Басудагы игеннəр урылып, көлтəлəр ындыр табагына ташып куелгач, аларны суктыру, кул маш...
Басудагы игеннəр урылып, көлтəлəр ындыр табагына ташып куелгач, аларны суктыру, кул машинасында җилгəрү эшлəре башланып китте. Монда да көнне төнгə ялгап эшлəргə туры килə, фронтка тизрəк ашлык озатырга кирəк ич. Миңсылу инде эшлəр тизрəк төгəллəнсə, җаен табып, улы янына хəл белергə барып кайту уе белəн йөри. Халыкка əле ашлык бирү турында сүз ишетелми, улы янына да буш кул белəн бара алмый. Инде нишлəргə? Тəвəккəллəп, аз-азлап бодай кыстырып кайтса, аны кул тегермəнендə ваклатып, икмəк кебек əйбер пешереп алып барырга булыр иде. Берара башындагы яулыгының бер катын чишеп, кеше күрмəгəндə дип, бераз бодай төйнəде дə, күлмəк астыннан эченə бəйлəп куйды. Тик бригадир Вəсилəнең генə аны читтəн күзəтеп торганын шəйлəмəде. Кич җитеп, өйгə кайтырга чыккач, ашлык сугучыларны тагын комиссия көтə иде. Һич булмаганны, ни хəл бу дигəндəй, хатын-кызлар бер-берсенə карап, аптырашта калды. – Кесəлəрегезне əйлəндереп күрсəтегез! – дип боерды милиция Сəхипов. Хатыннар, ыгы-зыгы килеп, кесəлəрен актара башлады. Миңсылу да берни булмагандай кесəлəрен əйлəндерəм дигəндə, бригадир Вəсилə аның алдына килеп, юка гəүдəсеннəн бүлтəеп торган эч турын капшый башлады һəм милиция Сəхиповны ымлап үз янына чакырды. Икəүлəп Миңсылуның күлмəк итəген ачып, эченə бəйлəгəн төенчеген чишеп тə алдылар. – Менə, барыгыз да күрегез, улының җинаять кылуы җитмəгəн, үзе дə урлашу юлына баскан! Корткычлык бит бу, корткычлык! Немец илбасарларының коесына су кою! Безнекелəр ачлы-туклы дошманга каршы сугышканда, монда фронтка дигəн ашлыкны урлап ашап ятуны ни дияргə инде? Хатын-кызлар шаулашып алды. – Туктагыз əле, җəмагать, Миңсылуның да ире фронтта, өендə тəгам ризык юк. Улын да бер гаепсезгə төрмəгə илтеп тыктыгыз. Инде килеп, ике уч ашлык өчен хөкем алдына бастырсагыз, колхозда эшлəргə кеше дə калмаячак бит. Миһербанлылык дигəн əйбер бөтенлəй калмадымыни соң? – дип, Бибисара Миңсылу янына килеп баскан иде, милиция Сəхипов бер генə җикерде: – Нəрсə, син дə аңа иярергə телисеңме? Алай бик акыллы булгач, күршеңне вакытында кисəтергə кирəк иде! – Əйе, улының урлашканын күргəн кешелəр раслады, ə Миңсылуны үзем күреп тордым, – дип, аның сүзлəрен җөплəп чəрелдəде Вəсилə. Шулай итеп, Миңсылуны туры район милиция бүлегенə алып киттелəр. Хөкем тиз чыгарылды: халык байлыгына кул сузган өчен холык төзəтү колониясенə җибəрергə. Өч кадак ашлык өчен өч ел төрмə! ____________ 1 Җəһел (диал.) – җаһил. (Дәвамы бар.)