Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 2. Язмышына төшкəн авырлыклардан башы түнгəн Миңсылу юл буена яшькə төелеп елады да елады. Нилəр генə кыла ала инде ул? Улы Сабир белəн дə бəйлəнеш булмас инде. Ире Шаһинур ни əйтер? Ул бит фронтка киткəндə: "Ничек тə улыбыз Сабирны сакла", – дигəн иде. Сакларсың сакламый, менə бит хəллəр нинди борылыш алды. Вəсилə кебек җаһиллəр сугыш чоры законы дип, халыкның канын "эчеп", үзен əллə кем итеп күрсəтү өчен җай эзлəп кенə тора. Нигə дип аларга шулкадəр каныкты соң ул? Һич аңламый Миңсылу. Ире фронтка киткəндə юньлəп запас ризыклары калмады, карап торганнары – шул бер кəҗə дə, бəрəңге бакчасы. Колхоз бухгалтериясендə эшлəп булашкан Вəсилə бригадир булып алды да, күкрəк киереп, ничек тели, шулай яши бирə. Миңсылуның да аның кадəр генə белеме бар иде дə, ул килгəн кеше, килен кеше, дигəннəрдер инде, бер дə җаваплы урынга куймадылар. Товар поездына төяп алып килгəн бер төркем халыкны станциядə төшергəч, колоннага тезделəр дə җəяүлəп алып киттелəр. Төрмəгəдер инде. Барасы җир шактый ерак булып чыкты. Юлда үткəн ике көн буе авызына судан башка əйбер капмаган Миңсылуның атларлык та хəле калмады. Ярый янəшəсенə олы гына яшьтəге ир туры килде. Миңсылуның тəмам хəлсезлəнгəнен күреп, култыклап алды. Сөйлəшергə ярамаганлыктан сүзсез генə аңлаштылар. Соңыннан беленүенчə, ир кеше инвалид булу сəбəпле армиягə алынмаган, ферма мөдире булып эшлəгəн. Ашатырга булмагач, кыш ахырына сыерлар күтəртə һəм үлə башлаган. Өч баш сыер үлгəн өчен мөдирне гаеплəп, хөкем иткəннəр икəн. Ниһаять, төрмə капкасына килеп җиттелəр. Чəнечкеле тимерчыбык белəн əйлəндереп алынган соры биналарны күргəч, Миңсылуның йөрəге өзелеп төшкəндəй булды. Ничеклəр түзəр соң бу кадəр мəсхəрəлəүгə?! Бу хəллəрдəн соң кешелəр күзенə ничек карар? Ире белəн улына кирəге калырмы? Юк, бу хакта уйларлык көче юк иде аның, башында бары бер уй: үлгəн генə булса, ичмасам. Урын-җир əйберлəрен күтəргəн Миңсылуны сакчылар камерага этеп кертеп җибəргəч, беразга ул шыксыз бүлмə эчендə ни барын күрми торды. Салкынча шыксыз камера эче тəнен кабат бөрештереп, җанын өшетеп җибəрде. Шунда түрдəн русчалап: "Че ждешь, располагайся", – дигəн боерулы хатын-кыз тавышы ишетелде. Аңы томаланган Миңсылу əлеге сүзлəрне аңлап җитмəдеме, басып торуын дəвам итте. "Əллə урысча аңламыйсың, урнаш əйдə", – дип, янына өлкəн яшьтəге, какча гəүдəле бер хатын килеп баскач кына, бераз җан керде аңа. Үзе кебек татарча сөйлəшүче барга сөенеп тə куйды. Кыяр-кыймас кына күзе белəн буш урынны эзлəде. – Əйдə, менə монда кил, – диде əлеге хатын, ике катлы сəндрəдəн урын күрсəтеп. – Каян килдең, исемең ничек? – Башкортстаннан, – диде Миңсылу. Тавышы каяндыр баздан чыккан кебек ишетелде. – Мин – Оренбурдан, – диде теге хатын. Исеме Мəүлидə икəн. Бер кадактай ашлык өчен хөкем ителгəн, бирегə əле ике көн элек кенə китерелгəн. Алар шулай акрынлап танышып, соңыннан бер-берсенə терəк булды. Моны Миңсылу үзенə күрə бер язмыш бүлəге итеп кабул итте, дөнья гел Вəсилə шикелле миһербансыз кешелəрдəн генə тормый икəн лə. Иреккə чыккач та Мəүлидə апасы аның өчен иң якын кешелəрнең берсе булып калды. Соңрак аны очрашу өчен эзлəп караган иде, əмма исəн килеш күрергə язмаган булып чыкты. Күңелсез көннəр бер-бер артлы үтə торды. Миңсылу төрмə тормышына акрынлап күнекте, лəкин улы белəн иреннəн бер хəбəр дə ала алмавы җанын телгəли иде. Килде ул озак көткəн хəбəр, күршесе Бибисарадан хатына җавап алды. Ул улы Сабирның колониядəн кайтуы һəм армиягə китүе, ире Шаһинурдан хат килүе, аның исəн-имин булуы, үзенең аңа хəллəрне аңлатып хат язуы һəм тагын авылдагы кайбер вакыйгалар хакында бəян иткəн иде. Бераз җан керде Миңсылуга, иң мөһиме, кадерлелəренең исəн булуына куанды. Аннары тагын көннəрне санап, хəбəр көтеп яшəргə калды. Хəлбуки, көнозын авыр хезмəттəн соң нидер уйларга көче дə, вакыты да калмый инде. Кайвакыт уйлап-уйлап та уйларының очына чыга алмый. Шулай да һаман бер сорау миен кимерə: ни өчен Вəсилə аңа шулкадəр бəйлəнде соң? Кылган гамəле өчен аз гына эче пошмый микəн?