Картын югалтуны бик авыр кичерде Миңсылу, авыру булса да, иптəш иде əле ул карчыкка, үз...
Картын югалтуны бик авыр кичерде Миңсылу, авыру булса да, иптəш иде əле ул карчыкка, үзен ничектер яклаучысы бар кеше итеп тоя иде. Хəзер үткəннəрне искə төшереп, көннəр буе эндəшми-тынмый тəрəзəдəн урамга карап утыра, бер дə булмаса, яланнардан, элек үзлəре эшлəгəн ферма тирəлəреннəн йөреп кайта. Гомер юлларын кат-кат искə төшерсə, бу тормыш гел хаталардан гына торган кебек. Адəм баласы кайчан гына яшəргə өйрəнə икəн? "Башкача алай итмəм", – дия-дия гомер узганы сизелми дə кала икəн. Миңсылу өлешенə дə сынаулар аз төштемени, җан əрнүлəре аз булдымы? Аллаһыга шөкер, бирешмəде, үз кыйбласыннан тайпылмады, үзенə авырлык килсə дə, башкаларга начарлык кылмады. Бүген шуңа да йөзе якты, күңеле тыныч, тик янында Шаһинуры гына юк. Уйлый-уйлый да, сөенеп куя Миңсылу: ярый əле теге вакытта аны Рəсимə янына куып чыгармаган. Башка аның кебек кешене очратыр идеме? Əлбəттə, юк. Бакыйлыкка иртəрəк күчсə дə, шактый гомер иттелəр, балаларны аякка бастырдылар. Менə Таңсылуы да башлы-күзле булса... Булыр, Аллаһы боерса, əтисе генə киявен күрə алмады инде. Ярый, бəхетенə, киленнəре авылда ачылган фельдшерлык пунктына эшкə күчте. Миңсылу йорт мəшəкатьлəрен дə сиздерми генə аңа тапшырды. Таңсылу да озакламый табиб булып эшкə кайтыр əле. Əнкəсе, авыртынам, дип зарлана башласа: "Аз гына түз инде, əнкəем, озакламый сине үзем дəвалый башлармын", – дип юата бит. Менə шулай уйлана да дөньясына шөкер итеп куя. Тик серлəшергə күршесе Бибисара гына юк, былтыр шəһəрдəге кызлары: "Җитəр, авылда интекмə", – дип, үзлəре янына алып китте. Ничек түзеп яшидер инде шəһəр тормышына, бичара, гомер иткəн диңгезеңдə картаюга ни җитə? Менə Миңсылу беркая да китəргə риза түгел. Кайвакыт кызлары белəн кайтып китə Бибисара. "Шəһəрдə бик күңелле, яшəү өчен уңайлы, өйгə дə ягып интегəсе юк", – дигəн була, сер бирмəве микəн? Соң, кызына бала карашырга да кирəктер инде. Ярый, Миңсылу, кеше өчен баш ватма əле, үзлəре белəдер, шулай да Бибисара күршесе янəшəсендə булса, күңеллерəк булыр иде. Əминə дə карты яныннан артмый, Касыйм соңгы вакытта еш авырый, фронттагы авырлыклар үзен сиздерəдер инде. Машинасын колхоз гаражына кайтарып куйгач, Сабир мастерской алдында сөйлəшеп торган хезмəттəшлəре янына тукталып, соңгы хəбəрлəр белəн уртаклашты да өйлəренə кайтырга чыкты. Заманаларның авыр йөген күтəргəн туган авылы урамнарыннан уйлана-уйлана, җəяүлəп кайтырга ярата ул авыр хезмəт көненнəн соң. Бүген дə ерак юлдан арып кайтты, тимер юл станциясеннəн ничə көн инде минераль ашлама ташыйлар. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы күзгə күренеп күтəрелə, басулардан уңыш алу арта. Ферма көтүлəрендə мал саны да ишəйгəннəн-ишəя, моңа кадəр күрелмəгəн нəселле маллар үрчетелə. Колхозда яшелчə, җилəк-җимеш бакчасы тергезеп җибəрелде. Районда кирпеч заводы салынды. Хуҗалыклар ныгыган саен колхозчылар да иркенрəк яши башлады. Акрынлап йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы яңарталар. Шулай да культура дигəн əйбер акрын керə əле авылга. Урам буйлап атлаганда Сабир тирə-юньгə тагын бер тапкыр күз йөртеп алды. Кешелəр əле һаман йортларны тыйнак итеп кенə төзи, əнə бит алты почмаклы дигəннəре дə берничə генə. Ə яңа төзелгəн кирпеч заводы ни өчен кирпеч чыгара соң? Район үзəгендə ярый ике-өч катлы биналар күтəрелə башлады. Ə авылда кирпеч өй төзесəң булмыймы – була. Менə шул хакта уйларга кирəк əле. Нигə төземəскə, ком-таш ташырга кешегə ялынасы юк, башка кирəк-ярагын шəһəргə барганда юл уңаена да алып кайтып булыр. Өйгə кайтып, юынып, табын янына утыргач, əлеге уйларын өйдəгелəр белəн дə уртаклашты. Əнкəсе, кирпеч өй төзү дигəч, нигəдер куркып калды. Ул "таш капчык"ны күрде бит, шул чаклар исенə төшеп, суыктан бөрешкəндəй, бөтен тəне куырылып куйды, тик балаларына ул хакта əйтмəде. "Авыл кешесе гомер-гомергə агач өйдə яшəгəн дə соң, сез үзегезгə төзеп чыгыгыз, ə мин шушы өемдə яшəп торырмын", – дию белəн чиклəнде. "Ничек инде, əнкəем, син бездəн аерым яшисең? Син əле безгə бик кирəк, менə киленең бер матур кыз да алып кайтса..." – дип, Сабир аның кулбашыннан кочып алды.