыша. Аның танышлары бик күп бит. Шуңа күрә Адел үзенә авыр чакларында әтисеннән теге яки бу мәсьәлә буенча ярдәм сорый. Сиңа әйткән сүзләрен атасы да белмәгән. Бер исерек чагында аңа ничектер ычкындырган һәм ул, аны ачуланып, синең белән сөйләшергә кушкан. – Әйе, гаеп минем үземдә дә булды. Гаиләбезне саклап калу өчен мин берни дә эшләмәгәнмен. Баламны артык яратуданмы, сукыр килеш аның сүзләренә риза булганмын, – диде Светлана, авыр сулап. – Бик хафага төшмә! Барысы да рәтләнер! Әнә, күрәсеңме кызларыңны, алар уртак тел тапканнар. Ана сөте аларны барыбер тартачак! – диде каенанасы, кызларга таба ымлап. Инде банкет ахырына якынлашып килгәндә, кызлар әтиләре утырган өстәл янына килеп, Зарина әтисеннән: – Әти, Марина нигә бездән аерым яши, без бит аның белән туганнар! Әти, ул да безнең белән яшәсен! Шулай бит, әни! – диде Зарина, әнисенә дә карап. Светлана, тиз генә урыныннан торып, кызларын кочаклап алды. – Әйе, кызым! Сез минем апалы-сеңелле күз нурларым! – диде ул, тамагына утырган күз яшьләренә буылып. Бу сүзләрдән Адел дә әллә нишләп китте. «Кызлары риза булгач, нигә аларны аерырга? Чынлап та, аларның үз дөньялары. Үз чорларына үзләренең фикер-карашлары. Бергә ярдәм итешеп үскәндә, алдагы көннәрендә бер-берләренә таяныч булырлар», – дип уйлады ул. – Бу уку елын һәрберегез үзенең мәктәбендә укып бетерер һәм алдагы елларда бер-берегездән аерылмассыз! – диде Адел, аларның өчесен дә кочагына алып. * * * Мансур, районга кайтып җитүгә, Фирүзә белән улын кочаклап, үзенең хәзер үк монда калып эшкә тотыначагын әйтеп, алар белән саубуллашты. – Фирүзә, улым Ильяс! Сез миңа ачуланмагыз! Миңа хәзер үк бу Габидуллиннар компаниясен чиста суга чыгару эшенә тотынырга кирәк. Әгәр сузылса, алар кабат үзләренә кулай мөмкинлекләр эзләп табачаклар! – диде ул Мансур икесенең дә маңгайларыннан үбеп алды, һәм машина әкрен генә кузгалып китте. Ул якыннарының машинасын күзләре белән озатты да районның милиция бүлеге җитәкчесе Иван Васильевич янына керде. Бергәләп Габидуллиннар эше буенча план төзеделәр. Бу эш буенча Мансурның бик күп төпле материалы бар иде инде. Ләкин аларның элемтәләре зур һәм тирән булуы аркасында, документлар җитеп бетмәскә