– Авыртмыйсыңдыр бит? Температураң юкмы? Кая әле, градусник куеп карыйк, – дип, Фирүзә ...
– Авыртмыйсыңдыр бит? Температураң юкмы? Кая әле, градусник куеп карыйк, – дип, Фирүзә шкафтан градусник алып Мансурга тоттырды. – Юк минем температура! Бер җирем дә авыртмый. Хәзер инде авыртырга вакыт та булмаячак! – Шулвакыт Мансур аздан гына, – әнә Николайны тикшер, ул бит бүген торбага керде! – дип әйтеп ычкындырмады. Аннан шкафтан агрономия китабы алды да, залга кереп, диванга ятты, язгы кыр эшләре турындагы язмаларны укырга кереште. Аның өчен барысы да яңа һәм кызыклы. Мансур бөтен күңеле белән китапка чумды. Анда язылганнар аны бөтенләе белән үзенә җәлеп итте, һәм берничә минуттан инде ул, күңелендә актарылган давылны онытып, язгы кыр эшләренең максатларын, үзенчәлекле эш төрләрен өйрәнә башлады. Ул йокларга ятканда, беренче әтәчләр кычкыра иде инде. Фирүзә янына ятканда, аны уятмас өчен, үзенең өстенә икенче одеял каплады. Фирүзә, ире килеп ятканын сизеп, йокы аралаш нидер әйтеп, аңа таба борылган иде, ләкин йокысы артык тәмле булу аркасындамы, шул ук минутта кабат йокыга талды. Иртә белән Мансур Фирүзәгә караганда иртәрәк уянды. Аның хатыны белән үз-үзен алдап, төче телләнеп сөйләшәсе килмәде. Болай итеп ул үзенең начар эшләгәнен дә аңлый, ләкин колак төбендә һаман Нәзирәнең сүзләре, ә күз алдында Наил йорты яныннан узып киткәндә Нәзирәнең күзләреннән агып төшкән яшьләре тора иде. Әсмабикә, күптән торып, иртәнге ашны әзерләп йөри. Ул, Мансурның башка көннәргә караганда иртәрәк торуын күреп: – Кая ашыгасың, Мансур, әзрәк йокларга иде. Кичә дә бик соң кайттың, ахры. Мин йокларга ятканда, син әле кайтмаган да идең. Менә хәзер тагын иртүк торгансың. Эшеңдә берәр нәрсә булмагандыр бит? Фирүзә дә нигәдер борчылып көтте сине, – диде. – Юк, берни дә булмады! Хәзер вакыты шундый инде аның. Язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә кирәк. Мин ашап тормыйм, эштә ашханәгә керермен әле. Ильяс белән кайткач сөйләшербез, ул мине кичә көткән икән, – дип, Мансур өстенә бик тиз генә киенде дә өйдән чыгып китте. Өйләре турыннан узып киткәндә, аның әнисен күрәсе килде. Машинасы белән капка төбенә килеп туктауга, үзе йоннан бәйләгән фуфайкасын киеп, тавык-казлар туйдырып йөрүче әнисе каршы чыкты. – Әче таңнан кая барасың, улым? Эшең эш булмады инде. Ни тегесе, ни монысы. Юньләп йоклый да алмыйсың. Син, улым, узып китәсең, ә әниең янына сирәк туктыйсың. Мин сине һәрвакыт үземчә озатып калам. Ходайдан сәламәтлегеңне сорыйм. Ярар, әйдә, улым, өйгә уз, бер чынаяк булса да чәй эчәрсең. – Син, әни, ачуланма инде, бик сирәк керәм шул! Эш күп дип әйтимме. Әллә инде тупаслана бараммы. Дөресен генә әйткәндә, икесе дә бар инде! Менә бүген язгы кыр эшләрен башлыйбыз. Шуңа күрә иртәрәк торган идем. Ә чәеңне рәхәтләнеп эчәм! Бүген иртән әле чәй дә эчмичә чыгып бара идем. – Әйдә, улым, самавыр да кайнаган иде. Иртүк торуга бер чынаяк чәй эчмәсәм, мин кеше түгел инде. Шуңа күрә торуга самавыр куям. Син дә, улым, өйдән чыгып киткәндә, чәй эчмичә кузгалма! Әй улым, бәйләдең инде тормышыңны шул хәерчеләр белән! Хәерче кеше булса, ул инде ата каздан ким түгел! Гел югарыдан гына карый. Ничек торасың син кеше өендә? Үзеңнекен булдырырга кирәк! Болай бит син анда ир дә түгел, ә хатын! Чөнки синең бер хокукың да юк. Шул малаем дип кенә торып, үзеңне рәнҗетәсең бит инде. Яшьлектә ниләр генә булып бетми. Булган беткән! Өйгә кергәч, әнисе аңа тиз генә чәй әзерләде. Чәй янына Мансур ярата торган кура җиләге кайнатмасы һәм кичәгедән калган бәрәңге дучмагын куйды. Икесе дә Мансурның иң яраткан ризыгы. Бәрәңге дучмагын Әсмабикә апа да бик еш пешерә. Әмма әнисенеке тәмлерәк. Ул чәен дучмак белән бик тәмләп эчеп куйды. Әнисе аның Фирүзә белән торып китүен бер дә яратмады. Мансур кеше арасында сүз чыгар дип әйткәч кенә, әнисе аларның никахларында утырып кайтты. Ә бүген ул аның сүзләренә каршы берни дә әйтмәде. Хәзер әнисенә үзенең авыр уйларын сөйләп бирсә, ул аның күңелен тагын да яралаячак иде. Мансур чәйдән соң әнисенә рәхмәт әйтеп китәргә җыенды. Әнисе озатырга чыккач, хәзер аның янына керергә бик вакыты булмасын, әмма барыбер үтеп барганда кереп чыгачагына