Кич эштəн генə кайтып кергəннəр иде. Көн буе ат арбасына көлтə төяп ташыган улы Сабир к...
Кич эштəн генə кайтып кергəннəр иде. Көн буе ат арбасына көлтə төяп ташыган улы Сабир кесəсеннəн: "Əнкəй бүген шушының белəн булса да аш пешереп ашыйк əле", – дип, ике учтай чүпле-чарлы арыш бушаткач, күңеле шомланып куйган иде ананың. Юкка булмаган икəн, күп тə тормый капка тавышына тəрəзəдəн караса, милиция Сəхипов белəн Вəсилəнең кереп килгəнен күреп калды ул. "Тиз генə төренеп ят", – дип, Сабирга юрган ташлады да, чəркəдəге арышны казан астына тыгып, бер-ике утын кисəге ташлап булашканда чакырылмаган кунаклар килеп тə керде. – Улыңның кесəсенə арыш тутырганын күреп торганнар, сугыш чорында шундый җинаятькə ничек кулы барган! – дип ябырылды Вəсилə, Сəхипов сүз башлаганчы. – Юктыр, булмаганны, бернинди дə ашлык алып кайтмады ул, бик арыган, кайтты да ауды да, – диде Миңсылу, сəкедə төренеп яткан улына күрсəтеп. – Яле, карыйк əле, ничек йоклый икəн улың? – дип, Вəсилə юрганны ачып, малайның күкрəген капшый башлады. – Менə бит йөрəге чыгардай булып тибə, йоклаган булса, ул тыныч кына сулыш алыр иде. – Йə Аллаһым, күрəселəрем бар икəн! Бала гына бит əле ул! Инде ни гомер авызына бер балчык ипи кергəне юк, түзəлмəгəндер, арышны шул килеш чəйнəп карарга уйлагандыр. Башка алай кыланмас, калдырыгыз, зинһар, бер юлга, басуга да аяк басмас, – дип Миңсылу, улын аркасы белəн аралап калырга телəгəндəй, сəке буена барып басты. – Сугыш чоры кануны бар кешегə дə бердəй кагыла, аны калдырсаң, башкалар урлаша башламас дисеңме?! – дип, милиция Сəхипов аны бер якка этеп җибəреп, Сабирны тартып торгызды да, өстенə бушлатын, башына кепкасын ташлап, ишектəн алып чыгып та китте. "Əнкəй, мине кая алып баралар? Əнкəй, җибəрмə мине!" – дип, Сəхипов кулыннан ычкынырга телəп ачыргаланып кычкырган улын озата чыккан Миңсылу, капка төбендə җиргə ятып, үлəнне тырный-тырный үксеп елап калды. Күпме яткандыр, үзəк өзгеч тавышны ишетеп чыккан күршесе Бибисара күтəреп торгызып, өенə алып керде. Башы берни аңламастай булып түнгəн, ярты төн җиткəн иде. Бибисара: "Иреңнең фронтта, ут эчендə булуын да исəпкə алган кеше юк, ичмасам, нинди кансызлык инде бу? Бəлки, əле эшне зурга җибəрмəслəр, бала гына бит əле ул, сабырлы бул инде, күршекəем!" – дип, Миңсылуны үзенчə тынычландырырга тырышты. Тик Миңсылуның нидер əйтергə хəле калмаган иде. Белеп тора ич: Бибисараның да хəллəре җиңелдəн түгел, күптəн түгел генə иреннəн кара кəгазь килде, берсеннəн-берсе кече өч баласы ятим калды. Улының язмышы хакында кемнəн белешергə дə белми аптырап йөргəндə, авыл Советы рəисе Хəмидə Сабирның ярты елга хөкем ителеп, балалар колониясенə җибəрелүе хакында хəбəр китерде. Əй өзгəлəнде Миңсылу, ашавын да, йокысын да онытты. Их, язмыш, язмыш, нигə шулай рəхимсез соң син? Аның керсез йөрəгенə нигə генə шундый яра салырга иде? Барысына да шул каһəр төшкəн сугыш гаепле, бары тик сугыш! Балалар колониясе "төрмə" дип йөртелмəсə дə, балалар йорты да түгел. Инде нилəр генə булыр да, улының өлешенə нинди сынаулар төшəр? Күпме уйласа да, уйларының очына чыга алмый ул, йөрəк əрнүлəрен авыр эш кенə оныттырып тора. Əле дə уйлар диңгезенə чумган Миңсылуны бригадир Вəсилəнең тупас тавышы һушына китерде: "Нəрсə карап каттың, нормаңны мин үтəрменме əллə? Тегендə Бибисарасы җиргə сузылган! Кара инде боларны, бөтенлəй эшлəрен онытканнар!" Миңсылу аңа бер генə əрнүле караш ташлады да күршесе Бибисара ягына борылды. Ул мескенем җиргə тезлəнгəн дə башын көлтəсенə терəгəн, бəлки, авырып киткəндер. Тик хəле беркемне дə кызыксындырмый шул, өйдə ач утырган өч баласын да уйлаган кеше юк. Ярый, хəерле булсын. Шулай дип тагын урагын кулына алды Миңсылу. Бераздан төшке ашка туктарга кушкан тавыш яңгырады. Кара тиргə төшкəн хатын-кызлар чүмəлə итеп өелгəн көлтəлəр күлəгəсенə елышты. Кайсы йомырка, кайсы бер-ике бəрəңге белəн сөтен, катыгын капкалап алгач, берничə минутка булса да, көлтə өеменə терəлеп, черем итеп алырга ашыкты. Миңсылу гына һаман Вəсилəнең колак төбендə яңгыраган тавышын башыннан чыгара алмый уйланып утыра бирде.