Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 1. Төн буе əйлəнгəлəп чыкты Миңсылу карчык, əллə нинди буталчык төшлəр күреп арып бетте, иртəнгə таба гына йокыга китте. Ул уянганда өй тып-тын, бүлмə кояш нурлары белəн тулган иде. Шушы тынлык белəн хушланып, төнлə күргəн төшлəрен исенə төшерергə тырышса да, берсен дə юньлəп күзаллый алмады. Ярар, Миңсылу, кояш чыкканда гомердə булмаганны йоклап яту килешмəс, торырга кирəк дип, торып утырды карчык. Иртəнге догасын укып, аш бүлмəсенə чыкканда, өйдə беркем дə юк, килене Гөлгенə белəн улы Сабир эшкə киткəннəр иде инде. Бары тик оныгы Хəбир генə һаман тəмле итеп йоклап ята. Чəйнеген газ плитəсенə куйды да тавыклары янына чыгып китте. Шул күкəйбикəлəренə җим салып кермəсə, иртəнге чəй эчүе эчү булмый аның. Ишегалдына чыгу белəн күңелен бертөрле хозурлык билəп алды. Бераз җилəсрəк кояшлы җəйге иртə җанына рəхəтлек өстəп, төнлə күргəн төшлəрен бөтенлəй оныттырды. Яшел үлəндə кыткылдый-кыткылдый тибенеп йөргəн бер көтү тавыкларының аны күргəч, йөгерешеп каршысына килүе бу халəтне тагын да көчəйтеп җибəрде. Ə тавыклар тирəсендə күкрəген киерə биреп таптанган кып-кызыл кикрикле əтəчен аеруча ярата карчык. Əле дə əтəченең аны күргəч сəламлəгəн кебек яңгыратып кычкырып җибəрүе күңелен җилкетеп куйды. Аллаһыга шөкер, күк йөзлəре аяз, иллəр тыныч, гел генə шулай була күрсен инде. Тавыкларына җим салып керүгə, чəе дə кайнаган, оныгы Хəбир дə торып утырган. – Картый, нигə уятмадың, малайлар белəн балыкка барырга сөйлəшкəн идек бит! – диде ул, еларга җитешеп. – Ярар, улым, əле сине чакырып килүче күренмəде, башка малайлар да йоклагандыр. Əйдə əниең пешергəн тəмле коймак белəн чəй эчик, – диде Миңсылу карчык, чынаякларга чəй агыза-агыза. – Минем коймак ашыйсы килми, – диде малай, иркəлəнеп. – Ə нəрсə ашыйсың килə соң, улым? – Берəр тəмле əйбер. – Соң, əнə сөт өсте белəн ипи ашарсың. – Аны да ашыйсы килми. – Кайчак бигрəк иркəлəнəсең инде, улым, безнең заманда бу ризыклар булса, бик ашаган булыр идек əле. – Нигə, картый, əллə ипи дə булмадымы? – Булмаган чаклары да булды. – Ничек, сөйлə əле, картый. – Əле син ул хəллəрне аңлап бетермəссең шул, үскəчрəк сөйлəрмен ярыймы, улым. "Əй бала, бала, без күргəннəрне сезгə күрергə язмасын инде", – дип көрсенеп куйды ул эчтəн генə. Ничек сөйлəсен инде башыннан үткəннəрне аның кечкенə йөрəген җəрəхəтлəп? Хəер, оныгы Хəбир дə кабат бу хакта сүз катмады. Ə бит Миңсылу карчык өлешенə сынаулар аз төшмəде... * * * Биленең талып сызлый башлавына түзəрлеге калмагач, беразга башын калкыткан Миңсылу җəйрəп яткан иген басуына караш ташлады. Кояш шактый күтəрелеп, кыздыра башлаган икəн. Кояш нурында балкыган сары гəрəбəдəй тук башаклар күзлəрне сөендерə, уңыш мул булмакчы, исəн-имин җыеп алганда, бəлки, халыкка да бераз өлеш чыгар əле. Соң, ел буена көтеп алган икмəк бит ул. Барысы да фронт өчен дип тырышсалар да, тылдагыларның да тормышы бер дə җиңел түгел. Авыл кешесенең күбесенең инде күптəн бер телем икмəк күргəне юк. Ярый əле бəрəңге, сөт, катык ише ризык белəн ялганып баралар, азрак он булса, алабута орлыгы кушып икмəк пешерəлəр. Тик аны бала-чаганың бер дə ашыйсы килми шул. Миңсылуларның да карап торганы шул кəҗə инде. Алай гынамы, инде ничəнче төн күзенə йокы керми. Фронттагы ире Шаһинурдан күптəн бер хəбəр юк, өстəвенə, улы Сабирның да язмышы билгесез. Ярты кесə чүпле арыш өчен балакаен ашлык урлаган дип гаеплəп кулга алдылар да, хəзер кайдалыгын белми Миңсылу. Район үзəгенə эзлəп тə барган иде, күрə алмады улын. Таптылар гаеплəр кешене, эшче көче җитми дип, ат сыртыннан күтəрелмəгəн малайны эшкə кушып, өлкəннəр белəн бертигез эш талəп итсəлəр дə, əле буыны да ныгып җитмəгəн, бер телем икмəккə тилмереп яшəгəн баланы җинаятьче ясау берсенең дə намусына тимəде. Əй əрни Миңсылуның йөрəге, шул бала арба төбенə коелган чүп-чарлы ике учтай арышны кесəсенə салганнан таудай өелеп яткан ашлыкның чите кимер идеме? Бигрəк җəһел1 инде анавы бригадир Вəсилə, үзе гомергə ир белəн бала күрмəгəч, аңлый белмидер инде сабый күңелен.