Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 72. – Син, Фирүзә, фәрештәм минем! Беркайчан да үзең турында гына уйламыйсың. Сиңа иң мөһиме – сине уратып алган кешеләр язмышы. Аларга тормышларында әйбәт булса, синең күңелең ял итә! Горурланам синең белән! – Мансур аны күтәреп алды һәм, кочагына кысып, иреннәренә үрелде. Бу татлы үбешү аларны, күңелләрен сөю дулкыннары белән айкап, үз-үзләрен оныттырып, мәхәббәт диңгезенә чумдырды... * * * Иртәгә, беренче июнь көнне, туристларның тәүге төркемнәре киләчәк. Светлана, йокысыннан уянуга, шул турыда уйлап куйды. «Бүген иртүк тиз генә әзерлекне карап чыгарга кирәк. Җитешмәгән яклар булса, алда бер тәүлек вакыт бар. Беренче көнне ничек каршы алсак, кеше күңелендә уңай яисә начар тәэсир калачак, һәм кеше үзенең күңелен шуңа яраштырачак». Ул ясап куйган кофены эчте дә, гаражга чыгып, машинасын кабызды. Светлана машинасы барлыгына сөенеп бетә алмады. Рәхмәт инде Аделгә! Хатынының машинасыз беркая да өлгермәячәген аңлаган һәм ул аңа машина алып бирде. Хәзер беркемнең дә башын катырып машина сорап ялынасы юк. Кабыздың да кая телисең, шунда барасың. Аның исәбе, беренче чиратта, «Авылча яшәү рәвеше» базасын барлап килү иде. Бу группага алар ун кешелек путёвка саттылар. Алдагы сезонга шуңа карап планлаштырмакчы булалар. Светлана базага килеп җиткәндә, аның эшчеләре бөтенесе аякта булып, һәркем үз эше белән мәшгуль иде. Сыерлардан сөт савылган, алар утарда яшел печән ашап торалар. Утардагы биш ат елкылдатып чистартылган, мине алыгыз дип, киртә кырыеннан ишегалдын күзәтәләр. Шул ук рәттән тавыклар, үзләренең чүпләнү мәйданчыгына таралышып, бөтен дөньяларын онытып тырманалар. Йомыркасын салганга мактанып, тавык кыткылдаганы ишетелә. Аңа кушылып, бу хуҗалыкта мин хуҗа дигәндәй, тирә-якны яңгыратып, әтәч кычкырып куя. Алар белән рәттән суярлык ит чебешләре һәм күркәләр күренә. Утарлардан ерак түгел, электр көтүчесе белән көтелә торган сарыклар яшел үлән кыркып йөри. Су буенда туристлар өчен икешәр йокы бүлмәле биш агач йорт, зур гына мичле һәм үзенә кирәкле бөтен әйберләре белән ашханә. Спорт мәйданында ял итәр һәм спорт белән шөгыльләнер өчен бар нәрсә дә күренә. Аның белән рәттән тимерчелек һәм сиртмәле кое. Аннан – балалар өчен уен мәйданчыгы. Яр буенда бәләкәй генә су коену, кояшта кызыну өчен урыннар ясалган. Шунда ук балыкчылар өчен ишкәкле берничә көймә яр буена эләктереп куелган. Светлана боларның барысын да күңел күзе белән үткәрде. Болай әйбәт күренә. Ул вакыт эчендә бу хуҗалыкның хуҗасы килеп җитте. – Сез, Айдар Кыямович, болай соңга калып йөрмәгез! – дип каршы алды аны Светлана. – Кунаклар ял итәргә киләләр. Шуның өчен сезнең тарафтан аларга игътибар көчле булырга тиеш! Монда бар нәрсә дә әзер, калганы – сездән. Әгәр аңламаган булсагыз, кабаттан сезгә бирелгән искәрмәне карап чыгыгыз! Болай эшкә килүегез беренче һәм соңгы кабат булсын! – Светлана Александровна, башка бу хәл кабатланмас! Хуҗалык туристларны каршы алып, аларның күңелле ялларын оештыруга әзер. Аларның кичке ял программасын төзедек, һәм сез аның белән таныша аласыз, – дип, ул аны ашханәгә терәп эшләнгән бүлмәсенә чакырды. Программа кызыклы уеннар, җыр һәм бию бәйгеләре белән төзелгән. Светланага ул бик тә ошады. – Без монда атнага ике мәртәбә кичке шәһәргә баруны оештырырбыз. Шулай ук мин алдан таксистлар оешмасын кисәтеп куям, һәм ял итүчеләргә дә әйтербез. Алар үзләренең вакытлары белән таксига шалтыратсалар, таксистлар каршы килмәсләр. Ә бәясен шәһәр эчендәге кебек сөйләшербез. – Светлананың күңеле күтәрелеп китте... Адел Казанда кыска гына вакыт эчендә үз кеше булып китте. Ул үзенең клиентларына курыкмыйча, аларның төп максатларын һәм мөмкинлекләрен өйрәнеп, теләгән суммада кредит бирде. Шуның аркасында аның банкының абруе бик тиз үсеп китеп, кереме арта барды. Ул иске дуслары аша үзенә йорт төзергә җир алып, Италия стилендә зур гына йорт та салдырып куйды. Хәзер ул ике кызы һәм Светлана белән бергә яши башлады. Светлана бик еш үзенең эше буенча шәһәрләрендә булу сәбәпле, ул йортны