Сабир əйткəн сүзеннəн кайта торганнардан түгел, уйлап бетергəч, район үзəгеннəн бер төз...
Сабир əйткəн сүзеннəн кайта торганнардан түгел, уйлап бетергəч, район үзəгеннəн бер төзелеш белгечен табып киңəшлəште дə кирəкле материалларны юнəтергə дə тотынды. Элек агач йортлар төзегəндə халык: "Өй төзүнең ние бар, чутлыйсы да мүклисе", – дигəн, əмма таш өй төзү күпкə мəшəкатьле, чөнки кирəк-яракны табу авыр. Касыйм абыйсы: "Андый өйне ничек җылытырсың?" – дигəн иде дə, туктап калмады ул, акрынлап өйнең дивары да күтəрелде, түбəсе дə шифер белəн ябылды, ишек-тəрəзəлəр дə эшлəтелде. Яңа өйгə күчəбез дигəндə, кызлары Кадрия дөньяга килде. Дүрт саны төгəл, сəламəт булып туган балага куанып бетə алмадылар, дөньялары тагын да түгəрəклəнде. Яңа өйгə күчеп яши башлаганнар иде дə, мичкə утын ягып кына, ялан кадəр өйне һич җылытып булмый икəн шул, бераз яшəп карадылар да, кабат əнкəлəре Миңсылу янына елыштылар. Ул вакытларда, газ ягулыгы бар икəн, дип сөйлəнсəлəр дə, авыл кешесе аның ничек гамəлгə ашуын күз алдына китерə алмый иде. Нидер уйлап тапмый торып, олы кирпеч өйлəр төзү бик отышлы түгел булып чыкты. Шулай итеп, газ үткəрүне хəтсез генə көтəргə туры килде, аннан соң өйне кабат үзгəртеп эшлəргə кирəкте. Нишлисең, адəм баласы гомере буе тырмашып дөнья куа, аның чиге бар микəн, анысы шул бакыйлыкка күчкəндə генəдер инде. (Дәвамы бар.)