Кеше хакы (повесть)
Кеше хакы (повесть) Гөлфинə СƏЛИМОВА 7. Сабир Гөлгенə белəн район үзəгендə эшлəгəндə танышкан иде. Кыз дəваханəгə медицина училищесын тəмамлап, ерак башкорт районыннан шəфкать туташы булып эшкə килгəн. Яшьлəр бер кичəдə күреште дə дуслашып та китте. Егетнең аны шунда ук үзлəренə алып кайтып китəсе килгəн, лəкин өй кысык, авылда аңа эш тə юк, əйдə, миңа язган кыз булса, яңа өй салу белəн туй ясарбыз, дип сабырланды. Менə яңа өйгə күчү белəн яңадан туй хакында уйланып йөри башлады. Əтисе авырып торгач, ничектер сүз башларга кыюлыгы җитмəде. Аның уйларын сизгəндəй, Шаһинур беркөнне үзе сүз катты: – Улым, яңа өйле иттең инде безне, тагын бер əйткəн сүзең бар иде бит. Минем гомер күп калмагандыр, бер генə оныгымны күрсəм дə, һич үкенмəс идем. Аның сүзлəрен əнкəсе дə күтəреп алды: – Ии... мин инде күптəн килен көтəм, сызланмаган бер җирем дə юк, кул арасына керер кеше булыр иде. Килəсе елга Таңсылу да шəһəргə укырга китсə, дим. – Ярый, əткəй-əнкəй, бүген үк сөйлəшəм, иртəгəдəн кыз сорарга барырбыз, дияр идем, ул ерактанрак бит əле, – диде Сабир, бу хакта сүз башлануына шатланып. – Соң, йөргəн кызың бар идемени? Нигə аны əллə кайчан əйтмəдең? – Өй яңартканны көттек ич. – И бала, бала, сыймасак, җае килер иде əле. Шаһинур, сөйлəшүне икенче якка борып: – Ярар инде, əнкəсе, хəзер сүз куертып торуның файдасы юк, əйдəгез, туй турында уйлашыйк, – диде. Юл ерак булганлыктан, кыз сорарга Сабирның "ГАЗ-51" маркалы йөк машинасында Гөлгенə белəн Сабир əнкəлəре Миңсылуны гына алып бардылар. Булачак киленнəренең туган ягының шулкадəр матур табигатьле булуына Миңсылуның һушы китеп кайтты. Туйны хəллəреннəн килгəнчə күңелле генə итеп уздырдылар. Дүрт көн буена дəвам иткəн туй бөтен авылны иңлəп-буйлап чыкты, дисəң дə була, ерактан килгəн башкорт кода-кодачаларны ашка чакырырга чиратка тезелделəр. Авыл халкының кунакчыллыгына һушлары киткəн кодалар үзлəренең якларына кунакка чакыргач та, кимен куймады. Шаһинур белəн Миңсылу туган-тумача янына гомер буе дус булып яшəгəн Касыйм белəн Əминəне һəм күршелəре Бибисараны да дəшкəннəр иде. Алар инде киленнең туган якларына гашыйк булды. Ул бу якларның табигате дисеңме, ул ачык күңелле кунакчыл кешелəре дисеңме, искиткеч якларда туып-үскəн иде кыз бала. Бибисара: "Минем дə улыма бу яклардан берəр уңган кызны табыйк", – дип, кодаларның колагына төшереп куйды. Сабир белəн киленнəре Гөлгенə көн буе эштə булгач, йорт-җирдəге бөтен эш һаман Миңсылу җилкəсенə төшə шул. Килен килсə, ярдəмче булыр, дип өметлəнүе бер дə акланмады əле аның. Шаһинурның да кулыннан эш китте, көннəр буе ятып торуны гына хуп күрə. Төн буе сызлануын күреп-белеп торгач, Миңсылу инде аны борчымаска тырыша. Киленнəре əле һаман район үзəгенə йөреп эшли ич. Ярый, хəзер Шаһинурга билгелəнгəн уколларны өйдə казаучы булгач, анысына да ризалар. Таңсылу да: "Мин дə Гөлгенə апа кебек табиб булам", – дип, китабыннан аерылмый. Тырышып укыгач, гел "бишле" билгелəре генə алып кайта. Аңа ни əйтəсең инде, түзə инде Миңсылу. Кайвакыт өйдə эш күплегенə, килен кешенең өй эшлəренə бик катышып бармавына зарланып: "Ичмасам, авыл кызына өйлəнсə, якында булыр, өй эшлəренə дə оста булыр иде", – дип сөйлəнə башласа, Шаһинур аны: "Ярый, карчык, бəндə баласы фəрештə түгел, үзең акрынлап пешеренергə өйрəт, яшьлəрнең йокысы да туймыйдыр, эштəн дə арып кайтадыр, авырулар белəн эшлəү əллə җиңелдер дисеңме?" – дип шып туктата. Шулай инде, Миңсылу үзе бианай-биатай белəн озак яшəмəде, гаилə ишле булганлыктан, Шаһинур аны үзе белəн шəһəргə алды да китте. Алар кире авылга кайтканда, өлкəннəр икесе дə исəн түгел иде инде, шулай итеп, Миңсылу үз казанында үзе кайнады дигəндəй. Ничек кенə саклап калырга тырышмасыннар, Шаһинур бердəнбер көнне барысын да калдырып бакыйлыкка күчте. Ярый əле оныгын күреп куанды, Сабир белəн Гөлгенəнең уллары Хəбир дөньяга килгəн иде. Балага исемне дə ул сайлады, яшьлəр каршы килмəде, Сабир – Хəбир бик матур яңгырый ич.